Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ислам матурлыкка өйрәтә

Бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.в) әйтә: «Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата». Аллаһы Тәгалә кешеләрнең рухын да матурлыкка омтыла торган итеп яраткан.

Кеше матурлыкны тойгач яисә матур әйбер алгач, аның күңеле шатлана, тирәлеген дә ул башкача тоя башлый. Ләкин мөэмин мөселманнар тышкы матурлыктан бигрәк эчке яктылык, рухи камиллеккә омтылырга тиеш. Бу максатка ирешүдә зур ярдәмче булып изге Коръән тора. Аллаһы Тәгаләнең кешелек дөньясына биргән икенче зур бүләге - Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте. Аның тормыш юлы һәм кылган гамәлләре безнең өчен үрнәк булырга тиеш. Күренгәнчә, Хак Тәгалә кешеләрне яратуын белгертеп һәм аларга карата кайгыртучанлык күрсәтеп кануннарына буйсыну өчен камил шартлар тудырган. Моңа дәлилләрне «Бәкара» сүрәсенең 185 нче аятендә дә табарга була. Анда «...Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми», - диелгән. Әлеге юллардан күренгәнчә, Аллаһның ризалыгына һәм шуның аша оҗмах бакчаларында мәңгелеккә юл аңа табыну һәм ул кушканнарны үтәүдән гыйбарәт.

Мөэмин-мөселманнарның тормыш нигезләрен тәшкил итәрдәй берничә мисал китерәм.

«Аллаһны искә алып йөрәкләр юана»

Кешегә Аллаһы Тәгалә белән рухи якынлыкта булу мөһим. Моның гади һәм үтемле чарасы - дога. Шуңа күрә мөселманнарга биш вакыт намаз фарыз. Намазны дөрес итеп башкару белән беррәттән күңел тынычлыгы табарга Коръән уку, Аллаһка зикер әйтү ярдәм итә. «Күк күкрәү» сүрәсенең 28 нче аятендә: «Әллә Аллаһны искә төшерү белән генә йөрәкләр тынычланмыймени?» диелә. Чыннан да Аллаһны искә төшерү, аның хакында фикерләү, аннан ярдәм сорап каршында түбәнсенү кешенең җанына тынычлык иңдерә.

«Котылу юлы - тәүбә итү»

«Бәкарә» сүрәсенең 222 нче аятендә «...Аллаһ тәүбә итеп төзәлүчеләрне яратадыр» диелә. Беребез дә хатадан хали түгел. Көн саен без сынауларга дучар булабыз, хаталанабыз, белмичә гөнаһ кылабыз. Калебебезне чистарту, тәмугъ утыннан котылуның иң дөрес юлы - тәүбә итү. Әлбәттә, белә торып гөнаһ кылып, аннары аның өчен Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау дөрес хәл түгел. Бу эшнең азагы хәерле тәмамланмаячак. Бер тайпылып тәүбәгә килеп, башка ул юлдан бармаган очракта гына Аллаһның кичерүенә өмет тотарга була.

«Изгелек кылучылар уңыш казаныр»

Тәүбә итү кебек үк гөнаһлардан котылу чарасы булып хәйриячелек санала. Нәрсәне дә булса корбан китерү белән без Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алабыз. Моның мисалы «Бәкарә» сүрәсенең 195 нче аятендә китерелә: «Изгелекләр кылыгыз! Аллаһ изгелек кылучыларны ярата».

Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса