Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Катнаш гаиләне кору җиңел, әмма саклавы авыр

Катнаш никах белән яшәүче гаиләләр элек-электән үк булган һәм алар бүген дә бар. Төрле милләт, төрле дин вәкилләре яшәгән җирлектә андый гаиләләр, әлбәттә, теркәлә. ХХ гасыр башында ук язучы Гаяз Исхакый үзенең "Ул икеләнә иде" һәм "Ул әле өйләнмәгән иде" исемле әсәрләрендә катнаш никах мәсьәләсенең ни дәрәҗәдә җитди булуын күрсәтергә...

Әйе, катнаш гаиләне кору җиңел булса да, аны саклавы бер дә җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә әлеге тема бүген дә актуальлеген югалтмый. Ник дигәндә, мондый гаиләләрдә милли кыйммәтләр, гореф-гадәтләр онытыла, динсез балалар үсә. Беләм, әлеге мәкалә күпләрдә ризасызлык тудырачак. Шулай да мин фикеремне белдерергә җөръят итәргә булдым.

Фикерләр каршылыгын язганчы, иң элек ике төрле милләт яки ике төрле дин вәкиленең гаилә коруы катнаш гаилә булуын искәртеп узарга кирәк. Димәк, я берсенең, я икенчесенең мәнфәгатьләренең бары берсе генә өстен чыгуы көн кебек ачык. Әгәр дә икесе дә үзенекен тәкърарлый калса, мондый гаилә озак яши алмый, ахыр чиктә таркала. Ә бу теләсә нинди милләт, шул исәптән татарлар өчен дә, тетрәндергеч, тискәре күренеш, аяныч хәл.

Ислам дине христиан яки яхүди кызларына өйләнүне тыймый. Коръәни -Кәримдә: "...Сезгә алда бирелгән китап әһелләре (христиан, яхүди) хатыннарына өйләнү хәләл кылынды...", диелә ("Мәйдә", 5 нче аять). Ә менә имансызларга өйләнү чикләнелә. Аллаһы Тәгалә: "Мөшрикә хатынга никахланмагыз...», дип кистереп әйтә ("Бәкара", 221 нче аять). Динсез, мөшрикә, мәҗүси кыз кияүгә чыкканда иман кәлимәсен әйтеп шәһәдәт китерергә тиеш.

Әмма татар кызының башка диндәге егеткә кияүгә чыгуы гөнаһ санала. Егетнең байлыгына, дәрәҗәсенә кызыгып, кызны динсезгә кияүгә биргәндә, ул кыз шул диндәгеләрнең кануннары белән яши башлаячак. Ә бу аны җәһәннәмгә илтәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә башка диндә булганнарга никахлашуны тыйды, алардан, гомумән, ерак булырга кисәтте.

Катнаш гаилә коручылар күбрәк бары тик хис-тойгыга бирелгәнгә генә уйламыйча әлеге адымга басалар. Тел үзенчәлекләре, милли гореф-гадәтләр, дини йолалар турында гаилә корганда оныту тора-бара аңлашылмаучанлык, соңрак низаг чыгуга сәбәп була. Туй көнне кәләш белән кияү күз явын алырлык матур күренсәләр дә, кичке туйда ук катнаш гаилә проблемалары "ишек кага". Татарның "Күбәләк"не, урысның "Ай, мороз"ны көйлисе килә. Бу, әлбәттә, ике милләт арасындагы туйга мисал. Шулай тарткалаша-тарткалаша туй уза да китә. Ике төрле диндәге пар гаилә корганда, берсенең мәчеткә, икенчесенең чиркәүгә барасы килә. Бу очракта бер уртаклыкка килү, ай-һай, авыр шул. Кайсы урысның мәчеткә барып намаз укыйсы, я татарның тәрегә карап "чукынасы" килер икән?! Ә инде мәхәббәт җимешләре - бала тугач, әллә сөннәткә, әллә чукындырырга алып барырга белмичә баш ватучы катнаш гаиләләр дә аз түгел бүген.

Катнаш никахлы гаиләләрнең барысы да таркала, я булмаса барысы да матур, тату яши дип әйтеп булмый. Араларында гыйбрәт булырдай матур итеп яшәүчеләренә дә, ике ут арасында янучыларына да шактый мисаллар китерергә була.

...Татар егетенә кияүгә чыккан Соня, татарча өйрәнеп кенә калмый, ире үлгәч, аны ислам дине йолалары белән күмү ягын кайгырта: шифаханәдән мәчеткә алып барып юдырта, кәфенләтә, татар зиратына күмдертә. Алай гына да түгел, ирен җирләп кайткан көнне үзенең намазга басарга теләге булуын әйтә. Ә менә чеп-чи татар кызы Кәримә башка диндәге егеткә кияүгә чыгып, башта бер гөнаһ эшли. Иренә ярарга тырышыпмы, тагын да ныграк яратуын исбатлапмы, исемен Катяга, ә атасының исеме Вәлине Владимирга үзгәртеп, икенче кат гөнаһка бата. Бәлки Катяга "әйләнгән" Кәримә үзенең ни дәрәҗәдә гөнаһлы булуын аңлап та бетермидер, я булмаса аңлатып бирүчесе дә юктыр. Кем белә?

Шулай ук арада рус кешесенә кияүгә чыгып, бер баланың христиан, икенчесенең ислам дине тотуын күреп бәргәләнгән хатыннар азмыни? Татар ирләре үлгәч, аны ир туганнарының теләгенә каршы килеп, христиан зиратына күмүче хатыннар да юк түгел. Катнаш никахның баш бәласенә әйләнгәнен соң аңлыйлар шул, кызганычка каршы.

Егет һәм кыз шәхесне яратуны гына күздә тотмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен яратканда гына, гаиләләренең нык булуына инана ала. Өзелеп ярату Аллаһыны яратудан өстен булырга тиеш түгел. Мәхәббәт утында яну - ул Кыямәт утында яну дигән сүз түгел әле. Ә инде никахлы булу - бер-берсе өстендә булган хакларны үтәүгә китерә. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: "Хатын-кызга никахланырга була, аның малына карап, аның чибәрлегенә карап, аның затлы нәселенә карап, аның диненә карап. Иң хәерлесе - диненә ка­рап никахлашу". Шулай эшләмәгәндә, тиешсез гамәл кылучы буласың. Ни кызганыч, бүген яшьләр үз динендәге кеше белән никахлашуга артык зур игътибар бирмиләр, әлеге хәдисне бөтенләй дә белмиләр, белсәләр дә дөрес аңлап җиткермиләр ахрысы. Алар киресенчә, Пәйгәмбәребез с.г.в. кызның матурлыгына, малына, нәселенә карап никахланырга кушмаган, ә фәкать аның диненә генә карап никахланырга кушкан дип уйлап, бик нык ялгышалар. Ә бит затлы нәселдән, чибәр, байлыгы булган кыз асылда динле булырга тиеш.

Без үзебезнең милләтебез, динебез, гореф-гадәтләребез турында уйламасак, киләчәгебез нинди булыр соң? Әгәр дә менә шуларны саклап калырга, ә артыбыздан үзебезгә дога кылучыларны калдырырга теләсәк, беренче чиратта динебезне сакларга кирәк. Динебезгә игътибар җитмәү гаиләләрнең тотрыксызлыгына, милли кыйммәтләрнең югалуына китерә дә инде.

Ислам динендәге урыска, я булмаса башка милләт кешесенә кияүгә чыгу яки өйләнү гөнаһ түгел түгелен. Ләкин без динебез белән бергә үзебезнең милләтебез турында да онытмаска тиеш.

Гаилә кору - сөекле Пәйгамбәребезнең сөннәте. Татаргамы, урыскамы, яки гарәп кешесенәме, мөселман яки христиан, я булмаса башка дин вәкиленә кияүгә чыгасын, я булмаса өйләнәсен һәркем үзе хәл итә. Теләгән кешесе белән гаилә кору һәркемнең үз ихтыярында. Шулай да фикеремне йомгаклап шуны әйтәсем килә, үз динеңдәге, милләтеңдәге кешене гомерлек яр итеп сайлау күпкә хәерлерәк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә тәүфикъ-һидаять биреп, Үзенең тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Амин!

Җәмил хәзрәт Халирахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса