Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәт районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинның Ураза гаете белән котлавы

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!

 

Һәркайсыгызны мөкатдәс көн, бөек бәйрәм - Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Гайдел-фитыр, ягъни Ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк булып, алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәм көннәрен шатлык белән күрергә насыйп булсын. Бөек Раббыбыз күңелләребезне мәңгелек иман нуры белән нурландырсын иде! Адашуда булганнар һәм начар юлга эләккәннәр, һушына килеп, ошбу дөньяга акыл күзе белән баксыннар өчен, рәхим-шәфкатьләреңне, ярдәмнәреңне бирсәң иде! Аллаһ Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде.

Әлмәт районы мөхтәсибе, имам-хатыйб

Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин

 

Ураза бәйрәме - бик шатлыклы, сөенечле көн

Тарих

Аллага шөкер, Аллаһның кушканнарын үтәдек, нәфесләребезне тыя алдык, изге Рамазан аенда ураза тоттык дип шатланабыз һәм изге гамәлләребезнең кабул булуына өметләнәбез.

Беренче гает намазын сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәлам һиҗринең икенче елында (милади буенча 624 нче елда) үткәргән һәм ул Ураза гаете намазы булган. Рәсүлебез галәйһиссәлам гает намазларын бер тапкыр да калдырмаган. Гает намазын уку - ул Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нык сөннәтләреннән, ягъни ваҗиб гамәл булып тора.

Әбу Һөрәйрә дигән сәхабә (Аллаһ аннан разый булсын!): «Гаетләрегезне тәкбир белән зиннәтләгез», - дигән.

Аллаһның рәсүле галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә әйткән: «Кем дә кем гает көнендә 300 тапкыр «Сөбхәнналлаһи вә бихәдиһи» дип әйтсә һәм шушы зекер савабын мәетләргә багышласа, һәр кабергә мең нур керер, әгәр инде үзенең әҗәле җитсә, аңа да Аллаһы Тәгалә мең нур яктыртыр» (Имам Газзали китабыннан).

Мөбарәк рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, начар гадәтләрдән арынып, нәфесләребезне тыеп, изгелекләр кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде.

Әгәр үзебезне мөселман дип саныйбыз икән, рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, Аллаһ Раббыбызга шөкер итүләребезне изге ай тәмамлангач та дәвам итсәк иде, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса