Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Хозур» нәшрият йорты Каюм Насыйриның әхлак тәрбиясе турындагы китабын бастырып чыгарды

2017 елда нәшриятта 76 исемдәге китап дөнья күргән. Аларның гомуми тиражы 54 мең данә тәшкил иткән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты мәшһүр татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйриның «Маджмагуль ахбар. Жизнеописание Пророка Мухаммада алейхиссалям» дигән китабын бастырып чыгарды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге китапта Каюм Насыйри Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.с.) тормышын бәян итү белән бергә, әхлак темасын да кузгата. Автор укучыларга үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында искәртә. 

  • «Хозур» нәшрият йортының миссиясе – мөселманнарны агарту, милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә һәм китап укуга карата кызыксынуны арттыру. 2017 елда нәшрият 76 исемдәге китап бастырып чыгарган. Аларның гомуми тиражы 54 мең нөсхә тәшкил иткән.

 

Фото: dumrt.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса