Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан чалу кемгә мәҗбүри? Корбанлык мал нинди булырга тиеш? [+КОРБАН ДОГАСЫ]

Ислам дөньясында иң олы, мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен быел мөселманнар 1 сентябрь көнне каршы алачак.

Ул хаҗ тәмамлануын белдерә, Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләнә һәм дүрт көн дәвам итә.

Пәйгамбәрләр тарихы

Бәйрәм Аллаһы Тәгаләгә карусыз, тугры булуны күрсәтә, аның тарихы да Аллаһы Тәгаләдән ул сорап дога кылган Ибраһим пәйгамбәр белән бәйле. Озак еллар нәсел дәвамчысы булмаган Ибраһим ялварган вакытында Хак Тәгалә хакына улын корбан итәргә дә әзер булуын әйтә, соңрак бу хакта оныта. Раббыбыз ишеткән догага җавап итеп Ибраһимның улы туа. Көннәрдән бер көнне Аллаһы Тәгалә аңа әйткән сүзләрен исенә төшерә. Ибраһим сынауның авыр булуына да карамастан, Хак Тәгаләдән иңдерелгән боерыкны сабыр гына кабул итә һәм улын корбанлыкка китерергә җыена, әмма кодрәтле Аллаһы Тәгалә аны бу эштән азат итә һәм бала урынына сарык җибәрә. Шуның белән Раббыбыз кешеләрне корбан итүне тыя һәм малларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше канының акмавын тели. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә ел саен корбан китерә башлый. Хиҗрәт буенча икенче елда корбан китерү вәҗибкә әйләнә. Бу бурыч изге Коръәндә аятьләр, Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.) сөннәте белән дә расланган. Әлеге гыйбадәт кеше ия булган бар мал-мөлкәтнең Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате булуын аңларга ярдәм итә.

Бәйрәмне ничек каршыларга?

«Корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дигәнне аңлата. Шуңа да изге бәйрәм көннәрендә дин тотучылар Аллаһы Тәгалә ризалыгына якынаерга омтылырга тиеш. Корбан бәйрәменең беренче иртәсендә мөселманнар госелләнеп, чиста, матур киемнәр киеп, мәчетләргә бәйрәм намазына җыела. Шуннан соң өч көн дәвамында корбан чалырга мөмкин. Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә өйдә кунак кабул итү, туганнар, күршеләр белән йөрешү, балаларга бүләк әзерләү, фәкыйрьләргә сәдака өләшү, бакыйлыкка киткәннәрне искә алып, зиярат кылу фарыз. Бәйрәм төннәрен дә бушка уздыру ярамый, аларны дога кылып үткәрүгә багышларга тырышырга кирәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.): «Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре төнендә әҗер-савапка өмет итеп, дога кылучыларның җаны Кыямәт көнендә, күпләрнең йөрәкләре үлгәндә, исән калыр», диде.

Корбан чалу кемгә мәҗбүри?

Гает көнендә корбанлык сатып алырга акчасы булган, акыллы, балигъ, ирекле кешегә корбан чалу ваҗеб санала. Ә менә юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә мәҗбүри түгел. Кемнең дә булса үз кирәгенә тотылмаган, ел әйләнәсендә җыелып килгән акчасы бар икән, бу кеше үзеннән өлеш чыгарып, корбан чалырга тиеш. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасы әгъзалары тарафыннан быел нисаб күләме 20 мең сум дип билгеләнде. Ягъни гаиләдә, барлык чыгымнардан кала, артык 20 мең сум акча булса, мөселманга корбан чалу мәҗбүри санала. Әгәр дә андый акча юк яисә үзе мохтаҗ икән, аның өстенә корбан чалу йөкләнми, ләкин шундый нияте булса, аны эшләргә ирекле.

Корбанлык мал нинди булырга тиеш?

Корбанлык өчен пар тояклы мал - дөя, сыер, кәҗә, сарык сайланырга тиеш. Әмма моның үз таләпләре дә бар. Беренчедән, яше буенча аның җитлеккән булуы зарур: дөягә биш, мөгезле эре терлеккә ике, сарык яки кәҗәгә бер яшь булуы кирәк. Сарык зур, бик симез булганда алты айлык та рөхсәт ителә. Икенчедән, мал авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз, бик ябык яки буаз булырга тиеш түгел. Сарык яки кәҗә бер кеше өчен, сыер яки дөя җидешәр кеше өчен чалына.

Кемнәргә бүленә?

Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в) үзенең сөннәтендә әйтеп калдырды - корбан ите өчкә бүленә: аның бер өлешен үз гаиләгезгә кала, бер өлеше туганнарга һәм күршеләргә бирелә, тагын бер өлеше фәкыйрьләргә, мохтаҗларга өләшенә. Корбан бәйрәменең асылы да бит шәфкать-миһербанлылык күрсәтү, якыннарга ярдәм итү, изгелек таратуда берләшүдән гыйбарәт. Гаиләне кайгыртырга өйрәтү, туган-тумача белән элемтәне ныгыту, фәкыйрьләргә ярдәм итү һәр мөселманны Аллаһы Тәгаләгә якынайта торган зур гамәлләрдән санала. Коръәндә: «Аллаһы Тәгаләгә сезнең корбаныгызның ите дә, каны да барып җитми, Аңа сезнең тәкъвалык -яратуыгыз, гыйбадәтегез барып җитә», диелгән («Хаҗ» сүрәсе, 37 нче аять).

Хөрмәт белән, Фәһим хәзрәт Әхмәҗанов, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе

КОРБАН ЧАЛУ ӘДӘПЛӘРЕ

· Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, аңа утырып йөрергә, ягъни көндәлек гамәлләрдә файдаланырга рөхсәт ителми.

· Хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткырырга кирәк.

· Әгәр дә берәр кеше корбан чалырга ниятләсә, аңа Зөлхиҗҗә ае башлану белән корбанын чалганчыга хәтле тырнакларын кисмичә һәм чәчләрен кыскартмыйча тору кирәк. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) «Әгәр дә Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң берегез корбан чалырга теләсә, чәченә һәм тырнакларына кагылмасын (кисмәсен, кыскартмасын)», диде (Мөслим, Тирмизи, Ибн Мәҗәһ).

КОРБАН ДОГАСЫ

Малны чалыр алдыннан корбанлыкның иясе яки суючы малга карап, түбәндәге доганы укый:

Әллааһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйә үә мәмәәтии лилләәһи раббил-гәәләминә ләә шәриикә ләһ. Әллааһүммә тәкаббәл һәәзиһил-удхиййәтә (мин фүләәни ибни фүләән) йәки (мин фүләәнәтә бинти фүләән).

МӘГЪНӘСЕ: Йә Рабби, дөреслектә, минем намазым һәм гыйбадәтләрем, тереклегем һәм үлемем барча галәмнәрнең хуҗасы Аллаһы Тәгалә өчен, Аның һичбер тиңдәше юк. Йә Рабби, ошбу корбанны фәлән-фәлән улыннан яки фәлән-фәлән кызыннан кабул ит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса