Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Беткә үч итеп тунны утка якмыйк

Яңа ел бәйрәмнәре җитә башласа, яшь балалары булган күп кенә гаиләләр Кыш бабайны чакырыргамы, чыршы бизәргәме дип баш ваталар.

Мөселманнар арасында, Яңа елны каршылау мөселман бәйрәме түгел, аңа битараф булырга тиешбез, дип исәпләүчеләр дә шактый.

Шул уңайдан газета укучыларыбызга Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерләрен җиткерәбез:

- Cоңгы вакытта Яңа ел уңаеннан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ел исәбе шушылай алып барылганга, яңа ел 1 гыйнварга туры килгәнгә, дөньяви ел башлану билгеләп үтелә торган көн бу. Һәр көн, туганда, адәм баласына, кыямәткә кадәр мин синең белән очрашмыйм, берүк мине кыямәт көнендә йөзең кызарырлык итеп уздыра күрмә, дип мөрәҗәгать итә ди. Ел башы икән, ул мөселман өчен дә - ел башы. 

Әгәр дә без Аллаһы Тәгаләдән сорап, шушы елны Үзең риза булырлык итеп үткәрергә насыйп ит, ел матур узсын, дип дога кылып куябыз; табын янында утырып, хәләл ризыклар ашап, бер-беребезгә яхшы теләкләр телибез икән, монда бер гөнаһ та юк. 

Остазым Габделхак хәзрәт Саматовның: «Яңа ел алдыннан туганнар, дуслар белән җыелып утыра идек. Иске елны озатканда - табындагы иң өлкәнебез, яңа елга чыккач, арабыздагы иң яшебез Коръән укый иде», - дип сөйләгәне әле дә хәтердә. Менә без үзебез элек-электән каршыламыйбыз, исебез китми. Ахшамнан соң мин бер дога кылып куям да, шуның белән бетә. 

Аңа карап яңа ел килми калмый. Әмма кемдер каршылый икән, аны гаепләмәскә кирәк. Ул бит ниндидер дини бәйрәм, гыйбадәт түгел: каршы алу-алмау - һәркемнең үз эше. Билгеле, өстәлдә хәмер булса, бер кысага да сыймый. Динлесе дә, динсезе дә, Яңа елны ничек каршыласаң, шулай үтә, дип сөйли. Яңа ел табынына аракы куйгач, елың да шунсыз узмаячак бит. Моны гөнаһ кына түгел, көферлек дияргә була.

Ә инде балаларны бәй-рәмгә җибәрмәү, Яңа ел чараларында катнаштырмауны акыллылык дип әйтеп булмый. Әйтик, балалар бакчасында бер төркемгә унбиш бала йөри, ди. Алар үзара, сезгә Кыш бабай килдеме, сезгә күчтәнәч алып килдеме, дип сөйләшми калмый. Шуның 14 е, безгә Кыш бабай килде, тегене-моны алып килде, дип әйтә. Шунда бер баланың моңа исе китмичә, әти-әниебез - мөселман, безгә Кыш бабай килми, бүләк бирми, дисә, теге 14 балада ислам диненә тискәре караш уянуы, әле ярый безнекеләр мөселман түгел, намаз укымый, дигән кебек килеп чыгуы бар. Күп кенә кешедә Чыршы бәйрәме бер матур бәйрәм булып истә калган. Әйтик, фәлән бала нигә Чыршы бәйрәменә килмәгән, дип сорап куйдылар, ди. Шунда, аның әти-әнисе мөселман, Чыршы бәйрәменә җибәр-мәгәннәрдер, дип җавап-ласалар, теге балалар, әле ярый безнең әти-әни намаз укымый, дип сөенеп куя. Беткә үч итеп тунны утка яккан шикелле, без шушылай динсез балаларда дингә карата тискәре фикер уятабыз.
Сабантуйларны да безнең бәйрәм түгел, дип әйтүчеләр булды. Менә бездә хәзер Сабан туенда аракы сатылмый. Зыя Камали, безнең халык бәйрәм ярата, әгәр анда без катнашмасак, ул аны мәҗүсиләр заманындагыча җаһилияттә үткәрәчәк, дип әйткән. 

Коръән укый, вәгазь сөйли, хәләл ризыклар белән утырыла торган табын икән, нигә аңа каршы килергә?! Тик шунысы бар: аны Рамазан, Корбан бәйрәмнәреннән дә  зуррак, колачлырак итеп үткәрергә ярамый.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса