Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Югары Акташ авылында төзекләндерелә торган храмга гөмбәз куелды

Югары Акташ авылы халкы, шулай ук Әлмәт районының барлык православие динен тотучылар өчен зур вакыйга-144 еллык тарихы булган изге Николай Чудотворец храмына гөмбәз урнаштырылды.

Гыйбадәтханәне реконструкцияләү «Яңарыш – Возрождение» ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының бүлеп бирелгән акчалары ярдәмендә мөмкин булды. Бу максатларга 15 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Таш храм Югары Акташ (Мордва Акташында) 1880 елда мәхәллә кешеләре акчасына Изге Николай Чудотворец хөрмәтенә төзелә. Уртача зурлыктагы  объект классик юнәлештәге эклектика рухында төзелгән, манараны бизәүдә Византия стиле мотивлары кулланылган. Гыйбадәтханә бай тарихка ия һәм 1936 елга кадәр эшләгән. Коммунистлар чорында биредә коточкыч вакыйга була: храм территориясендә дьяконны хатыны һәм кызы белән бергә атып үтерәләр. Әмма, бәхеткә, гыйбадәтханәне саклаган кешеләр, шул исәптән балалар да булган. Алар 12 кеше булган һәм алар җирле зиратта, гомуми кабердә җирләнгәннәр. Бу кешеләр гыйбадәтханәне җимерергә һәм аны нәҗесләргә ирек бирмиләр.

Совет елларында гыйбадәтханәдә ашлык саклау урыны оештырганнар. 2000 елда мәхәллә торгызылган, әмма иске гыйбадәтханә җимерек хәлдә булган. Халыкның ихтыяҗын исәпкә алып, янәшәдә Изге Ана Покровына багышланган яңа гыйбадәтханә төзегәннәр. Әмма тарихи объектны торгызу туктамый. Мәхәллә кешеләре, эшмәкәрләр һәм шәхси затлар акчасына бу елларда төзелеш эшләре барган. Чиркәүнең урта һәм төп өлешләре өчен стропиль частьлары төзегәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гыйбадәтханә Татарстанда служба мордва телендә уза торган бердәнбер гыйбадәтханә.

«Храм-ул корабль, ә кыңгырау манарасы — ул мачта. Ул барысын да коткарырга чакыра. Кешеләр православие диненең чәчәк атуын, аның көчле булуын күрсеннәр өчен кыңгырау манарасын без беренче чиратта урнаштырырга булдык», – дип билгеләп үтте Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий тантанада, әлеге тантаналы вакыйга белән котлады.

Югары Акташ авыл җирлеге башлыгы Александр Шатунов үзенең чыгышында «Яңарыш – Возрождение» ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды ярдәмендә реконструкция темпларын тизләтүгә ирешелде, дип билгеләп үтте. Ул район, республика җитәкчелегенә, предприятиеләргә һәм халыкка ярдәмнәре, битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса