Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Болгар ислам академиясе Әл-Әзхәр Университеты белән хезмәттәшлек итәчәк

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әл-Әзхәр ислам дөньясында иң абруйлы мәгариф үзәге санала.

Рөстәм Миңнеханов Әл-Әзхәр Университеты вәкилләрен Татарстан Республикасына килергә һәм 922 елда Идел Болгарында Ислам кабул итүне бәйрәм итүгә багышланган Изге Болгар җыены чараларында катнашырга чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре кысаларында дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әл-Әзхәрдә булды.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

«Мисыр Россия мөселманнары өчен гыйлемлелек һәм мәгърифәт үзәге булып тора. Әль-Әзхәр ислам дөньясында иң абруйлы мәгариф үзәгеннән санала. Татарлар өчен ул һәрвакыт иң мөһим ислам белемнәре чыганагы булып торды. Безнең дин галимнәре Зыя Камали, Муса Бигиев монда белем алганнар һәм үз өммәтләренә намус белән хезмәт иткәннәр», - диде Рөстәм Миңнеханов Әль-Әзхәр Университетында шәех Салих Әббәс белән очрашуда.

Ике як мәгариф һәм фәнни багланышларны ныгыту турында фикер алышты.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

Татарстан Республикасы делегациясе составында Әль-Әзхәр Университетына Болгар ислам академиясе президенты Камиль Исхаков һәм ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия ислам институты вәкилләре дә булды. 

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Арабскую Республику Египет

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/15/173442/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса