Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Артур Шәйморатов: «Дин кешегә начар ярлык тагудан саклый»

Гадǝттǝ, без мǝчеткǝ йөрүчелǝрне олыгайган, сǝламǝтлеге какшаган бабайлар яки кемнеңдер кушуы буенча гына килгǝн, ияк-яңак тирǝсен Маркс белǝн Энгельсныкы кебек сакал баскан, яисǝ яңа гына ике-өч бөртек төк үсǝ башлаган егетлǝр итеп күрергǝ күнеккǝн.

Барлык мөселманнарны намазга чакырып изге азан яңгырый. Ашыга-кабалана яше-карты мǝчеткǝ ашыга. Чал чǝчле агайлар, бабайлар, кара чутыр таҗик, үзбǝк малайлары...

Өйлǝнергǝ килүче кияү егете кебек ыспай киенгǝн чиста-пөхтǝ таҗик, ǝзǝрбайҗан ир-егетлǝре арасында санаулы гына затлы, эшлекле, зыялы татар ир-егетлǝре күренǝ. Аллаһка баш орып, сǝҗдǝгǝ тезлǝнгǝн, заманча затлы костюм кигǝн, галстук таккан эшлекле татар ир-егетлǝре ихтыярсыздан кызыксыну уята. Кемнǝр соң бу кешеләр? Аларны нǝрсǝ монда китергǝн? Затлы офисларда, затлы креслоларда утыручы эшлекле ир-егетлǝрне тезлǝнергǝ нǝрсǝ мǝҗбүр итте икǝн? Димǝк, белемле, укымышлы кешелǝр дǝ Аллаһка баш ора икǝн, бу юкка түгел...

Бу сораулар миңа күптǝн тынгылык бирмǝде. Һǝм мин миллǝтнең асыл егетлǝренең берсенǝ мөрǝҗǝгать иттем. Аның белǝн булган сөйлǝшүне сезгǝ дǝ тǝкъдим итǝм. Бу ǝңгǝмǝ күплǝрнең дингǝ, мөселманнарга булган мөнǝсǝбǝтен уңай якка үзгǝртер дип уйлыйм.

- Сез дини гаилǝдǝ үстегезме?

- Намаз укымасалар да, Аллаһның барлыгына ышанган гаилǝдǝ үстем.

- Гаилǝгездǝ барыгыз да дин тотасызмы?

- Хатыным ышана, тик ǝлегǝ намаз укымый. Аллаһтан вакыт җитмǝгǝндер. Мин мǝҗбүрилǝмим, кысырыкламыйм. Кеше моңа үзе килергǝ тиеш.

- Балага дини тǝрбияне кайчан бирǝ башларга кирәк?

- Тугач та. Исем кушудан ук башлана ул дини тǝрбия. Игезǝк балаларыбыз бар, Аллаһ безгǝ малай да, кыз да бирде. Аларга хǝзер 4 яшь. Кайчакта алар да намаз укыганда минем янга басалар.

- Кайчан дин белǝн кызыксына башладыгыз? Нǝрсǝ этǝргеч бирде?

- 10 нчы класста укыганда, 17 яшьтǝ мǝчеткǝ кызыгып килдем. Яшүсмер малайга бөтен нǝрсǝ кызык иде. Мǝчеттә мөселманнарның яшǝү рǝвешлǝрен күргǝч, миңа бу ошады. Аларның дөрес яшәвен аңладым. Исламның нигезе нык икǝнен тойдым. Шуңа күрǝ дин өйрǝндем. Айсбергның өстен генǝ түгел, аның астын да өйрǝнергǝ кирǝк. Мǝчеткǝ йөри башладым. Казахстаннан килгǝн көрǝш буенча спорт мастеры булган, 3 нче курста укучы бер шǝкерт мине гарǝп теленǝ, Коръǝн өйрǝтте. Милиция лицеенда да укыдым, параллель рǝвештǝ монда килеп дǝрес алдым. Бер елда бер дҗүз Коръǝнне ятладым. Бу шǝкертлǝрнең 1 еллык нормалары. Моны, ǝлбǝттǝ, соңыннан гына белдем. Дөньяви белем белǝн динне берьюлы өйрәндем, лицейны гел «бишле»гә генǝ тǝмамладым.

- Дусларыгыз арасында дин тотмаучылар яки башка дин вǝкиллǝре бармы?

- Бар. Иң якын дусларым, әлбǝттǝ, мөселманнар. Алар белǝн кызыксынулар, мавыгулар уртак. Буш вакытларны бергǝ үткǝрǝбез. Лицейда укыган дустым урыс миллǝтеннǝн иде. Ул чукынган, христиан динен тота, чиркǝүгǝ йөри. Аңа карап кына безнең мөнǝсǝбǝтлǝр үзгǝрмǝде, дус булып калдык.

- Дини гыйлем алдыгызмы?

- Юк, әмма телǝгем бар, тик ǝлегǝ вакыт җиткерǝ алмыйм, Аллаһтан вакыт җитмǝгǝндер. Мǝдрǝсǝдǝ бирелǝ торган гыйлем үзенең системага салынганлыгы белǝн аерыла. Үзлегеңнǝн өйрǝнгǝндǝ син өзек-өзек кенǝ өйрǝнǝсең.

- Ислам дине адǝм баласын шактый гына дөнья лǝззǝтеннǝн тыя. Сезнең йомшаклык күрсǝтеп, дөньяви лǝззǝткǝ алданганыгыз булдымы?

- Мин мǝктǝптǝ укыганда ук эчеп-тартып, дискотекаларга йөргǝн кеше түгел идем. Дусларым шактый шук, хǝтта хулиганраклар иде. Лǝкин мин аларга карап кына тǝмǝке тартмадым, эчмǝдем. Яңа дуслар да «без сине өйрǝтǝбез», дилǝр иде. Ә элеккеге дус егетлǝр: «Юк, сез аны өйрǝтǝ алмассыз, ǝ менǝ ул сезне өйрǝтер», ди иделǝр. Чыннан да, 1-2 нче класстан ук тǝмǝке тарткан малайлар минем белǝн аралаша башлагач, 10 нчыларда укыганда тǝмǝке тартуларын ташладылар. Алар ǝле дǝ тартмыйлар. Минем үзǝгем нык.

- Үзегезне үрнǝк алырлык кеше дип саныйсызмы?

- Алай димǝс идем. Чөнки дин тотучы, мөселман ир-егетлǝре арасында миннǝн күпкǝ лаеклыраклар бар.

- Гомерегезнең соңгы көнендǝ нǝрсǝ белǝн шөгыльләнер идегез?

- Минем бу хакта уйланганым бар. Ул бит соңгы дигǝне бер көн генǝ түгел, ǝйтик бер ай булырга мөмкин. Беренче чиратта, туганлык җеплǝрен бутамас идем, соңыннан бǝхǝс булмасын өчен мирасны бүлеп калдырыр идем. Нǝкъ шулай ук яшǝр идем: эшкǝ, күбрǝк мǝчеткǝ йөрер идем, гыйбǝдǝт кылар идем. Берни дǝ үзгǝртмǝс идем.

- Сез нǝрсǝдǝн куркасыз?

- Дөньяви яктан бернǝрсǝдǝн дǝ, үлемнǝн дǝ курыкмыйм. Эшлǝгǝн эшем, кылган гамǝлем дөрес булдымы, соңгы сулышымда нинди сүзлǝрем булыр, Лǝ илǝхе иллǝ Аллаһы кǝлимǝсен ǝйтǝ алырмынмы дип уйлаганым бар. Менǝ шуңардан гына куркам.

- Мөселман булуыгыз дөньяви хезмǝт белǝн шөгыльлǝнергǝ комачауламыймы?

- Юк, киресенчǝ җиңелек бирǝ. Дин тотмаган, намаз укымаган кешелǝр ничек яшилǝр, ничек чǝчлǝре агармый икǝн дип гаҗǝплǝнǝм. Эш, дөнья – ул бит стресс. Чөнки бөтен җирдǝ алдашалар. Ә динне белгǝн, мөселманча яшǝү рǝвеше алып барган кеше андый дөньяви ǝйберлǝрне җиңел кичерǝ.

- Хезмǝттǝге уңышларыгызны Аллаһка ышану белǝн бǝйле дип саныйсызмы?- Һичшиксез. Бу уңышлар кешедǝн генǝ тормый, Аллаһтан бирелǝ. Кайбер кешегǝ власть бирелǝ, кемгǝдер - акча, аң, гыйлем. Болар барысы да

сынау өчен. Минем һөнǝрем бик күп уйлауны, фикерлǝүне талǝп итǝ. Аллаһ миңа моны кешелǝргǝ булышу өчен бирде. Мин арадашчы.

- Татар яшьлǝре бүген дингǝ я килми, килгǝне эшлǝмичǝ Аллаһ бирер дип ята, яки дөньядан ваз кичеп, ахирǝтне генǝ уйлый. Сез моны ничек бǝялисез?

- Бу дөрес түгел. Мөселманнар мǝчеттǝ дисбе тартып утырырга тиеш дип уйлап, ялгышалар. Киресенчǝ булырга тиеш. Мөселман тырышырга, үрнǝк булмаса да, шуңа омтылырга тиеш. Үзеңнең эш-гамǝлең белǝн ничек яшǝргǝ тиешлекне күрсǝтергǝ кирәк. Мөселман вакыты җиткǝч, өйлǝнергǝ, үзенең дǝ, хатынының да исǝнлеге, байлыгы булса, балалар табарга, эшчǝн, тырыш, сабыр булырга тиеш. Соңгы сулышка кадǝр укырга, гыйлем алырга кирәк.

- Сез нинди кешене үзегезнең дошманыгыз дип санар идегез? Ни өчен?

- Юк, мин кемне дǝ булса дошманым дип саный алмыйм. Гǝрчǝ ул мине үз дошманы дип санаса да. «Дошман» дигǝн кеше иртǝгǝ Аллаһ юлына басарга, миннǝн дǝ ǝйбǝтрǝк булырга һǝм Аллаһ каршында дǝрǝҗǝсе югары булырга мөмкин. Мин кешелǝр арасында дошман күрмим.

- Тǝнкыйтьне ничек кабул итǝсез?

- Кабул итǝм. Зирǝклек бит ул тормыш тǝҗрибǝсе белǝн килǝ. Олы кешелǝрдǝ ул җитǝрлек. Шуңа да мин бигрǝк тǝ өлкǝннǝрнең тǝнкыйтен кабул итǝм.

- Мөселман ир-атына тиеш бөтен талǝплǝрне дǝ үтǝп яши аласызмы?

- Тырышам. Аламмы-юкмы - анысы соңрак билгеле була инде.

- Сезгǝ дин нǝрсǝ бирǝ?

- Беренчедǝн, ул үз-үзең белǝн гармониядǝ яшǝү, дөнья хǝллǝрен аек акыл белǝн аңлап, бǝялǝү мөмкинлеге бирǝ. Икенчедǝн, кешелǝрнең кылган гамǝллǝрен аңларга, аларны акларга ярдǝм итǝ. Дин, беренче чиратта кеше эшлǝгǝн адымның сǝбǝбен аңларга өйрǝтǝ, аларга ниндидер начар ярлык тагудан саклый. Бу миңа һөнǝри яктан да файда бирǝ. Эш буенча җиңǝм дип тырышмыйм, ике якны да килештерергǝ тырышам. Законнар бит буш җирдǝ барлыкка килмǝгǝн. Аларның нигезендǝ дин (исламмы, христианмы), ǝхлак, йола ята. Мин кешегǝ исламны мǝҗбүри такмыйм. Кеше үзе кызыксына икǝн, аңлатам.

Рәфкать Шаһиев

 

Шǝйморатов Артур Марсель улы. 1987 елда Әлмǝт шǝһǝрендǝ туган. 15 нче мǝктǝптǝ, милиция лицеенда укыган, Россия мǝхкамǝ академиясен кызыл дипломга тǝмамлаган. Юрист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса