Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Хаҗилар табибларга баш һәм тамак авыртуларыннан ешрак мөрәҗәгать итә

Быел “ДУМ РТ ХАҖ” программасы белән Согуд Гарәбстанына егерме табиб барды, диде программа җитәкчесе.

Хаҗилар табиб янына күп очракта баш һәм тамак авыртуларыннан зарланып килә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуындабилгеле булды. Матбугат конференциясе 2018 ел хаҗына нәтиҗәләр ясауга багышланган иде.

“Быел хаҗилар белән Согуд Гарәбстанына егерме табиб барды. Без мактана алабыз, чөнки башка операторлар моның кадәр табиб алмый. Алар арасында терапевт, хирургтан башлап, травматологка кадәр бар. Әлеге табиблар хаҗига беренче ярдәмне күрсәтә ала”, - диде “ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Хәзрәт сүзләренчә,хаҗ сәфәренәкузгалганчы, табиблар, бар нәрсәгә әзер булу өчен, теге яки бу хаҗиның нинди авыру белән чирләргә мөмкин булуын һәм хроник авыруларын да тикшерә.

“Хаҗилар тукталган һәр кунакханәдә медпункт бүлмәләре әзерләнә. Анда табиблар 24 сәгать дәвамында кизү тора. Һәр кешедә нинди дә булса авыру бар. Бу – үзенә күрә бер мөмкинлек, хаҗи авырыймы-авырмыймы табибка күренеп чыга. Өйдә булганда әле ул табибка барып йөри алмыйдыр да бәлки. Ә монда хәле авырмы-юкмы барыбер табибка мөрәҗәгать итә”, - диде Ранис Вахитов.

“ДУМ РТ ХАҖ” программасы җитәкчәсе хаҗиларның күп очракта нинди авырулардан зарлануын да әйтеп узды.

“Хаҗилар берәр җире сыдырылып кына китсә дә, табибларга мөрәҗәгать итә. Әмма шунысын әйтергә кирәк, ешрак баш һәм тамак авырту белән мөрәҗәгать итәләр. Чөнки Согуд Гарәбстанында бик эссе, күпләр салкын су эчәргә мәҗбүр. Шулай ук бүлмәләрдә эшләп торучы кондиционерлар да тамак авыртуларына “ярдәм итә”, - диде Ранис Вахитов.

 

Фото: архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса