Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан чалу Аллаһка якынайта

Корбан чалу - кешеләр өчен Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Гарәпчәдән корбан сүзе "якынаю", "якын булу" дип тәрҗемә ителә.tc "Корбан чалу - кешеләр өчен Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган һәм безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Гарәпчәдән корбан сүзе \"якынаю\", \"якын булу\" дип...

Корбан чалу Аллаһка якынайта һәм Аның ризалыгына ирешергә ярдәм итә. Әлбәттә, Раббыбыз корбанга мохтаҗ түгел. Коръәни-Кәримдә: "Сез чалган хайваннарның итләре дә, каннары да Аллаһка ирешмәс, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз һәм изге гамәлләрегез генә ирешер", - диелә ("Хаҗ" сүрәсе, 37 нче аять).

Корбан чалу - Ибраһим г.с.нән калган гамәл. Аллаһының боерыгы сә- бәпле, ул улы Исмәгыйльне чалмакчы булган. Улы: "Аллаһы боерган эшне кыл, мин түзәрмен", - дигән. Ибраһим галәйһиссәлам улын чалырга җыенганда, Раббыбыз хөкеменә вә боерыгына тулысынча буйсынуы ачыклангач, Аллаһы аларны бу сынаудан коткарып, аның улы урынына кучкар җибәргән, улы урынына шуны чалырга боерган һәм риза булачагын белдергән. Ибраһим галәйһиссәлам, Аллаһы ризалыгын теләп, улы урынына шул куйны чалган. Күрәсезме, Аллаһы Тәгалә шулкадәр мәрхәмәтле ки, кешеләрнең газиз баласын корбан итүне мәҗбүр итмәгән. Үзенең ризалыгын алу өчен бер хайванны корбан итү дә җитә дип санаган. Димәк, без Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итәр өчен, бер хайванны корбан итеп, фәкыйрьләрне сөендерергә һәм шуның белән Аллаһыга шөкер итәргә вә якынаерга тиеш. Мөхәммәд с.г.в пәйгамбәр булганнан соң Корбан чалу иң беренче итеп һиҗ-рәтнең икенче елында гамәлгә керә.

Корбан гаетендә Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бер хайванны корбан итеп чалу Раббыбыз рәхмәтенә һәм ризалыгына якынаюның асылы, бер ысулы булып санала. Аллаһы Тәгалә әйтә: "Әйт: "Минем намазым да, корбаным да, тормышым һәм үлемем дә дөньяларның Раббысы Аллаһ өчен. Аның тиңдәше юк". ("Әнгәм", 162 - 163). Әгәр дә кеше корбанны Аллаһтан башка зат ризалыгы өчен чалса, зур гөнаһ кылган була. Динебездә мондый га-мәлне Аллаһка тиңдәш кылу, ягъни ширек дип атыйлар.

Пәйгамбәребез с.г.в. : "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозу- рында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк…", - дигән. (Тирмизи).

Бәйрәм көннәрендә корбан ите һәм бүләкләр тарату да туганлык җепләренең ныгуына һәм күршеләр арасында тагын да яхшы мөгамәләләр ур- нашуга гына китерәчәк.

Корбан чалу кемгә тиешле?

Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гает көнендә корбанлык сатып алырга акчасы җиткән, акыллы, балигъ кешегә корбан чалу ваҗеб санала. Ә менә юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вә- җип (мәҗбүри) түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан быел нисаб күләме 17 мең сум дип билгеләнде. Гаиләдә, барлык чыгымнардан кала, артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

Аллаһы Тәгалә әйтә: "Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал". ("Кәүсәр" - 2).

Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Кем дә кем корбан чалырга мөмкинлеге була торып корбан чалмаса, безнең намаз укый торган җиргә якын килмәсен",- диде. (Әхмәд, Ибн Мәҗәһ).

Шулай ук гаиләдә ничә кеше булуына карамастан, гаилә исеменнән бер корбан чалсаң да була. Гәишә (р.г) хәбәр итә: "Мөхәммәд с.г.в. корбан чалган вакытта: "Аллаһның исеме белән, Йә Аллаһ! Бу корбанны Мөхәммәдтән, аның гаиләсеннән һәм аның өммәтеннән кабул ит". Шуннан соң ул корбанын чалды." (Муслим). Әлеге хәдис- тән бер корбанны бөтен гаилә исемен- нән чалырга рөхсәт ителгәнлеге аңлашыла.

Корбан чалу вакыты

Корбанга дип билгеләнгән хайваннар 10 нчы зөлхиҗҗәдә (24 сентябрьдә) Гает намазыннан соң чалына башлый. Корбан 10 нчы зөлхиҗҗәдә чалынмыйча калса, 11-12 нче зөлхиҗҗә- дә чалу да дөрес санала. Ләкин 12 нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң дөрес булмас. Әгәр гает намазына кадәр Корбан чалынса, бу Корбан чалу үтәлмәгән була. Пәйгамбәребезнең с.г.в. хәдисендә: "Кем гает намазына кадәр кор- бан чалса, бу корбаннан китмәс, ит кенә булыр", - диелә.

Корбан чалу әдәпләре

• Корбан чалу өчен алынган хайванны саварга, йонын кыркырга, анда уты- рып йөрергә, ягъни көндәлек гамәл- ләрдә файдаланырга рөхсәт ителми;

• Хайванны кыйблага каратып, сул ягына яткыру мөстәхәб;

• Әгәр дә берәр кеше корбан чалырга ниятләсә, аңа Зөлхиҗҗә ае башлану белән корбанын чалганчыга хәтле тырнакларын кисмичә һәм чәчләрен кыскартмыйча тору мөстәхәб. Мөхәммәд с.г.в. әйтә: "Әгәр дә Зөлхиҗҗә ае кергәннән соң берегез корбан чалырга теләсә, чәченә һәм тырнакларына кагылмасын (кисмәсен, кыскартмасын)". (Муслим, Тирмизи).

Корбанлык хайван нинди булырга тиеш?

Пар тояклы - кәҗә, сарык, дөя, сыер сайларга кирәк, башка хайваннар корбанлыкка туры килмиләр. Авыру, сукыр, аксак, тешсез, колаксыз, койрыксыз һәм бик ябык яки буаз хайваннарны корбанга чалу дөрес түгел. Яшенә кил- гәндә, дөягә биш яшь, үгез яки сыерга ике, кәҗәгә, сарыкка бер яшь булу шарт. Куй белән сарыкның бәрәне гәү- дәгә зур булып, 6 айдан арткан икән, аны да чалу дөрес. Мөхәммәд (с.г.с) әйтә: "Җиденче айга кергән сарыкны Корбан итеп чалырга ярый". (Әхмәд). Ә менә кәҗәне, гәүдәсе нинди булса да, бер яшь тулмыйча чалырга ярамый. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: "Яшьләре буенча җитлеккән хайваннарны Корбан чалыгыз, әгәр сезнең моның белән авырлыклар килеп чыкса, урта яшьтәге (җәдәгә) сарыкны Корбан чалыгыз". Әбү Хәнифә мәзһәбендә "җәдәгә" сүзе алты айлык тәкәне аңлата. Ләкин бу билгеләмәнең сыер яки үгезгә кермәвен билгеләп үтәргә кирәк. Хәтта яшь ярымлык булып ике яшьлеккә охшап торса да, Корбан чалу яра- мый. Шуңа күрә шәригать буенча сыер яки үгез өчен ике яшь икәнлеген истән чыгарырга түгел.

Сарык һәм кәҗә бер кеше өчен генә корбан кылына, ә сыер яки дөя - җи- дешәр кеше өчен. Бер үзеңә бер сыер, бер дөя корбан кылу да дөрес. Андый мөмкинчелеге булмаган кешеләргә бөтен гаиләгә бер корбан чалырга да ярый. Тумыштан мөгезсез яки печтерелгән хайваннар да корбанлыкка яраклы. Корбанлык өчен иң хәерле хайван булып симез, мөгезле, ак төстәге тәкә санала.

Корбан итен ничек бүләргә?

Итне өч өлешкә бүлү хәерлерәк. Өчтән берен бәйрәм табыны әзер- ләргә, өчтән берен туганнарга һәм мохтаҗларга өләшергә, калган өчтән бер өлешен үз гаиләңә калдырырга кирәк. Шулай ук аш үткәрмичә, калган өчтән ике өлешен фәкыйрьләргә, туган-тумачаларга, күрше-күләннәргә таратырга да мөмкин. Пәйгамбәребез с.г.в. дә: "Ашагыз, ашатыгыз һәм саклагыз", - диде.

Мөһим искәрмәләр:

• Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмен хәер тарату белән алыштырырга ярамый. Хәер тарату корбан чалуны алыштыра алмый. "Аллаһ хакына намаз кыл һәм корбан китер", дигән аятьтә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел;

• Дөя яки сыерны корбан чалганда (аны корбан чалуда 1 дән 7 гә кадәр кеше катнаша ала) барлык катнашучыларның нияте Корбан чалу булырга тиеш. Әгәр катнашучыларның берсенең максаты Корбан чалудан ит кенә алу булса, йолада катнашучыларның барысының да Корбан чалуы дөрес түгел дип санала;

• Пәйгамбәребезнең хәдисләрендә корбан хайванның сөякләрен һәм ашарга ярамаган башка әгъзаларын кая кую буенча аерым күрсәтмәләр юк. Бу корбан чалдыручының үз ихтыярында;

• Корбан чалган вакытта хуҗаның булуы мәҗбүри түгел, шулай да булуы яхшы;

• Корбанны башка кешедән чалдырырга ярый;

• Корбан чалуны үтәүче Корбан чалучы исеменнән ниятләргә тиеш, кор- бан чалуны үтәүче мөселман булырга тиеш һәм аңа Корбан өчен чалына торган хайванның ите белән түләнергә тиеш түгел;

• Әгәр дә мәрхүмнең балалары, я туганнары, якыннары аның исеменнән аерым яки сыер корбанына кушылган вакытта аны араларына алып корбан чалсалар, бу гөнаһ түгел, ә саваплы эш кылган булырлар;

• Корбан чалганнан соң мәҗлес җыю шарт түгел.

Гает әдәпләре

• Корбан чалырга ниятләгән кеше Гает көнне ураза тотарга тиеш түгел;

• Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көнендә, Корбан бәйрәмгә бер көн кала, ураза тотса, яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Гарәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы ел- лардагы кече гөнаһларны кичерә». (ат-Тирмизи, Ибн Мадҗа, ән-Наса). Пәй- гамбәребез с.г.в. Корбан һәм Ураза гаете, әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеның 11, 12, 13) көннәрендә ураза тотуны тыйды;

• Гает намазына тәкъбир әйтеп баралар;

• Бәйрәм көндә гөселләнеп, чиста киемнәр кию кирәк;

• Ир-атлар өчен гает намазы вәҗеб;

• Гает намазына чаклы ашамый торырга кирәк;

• Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Якынлашып килүче Корбан бәйрәме мөбарәк булсын. Күңелләребездә иман нуры бервакытта да сүнмәсен, бәхет-сәгадәттә яшәргә язсын, йортларыбызга-илебезгә тынычлык насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде. Амин!

Изге догалар белән Җәмил хәзрәт Халирахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса