Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ: «Ярдәм итмәскә дигән әмер юк» [+ФОТОЛАР]

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән матбугат конференциясенең узуы аның күптән түгел әлеге урынга яңа срокка сайлануы белән бәйле булды.

Коръән сүрәләрен укудан башланып киткән очрашу әкренләп мөхтәсибәт тарафыннан эшләнгән күләмле эшкә барып тоташты.

- Дин дигәндә халык гореф-гадәтләрнең үтәлешен генә күзалларга ияләшкән, ә бит Ислам дине - ул яшәешнең тулы кануннарын үз эченә сыйдыра. Беренче чиратта дин аша олысында да, кечесендә дә күркәм фигыль, яхшы холык тәрбияләргә тиешбез, - ди Фәһим хәзрәт.

Чыннан да, Фәһим Әхмәтҗановның шәһәр һәм районга билгеләнеп, тулы булмаган 4 ел эчендә мөхтәсибәт тарафыннан башкарылган эшләре башкаларга үрнәк булырлык. Республика районнары арасында сукыр яки күз күреме начар булган кешеләр белән эшне иң беренче итеп бездә башлап җибәрәләр - андый әлмәтлеләр өчен атнасына бер тапкыр дин сабаклары бирелә. Алар өчен махсус Коръән китабы да бар. Моннан тыш, мохтаҗлар өчен даими ярдәм җайга салына.

- Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә әйткән: әгәр дә ярдәм сорап килүчегә ышанасыз икән, аңа күпләп ярдәм күрсәтегез, әгәр дә ышануыгыз юк икән, аларга азрак ярдәмләшегез. Ярдәм итмәскә дигән әмер юк. Шулай булгач мөрәҗәгать итүчеләрне кире борып җибәрергә хакыбыз юк. Ел саен Рамазан аенда җыелган фитыр сәдакаларын без үзәкләштереп, мохтаҗларга бүлеп бирәбез. Аларны урынга чыгып та билгелибез, республикада уздырылган бер генә хәйрия акциясеннән дә читтә калмыйбыз. Үзәк һәм «Аксу» мәчетләре каршындагы кибеттә ятим һәм фәкыйрьләр өчен кирәк булган мөһим азык-төлек продуктлары киштәләре булдырдык, чын мәгънәсендә мохтаҗ булучылар шуннан килеп ризыклана ала. Аны тулыландырып торуга теләге булган һәркем катнаша ала. Бу эшне мөхтәсибәтнең яшьләр комитеты оештырып җибәрде, - дип сөйли имам-мөхтәсиб.

Бүген халык дингә килсен өчен дин әһелләре үзе халыкка чыга. Шәһәр күләмендә оештырыла торган Рамазан һәм Корбан гаетләренең мәдәният һәм ял паркында зурлап уздырылуы - шуның ачык мисалы. Моннан тыш, районның мәгариф идарәсе белән алып барылган әдәп-әхлак дәресләре, тематик очрашулар, укытучылар, ата-аналарның дин әһелләре белән түгәрәк өстәлләр, тематик конференцияләрдә очрашып торуы да шул күләмле эшнең бер тармагы. Теләге булган әти-әниләр балаларын Әлмәт Ислам мәдрәсәсе каршында оештырылган махсус курсларга йөртә. Биредә аларга Ислам дине нигезләрен сабыйларга аңлаешлы уен формасында бирергә тырышалар. Бу эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәгән - әлмәтлеләр Коръәннең 6/1 өлешен яттан белүче баласы белән горурланып сөйли ала. Шунда ук җәйге ял да оештырылган. Рухи сәламәтләндерү үзәгендә быел 200 дән артык бала ял итә алачак.

Очрашу барышында шулай ук Хаҗ турында да сүз барды. Быел изге сәфәргә мөхтәсибәт аша гына да 20 дән артык кеше җыенган. Узган ел алар икеләтә ким булган.

- Чираттагы Корбан бәйрәме 1 сентябрьгә туры килә. Бу көнне мөэмин-мөселманнар өчен бәйрәм намазы, махсус мәйданда корбанлык маллар сату һәм аларны чалу оештырылачак. Әлбәттә, бу көнне шәһәр паркында әлмәтлеләр һәм кунаклар өчен зур сыйлы бәйрәм оештырылачак. Район башлыгы Айрат Хәйруллин инициативасы белән ул сый дөя итеннән дә булырга мөмкин, - ди Фәһим хәзрәт.

Сүз уңаеннан, быел үзәк мәчет ачылуына 20 ел тула. Бу датаны мөхтәсибәт зурлап уздырырга җыена. Иң мөһиме, бәйрәмгә мәчетнең яңартылуы көтелә - нефтьчеләребез әнә шундый бүләк әзерли.

КЫСКАЧА

  • Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларыннан экскурсия белән килгән нәниләр өчен мәчетләрнең һәрвакыт ачык булуы да тәрбия мәсьәләсендә зур адым. Узган уку елында гына да Үзәк мәчеттә 1000 нән артык сабый булып, биредәге хозурлык белән танышкан.
  • Рамазан гаетендә «Татнефть» ААҖ ярдәмендә оештырылган бәйрәмдә балаларга аттракционнарда күңел ачу өчен 2500 дән артык билет өләшенгән.
  • Бәйрәм һәм җомга намазларына Үзәк мәчеткә һәрдаим 800-1000 кеше җыела. 4 ел элек бу сан 3-4 тапкырга ким булган.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса