Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

“Хозур” нәшрият йортында Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагый китабы чыкты

Татар телендә чыккан бу хезмәт һәркемне кызыксындырган үлем һәм ахирәт белән бәйле булган сорауларга җавап бирә.

“Хозур” нәшрият йорты Әбү Габдуллаһ Мөхәммәд Әл-Кудагыйның “Дакаикуль-әхбәр” исемле китабын нәшер итте. Бу турыда Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

фото:dumrt.ru

Әлеге басма татар телендә һәм ул 3000 данәдә басылган. Бу хезмәт һәркемне кызыксындырган үлем һәм ахирәт белән бәйле булган сорауларга җавап бирә. Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез галәйһис-сәлам хәдисләренә таянып, вәгазь-нәсыйхәтләр рәвешендә язылган әсәр адәм балаларына тормышка җитди карарга, камилләшергә, тәкъвалыгы һәм ихласлыгын арттырып, Аллаһы Тәгаләгә якынаерга этәргеч булып тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Әлеге китапны Россия ислам институтында алырга, яисә www.huzurshop.ru сайтында офлайн рәвешендә заказ бирергә була. 

 

фото:dumrt.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса