Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Картайгач намаз укырга соң булмасмы?!

Динебездә намазның дәрәҗәсе бик зур һәм ул исламның биш баганасының берсе булып тора.

Пәйгамбәребез с.г.в.: "Намаз - диннең терәге һәм шулай ук аның нуры. Кем намазны торгызды, ягъни укыды - ул динен торгызган булыр. Кем намазын ташлады, ул динен җимергән кебек була", - диде. Икенче бер хәдистә: "Гамәлләрнең иң бөеге - Аллаһка буйсыну, ә аның нигезе - намаз...", - диелә. Аллаһы Тәгалә: "Әй кешеләр! Сезне һәм сезгә хәтле булган кешеләрне барлыкка китергән Раббыгызга гыйбадәт кылыгыз, буйсыныгыз! Бәлки сез тәкъва булырсыз, Аллаһының әмерен үтәп, гөнаһлардан тыелып Аның газабыннан сакланучылардан булырсыз", - дип әйтте.

Намаз уку шундый зур дәрәҗәгә ия булуына да карамастан, үзен татар, мөселман дип санаучылар арасында әлеге гыйбадәтне бер мәшәкать дип уйлый торганнары да, аңа салкын караучылары да юк түгел, гәрчә намаз укуның бер авырлыгы булмаса да.

"Намаз уку - авыр бит ул,

Аңа вакыт та җитми".

Кайбер кеше шулай, ди.

Аклана ул, хәйләли.

"Мин бит карт түгел әле

Намазлыкка басарга.

Пенсиягә чыккач менә

Укырмын әле көн дә", - диючеләр дә юк түгел. Шулай акланучыларның пенсия яшенә җитәчегенә кем гарантия бирә ала икән?! Һәрберебезнең бу фани дөньядан кайчан китәсе бер Аллаһка гына билгеле бит. Пенсиягә чыга алабызмы-юкмы, анысын беркем дә белми. Намаз укырга вакыт юк, диючеләр нигәдер телевизордан сериаллар карарга вакыт табалар, ә үзләре вакыт тарлыгына зарланалар. Шулай зарланып, Раббыбызга бер сәҗдә дә кылырга өлгермичә калырга да мөмкин алар, ләбаса. Ә бит Аллаһы Тәгалә булдыра алмаслык бер эш тә йөкләми безгә.

Аллаһы Тәгалә: "Әй Адәм баласы! Үзеңнең вакытыңны Миңа гыйбадәт кылуга багышла, күңелеңне байлык хисе белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатырмын. Әгәр дә син Миңа гыйбадәт кылмасаң, ике кулыңны эш белән тутырырмын һәм сине фәкыйрь булудан туктатмам", - диде (Кудси хәдис). Намаз укымау сәбәпле, кайберәүләр әнә шулай муеннан эшкә чумалар да инде. Аллаһ ризалыгы өчен без бар эшебезне бер читкә куеп, намаз укыганнан гына беркемне де эшеннән кумыйлар, я булмаса аның малы кимеми. Киресенчә, малыбызның бәрәкәте генә артачак. Шулай ук намаз кешенең бу дөньяда да һәм ахирәттә дә бәхетле булуының һәм уңышка ирешүенең сәбәбе булып тора. Аллаһы Тәгалә: "Чыннан да намазларын Аллаһы Тәгаләдән бер курку белән укучы мөэминнәр уңышка ирештеләр", - диде. ("Мөэмин", 1-2).

Иманлы булуыбыз нигәдер күпләрнең телендә генә кала бирә. Кайберәүләр мин Аллаһка ышанам диләр, әмма намаз укымыйлар, ураза тотмыйлар, зәкят түләмиләр, акчалары булса да хаҗга бармыйлар, башкаларны рәнҗетәләр, гайбәт сөйлиләр, үзләрен башкалардан өстен күрәләр. Үзләре намаз укымаучылар Аллаһының рәхмәте белән намазга басканнарга, башына яулык япканнарга нигәдер сәерсенеп карыйлар, менә гөнаһларын юар өчен намаз укыйдыр әле, дип аларны шелтәлиләр. Беркем дә хаталардан хали түгел. Әгәр дә берәү иман зәгыйфьлеге аркасында хаталанган икән, гөнаһлы гамәл кылган икән, инде Аллаһ юлына баскач, ул кеше гөнаһларыннан арыныр, ә аны шелтәләүчеләр намаз да укымасалар, тагын да гөнаһлы килеш калалар бит. Әгәр кешенең иманы бар икән, ул аның гамәлендә чагылырга тиеш. Ни кызганыч, күбрәк үзләре әле һаман да туры юлга баса алмаганнар намазга басучыларны әнә шулай тәнкыйтьли дә инде. Ә бит иң мөһиме, тәүбәгә килеп, Аллаһ юлына, намазга басу. Кеше нәкъ тә менә намаз укуы белән үзенең Аллаһка буйсынганлыгын, ышанганлыгын белдерә дә.

Әгәр кеше Аллаһка түбәнчелек күрсәтеп, намазын укыса, аның гөнаһлары гафу ителәчәге хакында хәдисләрдә еш әйтелә.

Пәйгамбәребез с.г.в. әйтә: "Ничек уйлыйсыз: әгәр берәрегезнең ишек төбеннән елга агып торса һәм ул шул елгада көненә биш мәртәбә юынса, тәнендә берәр кер калыр идеме? Сәхабәләр: "Юк, калмас", - дип җавап бирәләр. Шуннан соң Расүлебез: "Биш вакыт намаз да, нәкъ менә шуның кебек, намаз укучыдан гөнаһларын юып төшерә", - ди. Әгәр дә кеше намазын ихластан укый икән, аның әхлагы да үзгәрәчәк һәм гөнаһлы гамәлләр кылудан туктаячак. Аллаһы Тәгалә: "...намаз укы, дөреслектә, намаз бозык һәм начар гамәлләрдән тыя", - диде ("Үрмәкүч", 45).

"Әгәр дә сезнең берәрегез яхшы итеп тәһарәт алса, соңыннан намазга чыкса, уң аягын күтәргән саен Аллаһы Тәгалә аңа бер изгелек яза, ә сул аягын җиргә төшергән саен Аллаһы Тәгалә аның бер гөнаһысын гафу итә" (Әбү Давыд, 563).

Икенче хәдистә "Әгәр дә мөселман кешесе тиешенчә тәһарәт алып, шуннан үзенең намазын үти икән, аның гөнаһлары көз көне коелган яфраклар кебек коелып төшәр", - диелгән.

"Әгәр дә мөселман кешесе яхшы итеп тәһарәт алса һәм бер фарыз намазны укыса, Аллаһы Тәгалә бу намаз белән аннан соң киләсе намаз арасында кылынган гөнаһларны гафу итә" (Мүслим, 562)

Аллаһы Тәгалә тыйган начар гамәлләрне кылу гына түгел, ә шулай ук Раббыбызның әмерләренә буйсынмау да гөнаһ санала. Биш вакыт намаз Аллаһы Тәгаләнең Коръән-Кәримдә әйткән әмере. Әгәр дә кеше аны укымаса яки калдырса, ул үзен шул рәвешле гөнаһлы итә. Аллаһы Тәгалә биш вакыт намаз укымаучы, инде аны укып та калдыручы кешеләр турында: "Алардан соң бер буын килде. Алар намазны югалттылар (укымый башладылар) һәм нәфес теләгән нәрсәләргә иярделәр. Алар югалту кичерәчәкләр ("Гай" исемле Җәһәннәмнең бер үзәненә керәчәкләр) (59) Мәгәр тәүбә кылган, иман китергән һәм яхшы гамәл кылганнар гына (газапка дучар булмаячаклар). Алар Җәннәткә керәчәкләр һәм аларга әз генә дә булса гаделсезлек кылынмаячак", - диде ("Мәрьям", 59 - 60).

Бер ханым әбисе белән кечкенә чакта ук намазга баса һәм ул сабыйлыгы белән сәҗдәгә киткәндә идәнгә башын шап итеп ора торган була. "Башыңны җимерәсең бит инде дип мине тартып алганын әле дә хәтерлим", - ди теге ханым. Әбисе үлгәч, әнисе аңа намазын укыттырмый, уразасын тоттырмый. Ләкин кыз мәктәпне тәмамлап югары уку йортына киткәч, ураза тота башлый. Бер изге гамәл икенче изге гамәлгә бастыра, диләр. Тора-бара ул намазын да торгыза. Ә бездә әле намазга басмаган килеш ураза тотучыларга: "Синең уразаң намаз укымагач дөрес түгел", - диючеләр дә юк түгел. Уразаның кабул буламы-түгеллеген бер Аллаһ кына белә бит, югыйсә. Нигә шулай чәпчергә яратадыр безнең халык?!

Намаз укуның картлар өчен генә түгеллеген яшьләр дә аңласа иде. Мәчеткә җәмәгать намазына йөреп, күпме савапка ия булырлар иде. Галимҗан Баруди: "Мәчеткә картайгач йөрергә дигән сүзләр - ул шайтан сабаклары", - дигән. Расулебез с.г.в.: "Кем дә кем өендә тәһарәт алса, соңыннан Аллаһ Тәгаләнең фарызларыннан булган бер фарызны үтәү өчен Аллаһның йортларыннан булган бер мәчеткә барса, бер аягы атлаган адымнары гөнаһлары гафу ителүенә, ә икенчесе дәрәҗәсе күтәрелүгә сәбәпче була", - диде.

Пәйгамбәребез с.г.в бер хәдисендә: "Көтүченең дошманы - бүре, кешенең дошманы - шайтан," - ди. Шайтан кешеләрне туры юлдан яздыра. Ул кешеләргә гөнаһлы эшне матур итеп бизәп күрсәтә. Шайтан үзенең Аллаһыга биргән вәгьдәсен җиренә җиткереп башкара. Шайтан: "Йә, Раббым, әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә, Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары Синең юлыңнан чыкмас", - диде ("Исра",62).

Бөтен җиһанны нурга күмеп яңгыраган азан тавышына битараф калмыйк, җәмәгать. Намазга чакыручы азан ул безгә Кыямәт көнендә котылырга ашыгырга кирәклекне искәртә. Расулебез с.г.в.: "Кыямәт көнендә кешедән иң беренче намаз турында сораячаклар. Әгәр дә ул яхшы (җиренә җиткереп укылган) булса аның бөтен гамәле дә яхшы була, әгәр дә ул начар булса (укылмаган), аның бөтен гамәле дә начар булачак", - диде (Табәрани).

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, намаз уку - кешегә тынычлык бирә, үз-үзенә ышанычын арттыра, һәрвакыт тыныч күңел белән йөрүенә сәбәпче була. Бары тик намаз укып кына кеше яшәү мәгънәсен аңлый башлаячак. Намаз укуны ниндидер бер тән хәрәкәтләре, гимнастика ясау гына дип уйларга кирәкми. Безнең тәнебез намазлыкта булганда, иелгәндә дә, турайганда да, бөгелгәндә дә калебебез бары Аллаһка гына юнәлгән булырга тиеш. Намаз укыганда чит-ят нәрсәләр турында фикер йөртсәк, гыйбадәтебезнең кыйммәте, асылы калмаячак. Шуңа күрә зур бер ихласлылык белән укырга тырышыйк. Инде Тукаебызга ияреп:

Картаеп каткач буыннар

Җиңелләрдән булмастыр,

Намаз укырга сезгә, - диясе генә кала.

Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга да намазның мөһимлеген аңлап, үлем килгәнчегә хәтле аны укырга ярдәм итсә иде. Амин!

Ландыш Гыймаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса