Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Бишмунча авылында вәгазь киче узды

23 гыйнвар көнне Әлмәт мөхтәсибәте Бишмунча авылында вәгазь киче уздырды.

Чара   Бишмунча авыл советы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы  белән берлектә уздырылды.

Авыл Мәдәният йортына җыелган авыл халкын  Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов  сәламләде. Ул дога кебек мөһим төшенчәләр турында вәгазь укыды, дога кылуның файдасы һәм аның кыйммәте турында сөйләде.

Чараны балалар чыгышы, халык иҗаты күргәзмәсе һәм чәй табыны бизәде.

Авыл халкы фикере буенча очрашу җылы, күңелле атмосферасында узды.

Фото:Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса