Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан - сабырлык ае. Сабырлыкның савабы җәннәттер

Әлхәмдүлилләһ, Раббыбыз Аллаһ Үзенең колларына, кайбер айларыннан аерып, фазыйләткә ия булган айлар биргән. Мөбарәк Рамазан ае - иң фазыйләтле айларның берсе.

Шушы мөбарәк айда бер-беребез белән изге гамәлләр эшләүдә ярышыйк, хәерле изге гамәлләр кылуда бер-беребезгә ярдәм итик, Раббыбыз тыйган гөнаһлы эшләрдән тыелыйк, тәүбәгә килеп, харам эшләрне калдырыйк.

Бу айда Аллаһ Тәгалә кылган изгелекләребезнең әҗерен бик күпкә арттыра. Кудси хәдистә Аллаһ Тәгалә әйтә: «Адәм баласының уразадан башка булган һәр изге гамәленең әҗерен уннан алып җиде йөзгә кадәр арттырам. Уразаның әҗерен исә аерым Үзем бирәм, чөнки адәм баласы Минем ризалыгымны алыр өчен шәһвәтеннән һәм ризыгыннан тыелып тора» (Мөслим риваяте).

Шушы айны ихластан ураза тотып, төнге намазлар укып, Аллаһның әҗер-савапларын өмет итеп үткәрсәк, Раббыбыз гөнаһларыбызны гафу итәчәк.

Сөекле пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) әйтте: «Кем Рамазан аен ураза тотып, төнге намазлар укып үткәрсә, аның моңарчы кылган гөнаһлары гафу ителәчәк» (Бохари һәм Мөслим риваяте).
Шушы ай килү белән пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) сәхәбәләрен ошбу сүз-ләр белән шатландыра торган була: «Мөбарәк Рамазан ае килде. Бу айда сезгә Аллаһ Тәгалә ураза тотуны фарыз кылды, шушы айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла» (Нәсаи риваяте).

Бу айның фазыйләте турындагы, Рамазан аенда изгелекләрне күп кылырга өндәүче тагын бик күп хәдисләр бар. Шуңа күрә, кардәшләрем, бу айны бары тик хәерле гамәлләрдә генә үткәрергә тырышыйк!

Күп итеп Коръән укыйк, Аллаһны күп зикер итик, сәдакалар бирик, ифтар мәҗ-лесләре уздырыйк, төнге намазлар укыйк, мохтаҗ кардәшләребезгә ярдәм кулы сузыйк! Шушы юлда тырыш булыйк!
Бу гамәлләрне башкарырга Раббыбыз Аллаһ һәр-барчабызга да тәүфыйк бир-сә иде. Әмин!
 Раил Фәйзрахманов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса