Күлмәгем килешкәнме, кершәнем шәп төшкәнме...
Рамазан ае унике айның иң изгесе. Бу айда Коръән иңә башлаган, Аллаһыбыз Ураза тотуны фарыз иткән, Кадер кичен билгеләгән.
Ләкин һәр елны Рамазан аенда ифтарларга бәйле төрле бәхәсләр, матур булмаган фикерләр ишетергә туры килә.
Бүген бөтен тормышыбыз уч төбендәге кебек. Кая барган, кем белән булган, нишләгән. Алай гына да түгел, сүз бер хәл, һәр гамәл фотосурәт, видеоязма белән беркетелеп барыла. Соңгы берничә елда үткәрелә торган ифтарлар, шуларны яктырткан фотосурәтләр ватсап төркемнәрендә, интернет челтәрләрендә күпләп таралып, кешеләрдә ризасызлык тудыра башлады. Әгәр дә тәнкыйтьләп сүз әйтсәң, сине инде дингә каршы булуда гаепләп, «Аллаһтан узып сөйлисең, бер Аллаһ белүче» дип авызны томаларга тырышалар. Сез белгәнне генә мин күптән киптереп элгән. Сүз дә юк, бер Аллаһ белүче. Ләкин шул сүз артына яшеренеп, килешмәстәйне эшләү дә матур түгел бит. Бөтен нәрсәнең дә бит чамасы бар.
Әлбәттә, изге Рамазан аенда тырнак астыннан кер эзлисең дип, мине гаепләүчеләр булыр. Шулай да... Элек, без кечкенә чагында, «укый-укый җенләнгән» дигән сүз бар иде. Монда да «Хотели лучше, получилось как всегда» булып чыкмыймы соң? Күп очракта, үзебезнең традицион ислам дип әйтергә яратабыз. Ә кайвакыт башкаларга ияреп китәбез, үткәрелә торган чараның, гамәлнең төп асылыннан читкә китеп барабыз кебек шикелле тоела...
Рамазан ае - айларның солтаны, ул мөэмин-мөселманнарга чистарынырга мөмкинлек бирә торган ай. Чистарынабызмы соң? Әйе, мин беләм, шулкадәр ихластан, Аллаһ ризалыгын алу, Аллаһының рәхмәтенә ирешер өчен, уразам бозылыр дип, ялгыш бәндәчелек белән кеше гайбәтенә керүдән куркып, телефоннан да бик сак кына, сирәк кенә сөйләшүчеләрне. Андыйлар гадәттә үзләренең намазлы, уразалы икәнен дә кешегә бик әйтеп тормыйлар, кычкырып йөрмиләр. Авыз ачкан вакытта да күбрәк гаиләсе, балалары, оныклары белән булып, үзенең гамәле белән үрнәк күрсәтеп, тыйнак кына авыз ачалар. Артык күп сөйләшми догада булалар.
Без хәзер күбрәк мода куабыз, шоу ясыйбыз. Ялгышмасам, сәдака турында «уң кулың биргәнне сулы күрмәсен» дигән мәгънәдәге хәдис бар. Ә безнеке хәзер киресенчә - «күрсеннәр, ишетсеннәр, белсеннәр». Сәдаканы гына түгел, уразалы, намазлы булуыбызны, авыз ачарга баруны, ягъни заманча әйтсәк, ифтарга баруны дөньяга кычкырабыз. Югыйсә бөтен имамнарыбызның вәгазьләрендә: « Кеше күрсен, башкалар мине уразалы дип әйтсеннәр өчен генә йөрсәк, монысы бигрәк тә гөнаһлы», - диелә.
Уразаның асылы ул - кешенең яхшылык эшләргә омтылуы, башкаларга җылы сүз, яхшы мөгамәлә белән булышуы, бүтәннәрне кайгыртуы. Ураза тоту турында «Ураза көннәре санаулы! Әгәр хасталык, яки картлык сәбәпле тота алмаса, мескенне ашатсын. Бер кеше урынына күбрәк мескенне ашатса артыгы үзенә хәерле» диелгән. Димәк, бу айда булса да, байлар-ярлылар дигән төшенчә булмаска тиеш. Бу айда гына булса да Аллаһ каршында син зур түрә, бизнесмен, депутат, бай хатыны булуыңны онытып, синең офиста идән юа торган Бибинур апа белән, моңа кадәр син ирен читеңә мыскыллы елмаю элеп кенә караган слесарь Рәшит белән бертигез булып, бер өстәл артында утырып авыз ач! Никтер алай түгел. Ник соң без һаман Аллаһ каршына барганда да арткы ишектән, чиратсыз гына савап эшләргә тырышабыз?!
Рамазанның асылы - рухи яңару. Мөселманнар, кайбер кагыйдәләрне һәм тыюларны үтәп, Аллаһны яратуларын күрсәтү өчен, тәүбәгә килергә, гаделрәк һәм мәрхәмәтлерәк булырга өйрәнә, вәсвәсә һәм теләкләрне җиңәргә омтыла. Бу вәгазьләрдә шулай язылган. Мода күрсәтү ифтарлары, яисә дресс-код белән, фәлән төсле киемнән, төгән төсле кимнән килергә дип таләп куеп үткәрелгән ифтарларның нияте нәрсә соң алайса? Үз товарыңа реклама ясау, матурлыкларын күрсәтеп йөргән хатын-кызларның җыелып бер-берләрен карап утыруы - бу нәрсә? Монда кая Аллаһ турында уйлау, кайда дога кылу, кайда бакыйлыкка күчкән ата-бабаң, әбиең, әниең, туганнарың турында уйлап алар рухы өчен дога кылу? Рамазан аенда Аллаһны искә алучылар гафу ителә һәм ихластан дога кылган кешенең догалары кабул була (Мөслим), дигән хәдис бар. Әйтегез әле миңа, менә шундый «тамаша» ифтарларның кайсы җирендә, кайсы өлешендә ихласлыкка урын кала соң? Кайсы җирендә соң адәм баласы Аллаһка якыная? Шулай диюгә, я «Аллаһ белүче» диләр, я инде «ниятең нинди» диләр. Тик нәрсә генә дип әйтсәгез дә, халык моны кабул итми. Чөнки бу тамаша-шоу. Шоу исә болай аңлатыла – тамаша, күрсәтү. Халыкка күрсәтелә торган, чынбарлык белән туры килми торган күңел ачу характерындагы чара.
Габделхак хәзрәт Саматов «Шәригать» китабында «Төрле юк-бар программалар карау уразалы вакытта ураза тотуның савабын киметә, уразага зәгыйфьлек китерә», ди. Вәгазьләрдә исә, ифтар мәҗлесләрендә Аллаһның кушканнарын халыкка җиткереп вәгазьләр сөйләнә, ураза тоту хакында аңлатыла, аннан соң, Аллаһның рәхмәтенә күчкән мәрхүмнәрне искә алып, Коръән аятләре укыла, диелгән.
Әйе, динебездә, сине авыз ачарга чакырганнар икән, барырга, ә сәбәпсез бармый калсаң, гөнаһ була, диелгән. Җәмәгать, сез дөрес аңлагыз, монда авыз ачарга йөрү-йөрмәү турында түгел сүз, ә аның эчтәлеге турында. Халыкта «Юрганыңа карап аягыңны суз» дигән бик акыллы әйтем бар. Бүгенге көндә МХО зонасында егетләребез җылы ризыкка, медикаментларга, саклагыч чараларга, техникага мохтаҗ вакытта тамаша-ифтарларны шул дәрәҗәдә үткәрү кирәкме икән? Әйе, Аллаһ белүче. Кыямәт көнендә Аллаһ каршына баргач: «Син тренинглар үткәреп, мода күрсәткән ифтарда фотога төшеп йөргәндә, бер телем икмәккә, кайнар ашка, бер йотым суга тилмергән егетләр ут астында, салкын окопта ятканын белмәдеңме әллә», дисәләр, ни дип җавап бирербез без?!
Кандалыйлар, Тукайлар, Тинчуриннар барысы да мулла малайлары, барысы да мәдрәсә тәмамлаган, берсе дә динсез, денсез булмаганнар. Бүген ифтарга баручы ханымнар миңа «Зәңгәр шәл»дәге ишан хатыннарын искә төшерде. Хәерле булсын! Хәзер бит без хәерсезенә дә «хәерле» дияргә өйрәндек инде.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа