Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Киләсе елга хаҗ кылу өчен килешүләр төзи башлаганнар

2018 елда “ДУМ РТ ХАҖ” программасы аша 1800 кеше хаҗ сәфәренә барган.

2019 елда хаҗ кылырга теләүчеләр “ДУМ РТ ХАҖ” программасы белән килешүләр төзи башлаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов әйтте.

“Аллага шөкер, 2018 ел хаҗы уңышлы тәмамланды. Хаҗиларыбыз әлеге изге сәфәрне исән-имин үтте. Бер кеше дә авырып Согуд Гарәбстанында калмады. Безнең аша быел 1800 кеше хаҗ кылуга иреште. Шунысы сөендерә, изге сәфәргә барырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Бу да – матур күрсәткеч, - дип елга йомгак ясады Ранис хәзрәт Вахитов.

Программа җитәкчесе сүзләренчә, хаҗга әзерләү һәм оештыру эшләре алдан ук башлана.

“Изге сәфәрдән хаҗиларның соңгы төркеме кайткач, без район мөхтәсибләре белән эшли башлыйбыз. Районнарда хаҗилар мәҗлесләре үтә, без аларда катнашып, яңа программалар, яңа бәяләр турында сөйлибез. Хаҗилар үзләре бу юлны ничек үтүләре хакында чыгыш ясый, нинди үзгәрешләр кертергә кирәк, шул хакта тәкъдимнәрен җиткерә. Мондый очрашулар ел дәвамында бара. Кеше рухи яктан гына түгел, физик яктан да әзер булырга тиеш. Чөнки хаҗда күп йөрергә туры килә, күп чакрымнар үтелә. Монда карты да, яше дә җәяү йөри. Хәзер бит күпләр транспортта хәрәкәт итә. Хаҗга әзерләнгәндә шушы якка да игътибар итсеннәр иде”, - диде ул.

Ранис хәзрәт әйтүенчә, инде бүген 2019 елда хаҗ кылу өчен әзерлек эшләре башланган.

“Рамазан ае башланганчы безнең төркемнәр тупланып беткән иде. Хәзерге көндә дә, 2019 елда хаҗ кылу өчен, офиска килеп, килешү төзүчеләр бар”, - диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

  • Программа җитәкчесе сүзләренчә, “ДУМ РТ ХАҖ”га 2017 елда – 1200, 2018 елда 1800 урынга квота бүлеп бирелгән.

 

Фото: Шамиль Садыков/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса