Әлмәт таңнары

Ит хәләл булсын өчен малны ничек чалырга? Корбан итенең сөяген күмү мәҗбүриме? [имам аңлатмасы]

Нәрсә ул хәләл ит, хайванны ничек дөрес чалырга, ничә яшьтән мал суя башларга ярый, сугымчы мал чалыр алдыннан исерткечләр эчкән булса, андый ит хәләл буламы һәм кибеттә хәләл дип язылган итнең дөрестән дә хәләл икәнлегенә ышанып буламы?

Бу хакта Интертат электрон газетасы хәбәрчесенә урта профессиональ дини белем бирү учреждениесе - "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт Зарипов сөйләде.

"Хәләл - кешегә файда бирә торган дигән сүз"

- Рамил хәзрәт, нәрсә ул хәләл? Бу сүзне ничек аңларга?

- Иң беренче, без хәләлнең нәрсә икәнен белергә тиеш. Мәсәлән, кибетләргә керсәң, хәләл дип язылган йомырка бар, ә икенчесендә андый язу булмаска мөмкин. Беренчесе хәләл булса, икенчесе хәрам диләр. Юк, бу дөрес түгел. Мондый фикер хәләл сүзен аңламаудан килә. Хәләл - ул кешенең гәүдәсенә файда бирә торган нәрсә дигән сүз. Тавыкларны антибиотиклар белән дә, ашлык белән дә үстерергә мөмкин. Икенчесе, әлбәттә, кешегә күбрәк файда бирә. Шулай итеп, иң беренче малның ничек үстерелүенә карарга кирәк. Ай саен уколлар кадап үстергәч, ит урынына нәрсә кала икән ул хайванда? "Суык тисә, кибет сөтен алырга кирәк, чөнки ул инде антибиотик белән", - дип шаярып әйтәләр. Аптекага барып йөрисе юк.

- Ит хәләл булсын өчен хайванны чалганда иң төп шарт нинди?

- Иң мөһиме Аллаһны танып, Аллаһның исемен зикер итеп чалу. Әгәр кеше Аллаһны танымый икән, аның "Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр", - дип әйтүе, ураза тотам дип ач тору дигән шикелле генә була инде ул. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Хайванны Аллаһ Тәгаләнең исеме белән зикерләп чалыгыз", - дигән. Аллаһ исеме белән зикерләп чалу: "Бисмилләһи, Аллаһу Әкбәр", - дип чалу була инде. Ә калган гамәлләр өстәмә савап. Мәсәлән, хайванны кыйблага юнәлтеп чалу, пычакның үткен булуы - чөнки үткен булмаган пычакны күбрәк ышкып тору сәбәпле, хайван күбрәк курка. Шулай ук чалучының госелле, тәһарәтле, намазлы булуы әйбәтрәк, әмма бу шарт түгел.

- Адәм баласы хәмер эчсә, аның 40 көне савапсыз була диләр. Хәмер эчкәннән соң 40 көн узмыйча хайванны чалырга ярыймы?

- Хәдис бар. Мин ул хәдиснең азагын гына әйтәм. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): "Әгәр дә кешенең тәненә бер тамчы гына булса да хәрам керә икән, аның 40 көн дәвамында савабы булмый", - дип әйткән. Ләкин ул кешенең гамәле кабул ителә. Андый кеше хайванны чала икән, Аллаһ Тәгаләнең исемен зикер итә икән, без ул итне хәрамга чыгара алмыйбыз. Чөнки ул Аллаһ Тәгаләнең исемен зикер итеп чалынган. Ләкин чалучыга бу гамәлнең савабы булмый.

"Хатын-кыз мал чалса, ирләрен уклау белән каршы ала башларга мөмкин"

- Хатын-кызга хайваннарны чалырга рөхсәт ителәме?

- Ирләр исән булган очракта хатын-кызларның хайванны чалмавы хәерлерәк. Чөнки аларда йомшаклык, рәхимлелек дигән сыйфатлар бар. Алар хайван чала башласа, күңелләре катылана дип әйтик. Хатын-кызларның күңеле каты булырга тиеш түгел. Күңеле катылана башлагач, ул иптәшен уклау белән каршы ала башлавы бар. Ятим хатын булса, күршедә ир-атлар бар. Балигъ булган баласы булырга мөмкин. Ул баланы ир иттереп тәрбияләргә кирәк бит ул.

Элек безнең әбиләр ирләр юк дип таяк кыстырып та чалганнар, балта белән чабучылар да булган. Барыбер бу эш яхшы дип каралмый. Әмма тыела дип тә әйтеп булмый. Хатын-кыз чалырга мөмкин. Бу гамәл хәрам түгел, мәкрух булып карала. Ир-ат чалса, хәерлерәк була.

- Хайванны чалган вакытта карап торырга ярыймы?

- Хайванны чалган вакытта ирләр карап торырга мөмкин. Ә хатын-кызларның карап торуы яхшы гамәл итеп каралмый. Кешене җирләгән вакытта да хатын-кызларны зиратка кертү мәкрух. Җирләү тәмамлангач кына карап чыгулары мөмкин. Чала торган урын хатын-кыз тора торган җир түгел инде ул. Корбан чалганда зикерләр әйтәләр, ә корбан булмаган хайванны чалганда зикер әйтү дигән шарт юк.

- Бер хайванны чалганда, икенчесе күреп торса, дөрес буламы?

- Бер хайван каршында икенчесен бик дөрес түгел. Бу гамәл тыелып бетмәсә дә, чалганны күргәч, хайван курка. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдисләрендә дә хайванны куркытмау кирәклеге турында әйтелә. Шуңа күрә дә бер-берсе алдында чалу яхшы түгел. Алай дисәң, хаҗда корбан чалу җирендә хайваннарны бер-берсенең каршында чалалар. Сарык сарык бит инде, ул аңламый. Шуңа күрә, сарыкны чалу белән итен ашарга мөмкин дип карала. Ул канына адреналин да бүлеп чыгармый диләр. Ә сыер, дөя, башка шундый зур хайваннарда курку бар. Алар канга адреналин бүлеп чыгаралар. Биологлар ачыклаганча, ике тәүлектән соң ул иттән чыгып бетә. Түшкә берәр җирдә асылынып торса да, суыткычта булган очракта да.

"Алкаш сыер"

- Мәсәлән, Марий Элдан сыер алып кайтканда, әйбәт кенә кайтсын дип бер чиләк бражка эчереп җибәрәгәннәр иде. Ул алкаш сыерны суйгач нәрсә була? Минем укучым, биология фәннәре кандидаты:"Хайван тәненә нәрсә генә керсә дә, суйгач ике тәүлек торганнан соң бөтен нәрсәләр чыгып бетә", - дип әйткән иде. Элек бабайлар да сыерны суйгач, келәткә элеп куялар иде. Бавырын ашаталар, ә ите ике тәүлектән соң гына кулланыла. Безнең бабайлар биолог та булмаган, әмма андый нәрсәләрне белгәннәр. Ә хәзер биологлар да моны дәлилләде.

"Мин беренче сыйныфтан бирле чалам"

- Ничә яшьтән хайваннарны чала башларга ярый?

- Чалучының балигъ булуы дигән шарт юк. Тавыкларны, үрдәкләрне балигъ булмаган егетләр дә чалырга мөмкин. Мин үзем беренче сыйныфтан бирле чалам. Әби иң беренче тавык чалдыртты. Ул вакытта әти дә, бабай да эштә. Минем аяклар калтырый, әби тавыкны бирде дә: "Менә болай иттереп куясың, пычак белән менә болай иттереп ышкыйсың", - дип күрсәтеп бирде. Шулай итеп әбием беренче тавыкны чалдыртты. Аннан соң өченче сыйныфта үрдәкләр, казлар чала башладым. Сабый сарыкларны чала алмый, шуңа күрә балигъ булуы кирәк. Бала чаганың хайван чалуы итнең хәләллегенә зыян китерми. Аллаһ Тәгалә исемен зикер итеп чалса, ит хәләл була.

- Мөселман кеше чалып, калган эшләрне мөселман булмаган кеше башкарса, ит хәләл буламы?

- Мөселман кешеләр башкарса, хәерлерәк. Әмма мөселман булмаган кешенең катнашуы мөмкин. Чөнки мөселман булмаган кешеләр бу эшнең тәртибен белеп бетермәүләре бар. Барыбер беренче гамәл - чалу. Чалучы кеше Аллаһ исемен зикер әйтеп чалган булса, без аны берничек тә хәрамга чыгара алмыйбыз. Без аны хәрамга чыгарабыз икән, үзебез безнеңчә әйткәндә, "статьяга керәбез".

"Хәләл итне эшкәртү цехы аерым булырга тиеш"

- Хәләл колбаса ясаганда, хәләл булмаган итләр булырга тиеш түгел. Әгәр эшкәртү цехы хәләл булмаган итләрдән аерым булса, без ул колбасаны хәрамга кертә алмыйбыз. Әгәр бер үк цехта беренче көнне дуңгыз итен, икенче көн хәләл булмаган, өченче көн хәләл итне эшкәртсәләр, хәләлнең хәрам белән кушылып китүе бар. Итне эшкәртүдә мөселман булмаган кешеләрнең катнашуы итне хәрамга чыгармый.

- Хайванны чалган бинада кешегә хаҗәтен үтәргә рөхсәт ителәме?

- Кеше хаҗәтен хайван чалган җирдә ук үтәми инде. Хаҗәт үти торган җир бинаның башка бер читендә булырга тиеш.

- Хәләл дип алынган ризыкның хәләл түгеллеге ачыкланса, ул ризык белән нишләргә?

- Хайваны булган кеше хайванга ашатса, хәерлерәк инде. Хайваннар аны ашаса, нигә ташларга?

- Сәфәрдә яисә әйтик урманда йөргәндә, башка ризык булмау сәбәпле, хәрам ашасаң, бу гамәл гөнаһ буламы?

- Бу гөнаһ була инде. Хәрам нәрсәне зарурат вакытында ашау мөмкин. Мәсәлән, Сахарада барасың ди, су юк, үләр дәрәҗәгә җиткәндә бер "пшеничный" бутылкасын очрадың. Менә шундый вакытта үлмәс өчен бераз гына кабып кую була. Ә урманда хәләл ризык болай да күп инде. Кырда да табып була.

"Хәләл наклейкасы ябыштырып, хәрамны кыйммәтрәккә саталар"

- Бүген кибетләрдәге "хәләл" дигән язуга ышанып буламы?

- Татарстан һәм Россия законнары буенча һәрбер нәрсәнең составы язылырга тиеш. Күңелеңдә шик калмасын өчен, һәрвакытта да составын карасаң, әйбәтрәк. Чөнки хәзер кешеләр остарды, акчаны гына ясаганны хәләл пичәтен ясый беләләр. Аның бернинди дә авырлыгы юк. Мәсәлән, Казандагы бер кибеттә Йошкар-Ола шәһәреннән китерелгән тавык итенең хәләле дә, хәрамы да бар. Хәләле беткәч, хәрамына үзләре сатып алган наклейкаларны ябыштырып чыгарганнар, ә пакеты шул ук калган. Хәләл булмаганы 105, ә хәләле 128 сум. Алар хәрамын 128 сумга сату өчен, наклейка ябыштырып җибәргәннәр.

- Кеше, хәләл пичәтенә ышанып, колбаса алып ашагач, соңыннан составында дуңгыз ите күрсә, хәрам өчен кем җавап тотачак?

- Бу очракта җаваплылык ясаучы кешегә кала инде. Без бит аны күрә торып ашамыйбыз. Әмма шулай ялгышып, белмәү сәбәпле хәрам ашаган өчен Аллаһ Тәгаләдән гафу сорап куйсаң, хәерлерәк була.

- Әгәр газетада хәләл ризык җитештерүче оешма чынбарлыкта хәләл түгел дигән хәбәр чыкса, кемгә ышанырга - җитештерүче сүзенәме яисә яңалыккамы?

- Мәгълүмат дөрес чыганаклардан булган очракта гына газетага ышанырга була. Хәзер бит журналист барып кайта да берәр җиргә, аңа ошамый да, ул аны язып чыгарырга да мөмкин. Мин журналистларны сүгеп әйтмим, әмма андый нәрсә булырга да мөмкин. Шулай ук конкурентлар да бер-берсен бетерү өчен шундый нәрсәләр чыгарырга мөмкин. Коръәндә дә: " Яхшылап тикшерегез, белмичә хөкем чыгарырга ашыкмагыз", -диелгән.

"Корбан аенда сөяк алтынга яисә көмешкә әйләнми"

- Авылларда корбан сөякләрен җиргә күмәләр. Корбан булмаган хайваннарның сөякләрен ташларга ярыймы?

- Әгәр синең йортыңны саклый торган этең булса, аңа да бирсәң була. Әгәр сөякне куярга урын юк икән, берәр җиргә күмәсең инде. Шәһәрдә булса, ташлыйсың да инде. Без бит Корбан аенда гына түгел, башка айларда да Аллаһ исемен зикер әйтеп чалынган итне ашыйбыз. Корбан ае җитте дип сөяк көмешкә яки алтынга әйләнми, шул ук сөяк булып кала. Шуңа күрә аны ниндидер дәрәҗәгә күтәреп, аңа табына башламасыннар, Аллаһ сакласын. Казанда Корбан сөякләре дә бөтен сөякләр белән бергә китә инде. Сөякне күмеп куюны хәерлерәк дип әйтә алмыйм. Күмсәң ярый инде. Авылда этләр күбрәк, аларга биреп була. Эте булмаса, күмеп куя. Без бит әйләнә-тирә мохитны сакларга тиеш. Бөтенесе җиргә сөяк ташлый башласа, сөякләр аунап йөри башласа, башка нәрсәләр дә килеп чыгарга мөмкин. Сөякне җирләү хөкемнән чыккан нәрсә түгел, ә чисталыктан. Чүп булып аунап йөрмәсен дип күмеп куйганнар. Ташлауның да, күмүнең дә каршылыгы юк. Ташласаң, гөнаһ була, яисә күмсәң, гөнаһ була дип әйтеп булмый инде. Кем ничек тели, шулай эшли ала инде бу эшне.

Алмаз БИККОЛ

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 - 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 - 23:20
    Государственные языки
Ночной режим