Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Быел Хаҗ сәфәренә кагылышлы яңалык

Рушан хәзрәт Аббясов электрон визалар туроператорлар эшен җиңеләйткәнен билгеләп узды.

Быел Хаҗ сәфәрен оештырудагы яңалыкларның берсе виза алу белән бәйле. Согуд Гарәбстаны Илчелегенә паспортларны күрсәтмичә дә виза алу мөмкин булачак. Бу хакта бүген Мәскәү-Казан-Симферополь шәһәрләрен тоташтырган, Хаҗга багышланган видеокүпердәсөйләделәр.

“Элек Мәскәүгә илчелеккә паспортларны тапшыру кирәк булса, быел бу процесс гадиләште. Визаларны электрон рәвештә алабыз”, - диде “ТР МДН Хаҗ" рәсми хаҗ-операторы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов.

Россия мөфтиләр советы рәисе урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөхтәсибәте рәисе Рушан хәзрәт Аббясов электрон визалар туроператорлар эшен җиңеләйткәнен билгеләп узды. “Мәскәүдә илчелеккә барып җитү кыен түгел, ә төбәкләрдән коллегаларга башта тапшырырга, аннары кире алырга туры килә иде. Хәзер җиңелрәк булачак”, - диде.

Фото: Шамиль Садыков/архив

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса