Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Остаз нәсыйхәтләрен халыкка кайтару юлында

Әлмәт ислам дини мәдәни-мәгърифәт үзәгендә Ризаэддин Фәхреддиннең «Нәсыйхәт» китабы буенча укучылар конференциясе булды

 

Халкыбызның күренекле галиме, атаклы мәгърифәтче Ризаэддин бине Фәхреддиннең күпкырлы иҗаты бездә тирән кызыксыну уята.

Халкыбыз тарихын чагылдырган әсәрләре дә, библиографик хезмәтләре дә, халык педагогикасына нигезләнеп язылган тәрбияви рухтагы әсәрләре дә безне үзенә җәлеп итә.

2025 елның 17 гыйнварында, галимнең туган көнендә, очрашуны Р. Фәхреддиннең мемориаль музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова алып барды. Диләрә ханым «Риза казый мирасы» проекты кысаларындагы беренче очрашу Р. Фәхреддиннең «Кәгазь өстендә калган исем - бетмәс гомердер» китабы буенча фикер алышу, икенче очрашу күренекле галимнең «Мәшһүр хатыннар» китабы турында сөйләшү белән дәвам итүе булса, хәзер олуг галимнең «Нәсыйхәт» хезмәте турында сөйләшүгә багышланачагын искәртеп үтте. Бәйрәмдә сүз, Р. Фәхреддин нәсыйхәтләрен искә алып, татар гимназиясендә укучы балаларга да бирелде. Кичәдә алар үзләренең җыр-бию осталыкларын күрсәткән хәлдә, галимнең бәяләп бетергесез үгет-нәсыйхәтләренә дә мөрәҗәгать иттеләр.

Кунаклар арасында «Татнефть» генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаков, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты методик эшләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Мингаян Мозафарова, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил  Сабировлар бар иде. Чыгыш ясаучыларның чыгышларында Риза Фәхреддин нәсыйхәтләренең яшь буынны тәрбияләүдә ата-ана өчен дә зур ярдәмлек булуы шиксез икәнлеге турында әйтеп үтелде. Галимнең хезмәтләрен халыкка җиткерүдә «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасына, нәсыйхәтләрне рус теленә тәрҗемә итүче Наил Ишмөхәммәтовка чиксез рәхмәтләр белдерелде.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы И.К. Заһидуллинның эчтәлекле гыйльми чыгышы бәйрәмгә тагын да тирәнрәк мәгънә кертте.

Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, әлеге чара килгән кунакларда да, чарада катнашучыларда да аерым бер канәгатьләнү хисе калдырды, рухи байлык өстәде. Р. Фәхреддиннең әсәрләре һәркемнең өстәл китабы булып, һәр гаиләгә үтеп керергә тиеш. Мәктәпләрдә дә, башка уку йортларында да укучылар өчен дә, киң катлау мөгаллимнәр өчен дә, ата-аналар өчен дә олы бер ярдәмче, юл күрсәтүче маяк булып торырга, өйрәнелергә, өйрәтелергә тиеш.

Чараны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Мондый чаралар булып торсын иде.

Кадрия Рәхимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса