Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Тыңлаучысы булмаса, сөйләүчесе дә булмый

Гайбәт сөйләүнең гөнаһы Аллаһ каршында бик зур, чөнки ул кешенең исемен пычрата, дәрәҗәсен киметә.

Сүз йөртү, гайбәт сөйләү, яла ягу, башкалар хакында начар сүзләр әйтү Ислам динендә олуг гөнаһ булып санала.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләм сәхабәләреннән: «Сез гайбәтнең нәрсә икәнен беләсезме?» – дип сорый. Алар: «Аллаһ һәм Аның илчесе – бу хакта яхшырак белүчеләр», – дип җавап бирә.

Аллаһ Тәгалә Коръәндә Хуҗурат сүрәсенең (49 нчы сүрә) 12 нче аятендә әйтә:

«Кеше турында төрлечә фаразлап, начар уйлаудан сакланыгыз һәм бер-берегезне тикшермәгез, кешеләрнең гаебен эзләмәгез, кайберләрегез кайберләрегезне гайбәт кылмасын…» – ди.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд (саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм) каты итеп, хәтта пәрдә артында утыра торган хатыннар да ишетерлек итеп хөтбә сөйли, һәм ул бу хөтбәдә болай ди: «Әй, телләре белән иман китереп тә, иманнары йөрәкләренә үтеп керә алмаган бәндәләр! Мөэминнәрне кыерсытмагыз, аларның кимчелекләрендә казынып, чокынып ятмагыз! Кем дә кем мөселманнарның кимчелекләрен тикшереп гомерен уздырса, Аллаһы Тәгалә аның үзенең кимчелеген тикшерер. Аллаһы Тәгалә кемнең кимчелеген тикшерсә, ул кешене хурлыкка төшерер һәм үзенең өендә бикләнеп качып ятса да моннан качып котыла алмастыр».

Кешедә нәфес дигән әйбер бар, халыкта нәпсе дип тә йөртәләр. Менә шушы нәпсе һәрвакыт үзен генә ярата, үзен генә кайгырта, үзенең проблемаларын гына күрә, башка кешене тыңламый, башка кешенең проблемасы аңа кирәкми дә. Нәпселе кеше беркайчан үз гаебен күрми, аны төзәтү өстендә эшләргә яратмый. Аның каравы кеше гаебен күрә, кеше гаебен тикшерү белән ләззәт ала. Үзен яхшы, ә башкаларны начар итеп күрсәтүдән рәхәт таба. Андый кеше үзен бөек, даһи, гөнаһсыз фәрештә дип саный. Кеше күзендәге чүпне күрә – үз күзендәге бүкәнне күрми.

Сүз йөртүче, гайбәт сатучыга гына түгел, моны тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла. Чөнки аларның берсе теле белән гөнаһка керсә, икенчесе – колагы белән гөнаһ кыла. Без телне генә түгел, колакны да гайбәттән сакларга тиешбез. Чөнки тыңлаучысы булмаса, сөйләүчесе дә булмаячак.

Аллаһы Тәгалә безнең күп гөнаһларыбызны инде болай гына да гафу итә. Ләкин кеше белән кеше арасына гына керми. Кылган начар гамәлләребез кеше хакы белән бәйләнгән икән, алар өчен бәхиллек алу, гафу сорау кирәк. Кеше сүгеп, кешегә начарлык эшләсәң, ә үзең башыңны бәрә-бәрә намаз укысаң да гөнаһысыннан котылып булмый. Инде үлем фәрештәсе якабыздан килеп тотканчы, кешеләр белән араларны төзәтергә ашыгыйк. Аллаһ Тәгалә һәрбарчаларыбызга да кушканнарын үтәп, тыйганнардан тыелып яшәргә насыйп итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса