Әлмәт таңнары

Ачуланганда укый торган дога

Кеше көндәлек тормышта төрле сәбәпләр аркасында кәефсезләнер, кызып китәр, ачуы чыгар. Бу халәте кешегә эштә дә комачау итәр. Мондый вакытта түбәндәге дога укылыр:

اللهم اغفر لي ذنبي واذهب غيظ قلبي وأجرني من الشيطان الرجيم

«Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим.»

Реклама

(Аллаһым, гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла.)

Әгәр ачуы узмаса, мөмкинчелек булса, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм Инширах сүрәсен укырга кирәк. Югарыда китерелгән доганы да кабатларга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 24 май 2020 - 20:49
    Без имени
    اللهم اغفر لي ذنبي واذهب غيظ قلبي وأجرني من الشيطان الرجيم «Аллааһүммәгъфир лии зәнбии үә әзһибе гайза кальбии үә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим.» Тулырак: http://almet-rt.ru/news/din/achulanganda-ukyy-torgan-doga