Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Аллаһы Тәгалә гашурә көнендә ураза тотучының гөнаһларын гафу итә

Быел Гашурә көне мөхәррәм аеның унынчы көненә - 30 сентябрьгә туры килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) бу көнне ураза тоткан.

Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр: «Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне һәм Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз», - дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез аларга: «Сезгә караганда, Муса пәйгамбәр безгә якынрак», - дигән һәм шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Әмма иң хәерлесе - гашурә көнендә генә түгел, аннан алдагы көндә дә яки аннан соңгы көндә дә тоту. Рәттән өч көн ураза тоту да дөрес. Мөхәррәм аеның 9, 10 һәм 11нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.


Быел ул 29, 30 сентябрь һәм 1 октябрь көнне була. Аллаһы Тәгалә гашурә көнендә ураза тотучының гөнаһларын гафу итә.


Пәйгамбәребез: «Мөхәррәм аеның гашурә көнендә ураза тотып, мин Аллаһыдан гөнаһларымны кичерүенә өметләнәм», - ди.

Бу көн күп кенә пәйгамбәрләрнең зур афәт һәм бәлаләрдән котылулары белән дә истәлекле.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса