Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Тәсбих, фарыз яки сөннәт намаздан соңмы?

Безгә язалар

Сорау-җавап

Хөрмәтле «Әлмәт таңнары» редакциясе! Безнең әбиләр арасында аңлашылмаучылык килеп чыкты. Сорау менә мондый: тәсбих, фарыз яки сөннәт намаздан соңмы? Мин үзем сөннәт намаздан соң дип укыдым. Намазның сөннәте булмаса фарыздан соң. Ифтарларда, берсе фарыздан соң, берсе сөннәттән соң дисбе тарта, диңгез чайкаламыни. Берсе утыра, берсе намаз укый, аптыраган. Газета аркылы дин әһеле аңлатма бирмәсме?

Мөслимә апагыз

 

Бердәмлекне саклау Раббыбыз өчен өстенрәк

«Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дигәндәй, «укымышлылар», «өйрәтүчеләр» бик күп хәзер. Күп булуы, әлбәттә, начар түгел. Адәм баласы гомер буе белемгә омтылып яшәргә тиеш. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә дә «Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем эстәү тиеш» диелгән. Без дә, Мөслимә ханымның соравына җавап бирүне үтенеп, Әлмәт районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга мөрәҗәгать иттек.

 

Әйе, бу күп кешеләрне борчый торган мәсьәлә. Бездә барлыгы дүрт мәзхәб. Безнең мәзхәбебезнең имамы Әбү-Хәнифә. Имамнар да, мәзхәбләр дә барысы да дөрес, барысы да хөрмәтле, Аллаһка якын булган бәндәләр. Ләкин төрле мәзхәбләр төрле хәдискә таянганлыктан һәм фикх (исламское право) мәсьәләсендә төрле карашлар туа. Ләкин галимнәр арасында бервакытта да мондый низаглар булмаган. Алар бу мәсьәләне бүтәнчә кабул иткән. Без гыйлем җитмәгәнлектән фанатизмга, максимализмга ияреп, «минеке генә дөрес» дияргә яратабыз.

Безнең Хәнәфи мәзхәбендә зекер-тәсбих сөннәттән соң каралган. Аның дәлиле бар. Хәтта пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәләл җефете Гайшәдән хәдис китерелә. «Пәйгамбәребез кайбер намазларда зекерләрне фарыздан соң, кайбер намазларда сөннәттән соң кыла иде». Иртәнге намазда фарыздан соң була, чөнки ике рәкәгать сөннәте баштан укыла. Өйләдә - сөннәттән соң, икендедә фарыздан соң, ахшамда, ястүдә сөннәттән соң. Әгәр дә без сөннәттән соң зекер кылабыз икән, ул вакытта без хәдискә туры киләбез. Шундый хәдис бар, пәйгамбәребез әйтә, «Кем дә кем фарыз намазыннан соң Аятел-көрси укыса, аны җәннәткә керүдән үлем генә тыеп тора» ди. Китаплардан галимнәрнең, «Фарыздан соң Аятел-көрси уку, тәсбих тарту хәерлерәк булып тора» дигәнен укыган яшьләр, кайбер кешеләр шушы фикерне алдылар да, фарыздан соң кыла башладылар. Ләкин бу безнең арада бердәмлекне какшата башлады. Бу матур күренеш түгел. Барыбыз да бергәләп фарыздан соң сөннәтне укып, бергәләп зекер, дога кылсак бу хәерлерәк булып тора. Без бу хакта үзебезнең вәгазьләребездә дә, хөтбәләребездә дә сөйлибез. Ләкин, кызганычка каршы, интернеттан карап, хикмәтләре җитмәгән кайбер кешеләр бердәмлек турында уйланмыйлар.

Коръәндә шундый аять бар: «Аллаһының диненә, Аллаһының җебенә тотыныгыз һәм фирка-фирка (партия) аерылып китмәгез» дигән. Безгә мөселманнарның бердәмлекләрен саклап калу Раббыбыз өчен дә, пәйгамбәребез өчен дә өстенрәк булып тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса