Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйдә бәйрәм итәргә чакырды

Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен РФ Президенты Владимир Путин мөселманнарны Ураза гаетен өйләрендә билгеләп үтәргә өндәде.

Бу турыда Россия Президенты Дагыстан Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм вәкилләре белән киңәшмәдә хәбәр итте.

«Хәзер барлык мөселманнар өчен изге Рамазан ае, Ураза ае бара. Быел ул 24 апрельдә башланды, ә бу атнада, 23 майда Ураза бәйрәме белән тәмамланачак. Республикада бу бәйрәмгә мөнәсәбәтне, гореф-гадәтләрне саклауларын беләм. Дин әһелләре ислам динен тотучыларны бәйрәмне өйдә билгеләп үтәргә, бергәләп намаз укудан һәм дуслар, зур компанияләр белән бергә җыелу традициясеннән баш тартырга чакыра. Бу үтенечне ишетерләр дип өметләнәм», — диде Владимир Путин.

Фото:kremlin.ru

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса