Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кадер кичәсе кайчан?

Пәйгамбәребез (с.г.в.) Рамазан аеның соңгы ун көнендә игътикяф кылган, ягъни мәчеттә торып, күп гыйбадәтләр һәм догалар кылган һәм «Кадер кичәсен Рамазанның ахыргы ун төненең так төннәрендә эзләгез», - дип әйткән.

Кадер кичәсенең билгеләре:

  • ул кичә аяз булыр;
  • артык суык та, эссе дә булмас;
  • кар-яңгыр яумас, җил исмәс;
  • төнге күктә йолдызлар атылмас;
  • Кадер кичәсе тын һәм нурлы булыр;
  • шул төн арты кояш пакь тулы ай кебек чыгар.


Әнәс (Аллаһ аннан разый булса иде) риваять итә: Мөбарәк Рамазан аенда Пәйгамбәребез (с.г.в.) безгә болай дип әйтте: "Сезгә Рамазан ае килде, бу айда мең айдан да хәерлерәк булган кичә бар. Кем бу кичәдән мәхрүм булса, бөтен изгелекләрдән мәхрүм булыр. Һәм бу кичәдән бары тик бәхетсезләр генә мәхрүм буладыр", - диде (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад).Рәсүл әкрам галәйһиссәләм әйткән: "Кем Аллаһка ышанып һәм савабын Аллаһтан көтеп, Кадер кичәсен гыйбадәт белән уздырса, ул кешенең гөнаһлары гафу ителер", - дигән

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса