Әлмәт таңнары

Күңел тынычлыгын шешә төбеннән эзләмәгез!

Спиртлы эчемлекләрнең зыяны, эчкечелекнең киң җәелүе турында күпме генә язсалар да, сөйләсәләр дә, чаң суксалар да, ни кызганыч, җәмгыятебез бу проблемадан әле арына алмый. Арыныр иде дә, әлегә күрелгән чаралар нәтиҗә бирми. Кулыма каләм алырга нәкъ шушы проблема этәрде дә инде.

Динебездә исерткеч эчемлекләр куллану хәрам һәм ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый тыелган. Раббыбыз әйтте: "Әй, сез, иман китергән бәндәләр! Аракы эчү, отыш уеннары, потларга табыну, юраулар - шайтан гамәленнән булган, пычрак эшләрдер. Алардан сакланыгыз, ерак торыгыз..." ("Мәйдә" сүрәсе, 90 нчы аять). "Күбе исертә торган нәрсәдән тыямын, күп булса да, аз булса да, кешене исертә торган нәрсәләр хәрамдыр", - диелә Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисендә. Аллаһы Тәгалә: "Хәмер эчүегез белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели. Шайтан эше булган нәҗесләрдән тыелырсызмы"? -диде ("Мәйдә" сүрәсе, 91 нче аять). Хәмернең хәрам булуын аңламау, аңлата алмау әлеге проблеманың әле дә чишелмәвенә китерә дә инде.

Кешене юньсез юлга бастыручы исерткеч эчемлекләрнең исемнәре күп төрле. Исерткечләр, акылны томалый торган нәрсәләр, нинди исем белән генә аталсалар да, барысы да хәрам.

Яңа ел шаукымы белән бәйрәм итәргә дип кибетләрдә кап-кап төрледән-төрле әнә шул хәрамны сатып алырга килүчеләрне күреп чәчләр үрә тора. Әйтерсең соңгы хәмерне саталар. Ахыры ни белән бетәсен уйлап-нитеп тормый халык, кырылып сатып ала. Хәер, безнең илдә эчәр өчен нинди дә булса бәйрәмне көтеп ятмыйлар шул. Көн дә бәйрәм, көн дә туй хәзер. Ир белән хатын ачуланышса да, бала туса да, яңа машина яки фатир сатып алсалар да, тизрәк "ак баш"ны яки "сарбай"ны я булмаса "җирәнкашка"ны өстәл уртасына китереп куялар. Күпләр: "Аракы күңелне күтәрә, кәефне яхшырта", - дип бәйрәмнәрдә аракы эчүне тиешкә саный. Бу үзенә күрә бер алдану гына. Ә бит күпләр шул рәвешле "авызланып" китеп, эчкечелеккә сабышырга да мөмкин. Алай гына да түгел, арада "культурный" эчүчеләр, ягъни бәйрәмнәрдә балалары каршында бокалларын күккә күтәреп, исәнлек-саулык теләкләре кабул булуны, кайгы-хәсрәт килмәүне сораучылар да юк түгел. Аллаһының хәрам ризыгына сыенып, нәрсә дә булса сорау ул инде иблислеккә керә. Ә инде балаларының туган көннәрендә башта алкогольсез шәрабләр дип, соңрак катыракларын алып бирүче ата-аналарның да арада шактый булуы кызганыч. Зур эчүнең башы әнә шулай башта аз градуслы сыра, шәрабтан башлана да инде. Шуңа күрә эчүне чикләргә кирәк, шәраб җиңел, аны эчсәң, берни булмаячак дип әйтү ул кешене күрәләтә торып гөнаһка батыруга тиң. Шуңа аны эчү хәрам булуы турында онытырга һич тә ярамый.

Кайберәүләр дөнья мәшәкатьләренә чыдый алмыйча аракы эчә башлый. Кешенең эчүгә бирелеп, үзенә күпме зыян салганын аңламавы бик тә аяныч. Беренчедән, исерткеч эчемлек кешенең акылын җуя. Икенчедән, үзенең исәнлегенә зыян килә. Өченчедән, гаиләсенә зарар китерә, чөнки эчеп кайткан кеше нәрсә сөйләгәнен белештерми, аның балалары куркуга сабыша, нервлары яшьтән үк какшый башлый. Дүртенчедән, эшләп тапкан акчасы исраф була. Бишенчедән, җәмгыятькә дә бик зур зарар китерә, дуслар арасында дошманлык урнаштыра. Алтынчыдан, намаздан биздерә. Җиденчедән, адәм баласына Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сакчы фәрештәләре рәнҗеп качарлар. Сигезенчедән, исереклек һәрвакыт хәрам ризыклар ашарга гына этәрәчәк. Тугызынчыдан, эчкән килеш эшләгән изгелекләре, кылган догалары кабул булмас. Унынчыдан, үзенә имансыз китү куркынычы тудыра. Аллаһ сакласын!
Күрәсезме, бөтен начарлык эчкән кешенең үзенә кайтып төшә.

Шуңа күрә кайгылы чакта аракы күңелне тынычландыра, шатлыклы вакытта күңелне күтәрә дигән фикер сафсата. Сүз дә юк, шайтан агуын үз итүчеләр күпмедер вакытка бераз кәефләнеп китәләрдер. Ләкин ул да озакка бармыйдыр, шәт. Шайтан үзе керә алмаган урыннарга иң элек әнә шулай исерткеч җибәреп, кешене миңгерәүләтә дә инде, аннан соң гына үзе дә керә. Чөнки кеше шайтан суы - хәмерне эчкәч, үзе ясалма шайтанга әйләнә. Исерек кешегә карасаң, аның йөреше фәкать шайтанны гына хәтерләтә. Шул исереклек аркасында төрле усаллыклар, әллә нинди җинаятьләр эшләнелә дә инде. Күңел тынычлыгы табам дип авыз иткән шайтан суы аркасында юлларда күпме фаҗигаләргә тарыйлар, бихисап балалар, хатыннар кайгы-хәсрәт күрә. Пәйгамбәребез с.г.в. юкка гына бер хәдисендә: "Аракы - бөтен бозылыкның анасы", - димәгәндер. Хәмернең файдасыннан гөнаһы зуррак булуы хакында Коръәни-Кәримдә: "...Ул нәрсәләрдә (хәмер һәм отышлы уеннарда) зур гөнаһ бар һәм аларның файдасына караганда зарары зуррак...", - дип бәян ителә ("Бәкарә" сүрәсе, 219 нчы аять).

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Аллаһы Тәгалә аракыга ләгънәт кылды, хәмер ясаучыга да, сатучыга да, эчүчегә дә, эчертүчегә һәм эчү мәҗлесе оештыручыга да, шул мәҗлестә катнашучыларга да ләгънәт кылды", - диде. Икенче бер хәдистә: "Аракыны даими эчүче - потка табынучы", - диелә. Шуңа күрә ислам дине исерткеч эчемлекләрдән, гомумән, ерак торырга куша.

Хәмер эчкән кеше пычрак нәрсәгә тыштан гына буялмыйча, пычрак нәрсәне эченә тутырган кебек. Хәмер аның бөтен тәненә, канына, хәтта сөягенә, җелегенә үтеп кергән була. Димәк, аракы эчкән кеше - Аллаһы Тәгалә биргән, хайваннардан аерып торучы иң зур нигъмәт - акылны да югалта, шайтан кешесенә әйләнә.

Бер мәзәкне язмыйча булдыра алмыйм.

Авыл клубында эчкечелекнең зыяны турында лекция сөйләүче лектор халыкка сорау бирә:

- Әгәр хайван алдына бер чиләк аракы белән бер чиләк су куйсак, ул аларның кайсысын эчәр?

- Суны эчәр билгеле, - дип кычкыра берсе.

- Дөрес. Ә нишләп суны эчәр икән, - ди лектор.

- Хайван чөнки ,- ди шул ук җавап бирүче.

Карагыз, хайван булып, хайван аракыны сайламый. Ә акыл бүләк ителгән кешеләр, аракыны үз итеп, хайваннан да түбән дәрәҗәдә каламы?!

Күңелне тынычландыру юлларын шешә төбеннән эзләргә кирәкми, "ак баш" белән күңелне тынычландырып булмый. Тынычланса да, бу халәт айныганчы гына дәвам итә. Айныгач, тагын шул кабатлана: баш төзәтү, бурычка акча алу, бирмәсәләр талау, янау, куркыту. Дәваланып кына да аракыдан котылып булмый. Бары Аллаһ кушкан юл белән күңелләребезне тынычландырырга, пакьләргә өйрәнергә кирәк. Чөнки динсез кеше эчкечелеккә тиз бирешә. Аллаһы Тәгалә тәүбә итеп, эчүен ташлаганнарга гөнаһларын гафу итүне вәгьдә итә. Менә шул вакытта гына кеше рәхәтлек кичерәчәк, күңеле тынычланачак, иншә Аллаһ.

Җәмил хәзрәт Халирахманов

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: