Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ислам әдәбе һәм әхлагы

Күркәм холыклы, яхшы әдәп-әхлаклы булу безнең дөньябыз өчен дә, ахирәтебез өчен дә гаять зур әһәмияткә ия.

Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәдтән (с.г.в.) сораганнар: «Әй расүлүллаһ, сине Аллаһ нинди максат белән пәйгамбәр итеп җибәрде?» Ул әйткән: «Мин кешеләрдәге күркәм холыкны тагы да камилләштерү өчен җибәрелдем». Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шушы сүзләреннән ачык аңлашыла: күркәм холыклы, яхшы әдәп-әхлаклы булу безнең дөньябыз өчен дә, ахирәтебез өчен дә гаять зур әһәмияткә ия.

ӘДӘП - гарәп сүзе, күркәм га-дәтне аңлата. Моңа тәрбия, яхшы холык, үз-үзеңне тота белүчәнлек, кешеләр белән аралаша белү төшенчәләре керә. Ислам әдәбе исламда булган, аның өйрәтүләреннән һәм күрсәтмәләреннән чыгучы яхшы сыйфатларны белдерә.

ӘХЛАК - гарәп телендә «холык» сүзенең күплек саны (ягъни кешеләрдәге холыклар җыел-масы).
ХОЛЫК - ул кешенең үз-үзен тотышы, башкаларга мөнәсәбәте белән идарә итә торган тотрыклы сыйфат. Холык ике төрле: күркәм яки бозык була, һәм ул - кылган гамәлләрнең төп нигезе. Кешенең холкы күркәм булса, кылган гамәлләре дә күркәм була; бозык булса - кылган гамәлләре дә бозык. 

Ислам дине күркәм әхлакка чакыра, бозык булганыннан тыя.

Күркәм холык ул - кешедә нык урнашкан, шул кешене үз ихтыяры белән күркәм гамәлләрне кылырга өнди торган сыйфат. Мәсәлән, намуслы, юмарт, ярдәмчел булу, дөреслекне яклау, эч-керсезлек, кунакчыллык, ата-анага игелекле булу, сабырлык, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек кылып яшәү. Күркәм холыклы кеше шушы сыйфатларны үзендә булдырырга тырыша, ә хәйлә, гайбәт, яманлау, сүз йөртү, тәкәбберлек ише нәрсәләрдән ерак була.
Бозык холык ул - кешедә нык урнашкан, шул кешене үз ихтыяры белән бозык га-мәлләрне кылуга өнди торган сыйфат. Мәсәлән, кабәхәтлек, начарлык, ялганлау, хыянәт итү, мәкерлелек, хөсетлек, кара көнчелек кебек нәрсәләрне эшләү. Бозык холыклы кешедә шушындый сыйфатлар була, ә әманәткә тугрылык, тырышлык, гаделлек, вәгъдәдә тору, шөкер итү, олыларга хөрмәт  белән карау кебек сыйфатларны аңарда табып булмый.

 

Рәшит Файзриев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса