Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан чалу кемгә тиешле?

Корбан чалу - кешеләр өчен Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе.

Гарәпчәдән корбан сүзе "якынаю", "якын булу" дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Әлбәттә, Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Коръәни-Кәримдә: "Сез чалган хайваннарның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер", - диелә ("Хаҗ" сүрәсе, 37 нче аять).

Корбан чалу - Ибраһим г.с.нән калган гамәл. Аллаһының боерыгы сәбәпле, ул улы Исмәгыйльне чалмакчы булган. Улы: "Аллаһы боерган эшне кыл, мин түзәрмен", - дигән. Ибраһим галәйһиссәлам улын чалырга җыенганда, Раббыбыз хөкеменә вә боерыгына тулысынча буйсынуы ачыклангач, Аллаһы аларны бу сынаудан коткарып, аның улы урынына кучкар җибәргән, улы урынына шуны чалырга боерган һәм риза булачагын белдергән. Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын теләп, улы урынына шул куйны чалган. Күрәсезме, Аллаһы Тәгалә шул кадәр мәрхәмәтле ки, кешеләрнең газиз баласын корбан итүне мәҗбүр итмәгән. Үзенең ризалыгын алу өчен бер хайванны корбан итү дә җитә дип санаган. Димәк, без Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итәр өчен, бер хайванны корбан итеп, фәкыйрьләрне сөендерергә һәм шуның белән Аллаһыга шөкер итәргә вә якынаерга тиеш. Мөхәммәд с.г.в пәйгамбәр булганнан соң Корбан чалу иң беренче итеп һиҗрәтнең икенче елында гамәлгә керә.

Корбан гаетендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер хайванны корбан итеп чалу Раббыбыз рәхмәтенә һәм ризалыгына якынаюның асылы, бер ысулы булып санала. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Әйт: "Минем намазым да, корбаным да, тормышым һәм үлемем дә дөньяларның Раббысы Аллаһ өчен. Аның тиңдәше юк". ("Әнгәм", 162 - 163). Әгәр дә кеше корбанны Аллаһтан башка зат ризалыгы өчен чалса, зур гөнаһ кылган була. Динебездә мондый гамәлне Аллаһка тиңдәш кылу, ягъни ширек дип атыйлар.

Пәйгамбәребез с.г.в. : "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк…", - дигән (Тирмизи).

Бәйрәм көннәрендә корбан ите һәм бүләкләр тарату да туганлык җепләренең ныгуына һәм күршеләр арасында тагын да яхшы мөгамәләләр урнашуга гына китерәчәк.

Корбан чалу кемгә тиешле?

Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гает көнендә корбанлык сатып алырга акчасы җиткән, акыллы, балигъ кешегә корбан чалу ваҗеб санала. Ә менә юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вәҗип (мәҗбүри) түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан быел нисаб күләме 17 мең сум дип билгеләнде. Гаиләдә, барлык чыгымнардан кала, артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

Аллаһы Тәгалә әйтә: "Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал". ("Кәүсәр" - 2)

Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Кем дә кем корбан чалырга мөмкинлеге була торып корбан чалмаса, безнең намаз укый торган җиргә якын килмәсен",- диде (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ).

Шулай ук гаиләдә ничә кеше булуына карамастан гаилә исеменнән бер корбан чалсаң да була. Гәишә (р.г) хәбәр итә: "Мөхәммәд с.г.в. корбан чалган вакытта: "Аллаһның исеме белән, Йә Аллаһ! Бу корбанны Мөхәммәдтән, аның гаиләсеннән һәм аның өммәтеннән кабул ит". Шуннан соң ул корбанын чалды." (Муслим). Әлеге хәдистән бер корбанны бөтен гаилә исеменнән чалырга рөхсәт ителгәнлеге аңлашыла.

Җәмил хәзрәт Халирахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса