Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рамазан ае - зур нигъмәт, бәрәкәт һәм бүләк

Сорауларга җавап.

- Уразада җыр тыңларга, концерт, сериал карарга, социаль челтәрләр актарырга ярыймы?

- Ураза - асылда кояш чыкканнан алып кояш бат-канчыга кадәр ашау, эчү, якынлык кылудан тыелу ул. Шулардан тыелмасаң, ураза бозыла. Әмма тагын бер тыелу турында онытырга ярамый: гайбәт, ялган, ачуланышу кебек гамәлләрдән дә тыелу мөһим. Уразаның асылы - үзеңнең телеңне, колагыңны, күзеңне дә саклау. Рамазан аенда боларны сакламасаң, гамәлләребезнең әҗер-сава-бы югала. Кыямәт көнендә хәтта тел, күз, колаклардан да соралыр. Ул тыюлар безнең өйдә генә түгел, кесәләрдә дә йөри. Кесәдән алып, интернетка кереп харам карыйбыз, укый-быз, тыңлыйбыз. Бүген дөнья шулар белән тулды. Шуңа да уразабызны ничек саклау хакында уйланырга тиешбез. Кайбер кеше көне буе ураза тота, әмма «вакыт узсын» дип, радиодан көне буе җыр тыңлый, концерт, сериаллар карый. Бу вакытта йөрәк тә харамга катнашырга, харам булган начар уйлар да килергә мөмкин.
Шушы тыюларны үтәгәндә генә уразабыз камил булыр, иншәАллаһ.

-  «Уразага керер идем, намаз укымыйм» дип икеләнүчеләр бар.

-  Аллаһы Тәгалә безгә биш фарыз әмер иткән. Болар - иманлы булу, ураза тоту, намаз уку, зәкәт бирү, хаҗ кылу. Әгәр берсен үтәп, икенчесен әле үтәмибез икән, беренче үтәгән гамәл өчен савабын, үтәмәгәне өчен гөнаһын ала-быз. Әмма намаз укымыйм дип уразага керүдән куркырга кирәкми. Максат куегыз да уразада әкренләп намаз кагыйдәләре белән таныша башлагыз. Андый мисаллар, шөкер, бар. Кемдер баштарак җомга намазларына гына йөри, аннары көн саен биш вакыт намазын укый башлый.

-  Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?
-  Тамак аша үткән һәр әйбер уразаны боза. Борынга, колакка салган тамчыларны тамак сизә икән, бу уразаны боза дигән сүз. Үзем дә сынап карадым аны, чыннан да, ул тамак аша үтә. Күзгә салган дару тамактан үтмәсә, дару салуның гөнаһы юк.

-  Соңгы елларда яшьләр дингә килә башлады, ураза тотучылар да артты. Әмма бу мода гына түгелме? Сәхәрне, ифтарны төрле социаль челтәрләргә кую уразаның савабын бетермиме?

- Һәр нәрсә нияттән тора. Әгәр кемгә дә булса күрсәтү, мактану өчен генә ураза тотасыз икән, бу гамәлегез кабул булмас. Хәзер, Аллага шөкер, яшьләрнең дингә килүе күзәтелә. Әгәр алар: «Миннән күреп башкалар да дингә килсен, фәлән дустым да уразага керсен» дигән ният белән күркәм мисал күрсәтә икән, бу савапны бетерми.

-  Бездә тагын шундый инану, тәртип, мода яши. Уразаның беренче өч көнен һәм соңгы өч көнен генә тотучылар да бар.

-  Кеше уразаның башында өч көн тотам дип ниятли һәм шуны тота. Чөнки ул ниятләгән, әзерләнгән, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә. Уразаның иң авыр көннәре - беренче өч көне. Чөнки Аллаһы Тәгалә безнең тәнебезне шулай итеп яраткан, шушы өч көндә организм ситуациягә өйрәнә. Су юк, ашау кич белән генә. Кеше организмы шушы өч көндә көйләнә. Өч көн ураза тотып, организм ияләшә генә, һәм ул аны тотмый башлый. Шуңа күрә ниятләгәндә уразаны тулаем тотам дип ниятләргә кирәк. Башында да, уртасында, ахырында да унар көн булсын. Рамазанның беренче ун көне - Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне - җәһәннәм утыннан котылу дәвере.

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса