Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗәнов балаларны сөендерде

3 сентябрьдә имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт балалар йортына барып, нәниләрне яңа уку елы белән котлады һәм мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр өләште.

Әлеге сәяхәте барышында ул балалар йорты директоры Наҗия Мортазина белән дә аралашты. Бүген биредә элеккеге еллар белән чагыштырганда балалар саны күпкә кимегән. Соңгы ике елда гына 70 бала гаиләле булган.

Балаларга Фәһим хәзрәт белем алуның әһәмияте, укытучыларга, тәрбиячеләргә хөрмәт күрсәтүнең әҗере турында сөйләде. Шулай ук ул балалар йортына ярдәм күрсәтеп торачагы турында ассызыклады. Имам-мөхтәсиб тараткан бүләкләргә һәм баллы күчтәнәчләргә балалар аеруча сөенде.

Әлмәт мөхтәсибәте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса