Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Азан тавышы

Узган ялларда Әлмәтнең «Нурлы» мәчетендә ел саен уздырыла торган азан әйтүчеләр бәйгесе булып үтте.

Чараны Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.

Азан әйтү бәйге-сендә Әлмәт районында яшәүче 7 дән  алып 14 яшькәчә 50 дән артык бала катнашты. Алар һәр мәҗбүри намаз алдыннан халыкны намаз укырга чакыра торган азанны матур һәм дөрес итеп әйтү буенча көч сынаштылар.

Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузил хәзрәт Ихсанов мондый бәйгеләрнең яшь буынны ислам кыйммәтләре белән таныштыруын һәм аларны үзара тагын да берләштерүен ассызыклап билгеләп үтте.

Балалар бәйгегә бик тырышып әзерләнгәннәр иде. Жюри әгъзалары - Сарман районы имамнары балаларның чыгышына 7-9 яшь, 9-12 яшь, 12-14 яшь номинацияләрендә бәя бирделәр. 

Номинацияләр арасындагы тәнәфесләр вакытында балалар дини викториналарда катнашып, татлы призлар алу бәхетенә ирештеләр. Чара ахырында җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, грамоталар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучыларның барысы да Әлмәт мөхтәсибәтеннән катнашучы дипломы һәм татлы бүләкләр алды.

 

Энҗе Хәсәншина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса