Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак

Оештыручылар 29 декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәр малайлар һәм кызлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләде.

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак.

Сабыйлар ислам дине фәннәре (гакыйдә, фикъһе, пәйгамбәрләр тарихы, гарәп теле, Коръән һ.б.) белән танышып кына калмыйча, әдәп-әхлак тәрбиясе алачак, моңа кадәр үзләштергән белемнәрен тирәнәйтәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, күп очракта малайлар һәм кызлар өчен аерым үткәрелә. Укудан бушаган арада балалар һәм яшүсмерләр өчен мөхтәсибәт вәкилләре һәм мәчет хезмәткәрләре төрледән-төрле мастер-класслар, иҗади бәйгеләр һәм конкурслар оештыра.

ТР Диния нәзарәте сайтында Татарстан Республикасы мәчетләрендә рухи-сәламәтләндерү курслары, аларның үтү урыны, вакыты, үткәреләчәк чаралары турында тулы мәгълүмат бирелә. Биредә күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса