Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Джиу-джитсу буенча Мәрҗани исемендәге ярышка ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла

23 февральдә “Ак барс” көрәш сараенда ачылачак турнирда ир-атлар арасында төп бүләк буларак хаҗга юллама уйнатылачак.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышлары ир-атлар һәм хатын-кызлар (2000 ел һәм 2000 елга кадәр туганнар) арасында оештырылачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышлары 23 февраль көнне “Ак барс” көрәш сараенда ачыла. Узган елдагы кебек, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында Татарстанның рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗга юллама да уйнатылачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

  • Шиһабетдин Мәрҗани - татар галиме, мәгърифәтче. Ул атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле. 

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш.

Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

  • Үткән ярышларда 2018 елда төп бүләккә 25 яшьлек казанлы Фәрит Кадыйров лаек булган иде. Ул 56 кг үлчәү категориясендә җиңү яулады. Моннан тыш, ярышта барлык җиңүчеләргә һәрбер үлчәү категориясендә кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса