Әлмәт таңнары

Имам-мөхтәсибне хурламагыз!

"Әлмәт таңнары" газетасының 30 октябрь санында басылып чыккан "Хурламагыз! Хур булырсыз!" язмасыннан соң мин дә кулыма каләм алдым.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бик зирәк һәм бай булган, Ислам динен таратуга байлыгын жәлләмәгән. "Ярлы мулланың вәгазен тыңламыйлар" дигән әйтем дә бар. Имам-мөхтәсиб ул һәрвакыт яхшы киенергә, тукланырга һәм яхшы машиналарда йөрергә тиеш. Хәзер без барыбыз да бик әйбәт яшибез. Кайсыгыз ач, кем ялангач?

Әмма дин әһелләренең нияте байлык туплау түгел, динебезне, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау. Безнең төбәгебезне үз итеп, яшәгән җирләреннән кубып килгән өчен Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка да, Айгөл абыстайга да Аллаһының рәхмәте яусын. Чын күңелләре белән хезмәт иткән хөрмәтле затларыбызны рәнҗетмик! Мин ир-атларны гаепләргә җыенмыйм, шулай да ошбу кара ялага каршы да хатын-кызларыбыз күтәрелеп чыкты. Кешелекле затлар бар әле, Аллага шөкер. Дин кардәшләрем! Зөлхия, Зәйнәп, Әминә, Миләүшә, Мәрьям, Мәгъсүмә, Нәфисә! Гомерегез буе рәхәт яшәгез! Аллаһы Тәгалә сезне афәтләрдән сакласын!

Яраткан газетамда гаделлек хисе белән сугарылган бу хатның басылуына сөендем. Алга таба да "Әлмәт таңнары"на язылачакмын, укыячакмын.

Реклама

Сафия Кәримова

Нәдер авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: