Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Фитыр сәдакасен кемгә, нинди күләмдә бирергә тиеш?

Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул Һиҗринең икенче елында - Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ.


Әнәс бине Мәликтән килгән хәдистә болай диелгән: «Рамазан уразасы җир белән күк арасында эленеп тора, һәм фитыр сәдакасын биргәннән соң гына ул күкләргә ашачак» (Имам Дайлами).
Фитыр сәдакасы кемнәргә бирелә?

Фитыр сәдакасын 8 төр кешеләргә бирергә була. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә аларны санап үтә: «Сәдака (зәкят) Аллаһтан бер фарыз буларак, бары тик юксылларга, мескеннәргә, (зәкят эшләрен башкаручы) йомышчыларга, күңелләре (Исламга) ятканнарга, (иреккә чыгу өчен җан аткан әсирләргә) колларга, бурычка батканнарга, Аллаһ юлында көч сарыф итеп, җиһадта катнашканнарга, юлчыларга бирелергә тиеш. Аллаһ барысын да бик яхшы белеп торучы һәм хикмәтләр ияседер». ("Тәүбә" сүрәсе, 60 нчы аять).

  • Фәкыйрьләр - нисаб күләмендә байлыгы булмаганнар;
  • Мескеннәр - яшәр өчен бернәрсәсез кешеләр;
  • Зәкят җыю һәм түләү белән шогыльләнүчеләр;
  • Күңелләре Исламга ятканнар, тик әле ныклап торып дингә кереп китә алмаучылар (күңелләрен йомшарту һәм икеләнүләрен бетерү өчен);
  • Коллар;
  • Бурычка батучылар (бу бурыч хәләл эш өчен алынган булу шарт);
  • Аллаһ юлында булып, Исламны җәелдерүдә көч түгүчеләр;
  • Өйләренә кайтырга акчасыз калган юлчылар.

Фитр сәдакасе бүлеп түләнелми, аны бары бер кешегә генә бирәләр. Бирер алдыннан, күңелдән бу фитр сәдакасе, дип ният кылына, әмма моны кычкырып әйтү шарт түгел. Аны азык-төлек белән яки акчалата түләргә мөмкин.

Фитыр сәдакасын түләгәндә түбәндәге кешеләргә өстенлек бирелә:

  • Бертуган абый-апалар, аларның балалары;
  • Әти яки әни ягыннан апалар, абыйлар;
  • Башка туганнар;
  • Күршеләр;
  • Үз районыңның фәкыйрьләре;
  • Үз шәһәреңнең фәкыйрьләре;


Фитыр сәдакасе түбәндәге кешеләргә бирелми:

  • Әти-әнигә, әби-бабайга (без аларны болай да тәрбияләргә бурычлы);
  • Улыңа-кызыңа, аларның балаларына;
  • Нисаб күләмендә маллары булганнарга;
  • Мөселман булмаган кешеләргә;
  • Иреңә, хатыныңа;
  • Пәйгамбәребез с.г.в. гаиләсенә, нәселенә.

Фитыр сәдакасен кайчан түләргә?

Бу сәдакане Рамазан аенда түлиләр. Шулай да иң кулай вакыт булып - Ураза бәйрәм көне, бәйрәм намазына кадәрге вакыт санала.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы 2017 елга Фитырның күләмен - арпа белән 100, йөзем белән 600 сум дип исәпләде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса