Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

"Хозур ТВ" каналы балалар арасында кастинг игълан итте

Дүрт яшьтән алып җиде яшькәчә балалар телетапшыруларның төп геройлары булачак.

“Хозур ТВ” мөселман телеканалында балалар программалары циклы башлана. Шундый проектларның берсе өчен телеканал дүрт яшьтән алып җиде яшькәчә балалар өчен кастинг игълан итә. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәет хәбәр итте.

Телетапшыруларның төп геройлары сабыйлар үзләре була. Ул эфирга “Взгляд снизу” форматында әзерләнә.

Кастинг ике этапта үтәчәк. Анда катнашу өчен tv@huzur.ru адресына "Кастинг дети" тамгасы белән анкета (катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын язып) һәм баланың фотосын җибәрергә кирәк. Анкеталарны алгач, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм кастингның икенче этабына чакырачаклар. Ул 16 октябрь (сишәмбе) көнне Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт адресы буенча узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • “Хозур ТВ” каналы тәүлек әйләнәсе Татарстан Республикасы буенча ПАО “Таттелеком” кабельле челтәрендә, шулай ук Huzurtv.ru сайтында күрсәтә. 2018 елның 1 мартыннан телеканал рус һәм татар телләрендә эшли. “Хозур ТВ” каналы контентын Youtube сервисында караучылар саны 24 миллион кешедән артып китте. Хәзерге вакытта канал егермедән артык тапшыру әзерли.

 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса