Беренче төркем хаҗилар кайчан кайтар?
Инде 2 октябрь көнне Казанга беренче төркем хаҗ кылучылар кайтарга тиеш.
Мәдинәдән самолет 1 октябрьда очачак. Казанның халыкара аэропортына алар 2 октябрь иртәсендә очып төшәчәк. Алар арасында әлмәтлеләр дә бар.
Исегезгә төшерәбез, быел доллар бәясенең артуы аркасында хаҗ кылучылар икеләтә кимеде. Быел хаҗга бару якынча 230-260 мең сумга төшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа