Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әманәткә хыянәт булмасын

Гадәттә, без әманәт төшенчәсен кемгә булса да ышанып тапшырылган мал, сакларга кушкан берәр әйбер яки сер дип аңлыйбыз.

Коръәндә күп урында әйтеп кителгән әманәт исә ул нәрсә? Аллаһ Раббыбыз күкләргә һәм җиргә нәрсәне күтәрергә кушкан? Әлеге сорауларга Равил хәзрәт Бикбаев җавап бирә.

- Ислам динендә әманәт сүзе киң мәгънәгә ия. «Әхзәб» сүрәсендә телгә алынган әманәт - ул тиешле хакларны үтәү дигән сүз. Димәк, без гадәти тормышта куллана торган әманәт сүзенең асылы да шуннан чыккан - сиңа җаваплылык йөкләтелгән икән, син аңа тугры калырга, хыянәт итмәскә тиеш. Аллаһ Раббыбыз һәрбер әйбернең үзенең хакын кылды: Аллаһ хакы, әти-әни хакы, туганнар, күрше, ир-хатын, балалар хакы - һәрбер әйбернең хакы бар.
Менә шул хаклар адәмгә йөкләтелде һәм адәм баласы шуны күтәрергә тиеш булды.

- Иң беренче үтәлергә тиешлесе, әлбәттә, Аллаһ хакыдыр...
- Адәм баласына йөк-ләтелгән иң зур хак ул - «Лә иләһә иллә Аллаһ» кәлимәсенең мәгънәсен аңлау, шуның буенча яшәү. «Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык зат юк һәм Мө-хәммәд (с.г.в.) аның колы һәм илчесе», дип иман китереп, шуның буенча яшәү.

Шулай ук гыйбадәттә әманәт - Аллаһыбыз безгә биш вакыт намаз йөкләде. Без аңа хыянәт кылмыйбызмы? Биш вакытын да үти алабызмы, мәчетләргә йөрибезме? Бу да Аллаһ тарафыннан йөкләнгән әманәт.

Кеше шушы әманәткә хыянәт итәргә тиеш түгел. Һәрбер гыйбадәтне башкарганда уйларга кирәк: син аны Аллаһ кушканча башкарасыңмы?

Кыямәт көнендә бит Раббыбыз шушы әманәтне ничек үтәвең хакында сораячак. Шулай ук безнең тәнебез дә Аллаһ тарафыннан бирелгән әманәт. Аллаһ Раббыбыз кайбер кешегә сәламәтлекне бирде, кайбер кешедән ул аны алды. Берәүләр туганнан бирле урын өстендә ята. Ул кешедән Аллаһ аның сәламәтлеге турында сорамаячак, ә менә калган кешеләрдән сәламәтлегеңне кайгырттыңмы, күз, колак, тел, аяк-кулларыңны хәерле нәрсәләрдә кулландыңмы дип сораячак. Тәмәке тартып, аракы эчеп үзебезгә үзебез зыян китермәдекме? Һәм алар белән хәрам әй-бергә катнашмадыкмы? Әгәр дә бәндә әгъзаларын гөнаһлы гамәлләрдә кулланса, кыямәт көнендә алар шул кешегә каршы сөйләячәкләр.

Шулай ук сүздә тору да әманәт булып тора. «Мин моны үтәячәкмен!» дип вәгъдә иткәнсең, килешү төзегәнсең икән, сүзеңдә торырга кирәк.

Күп мөселманнар килешү төзиләр, тик сүзләрендә тормыйлар. Мөселман сүзендә торырга, вәгъдәсен үтәргә тиеш. 

Үзебезнең тарихыбызга кайтсак, Пәйгамбәребез (с.г.в.) элек булган бер вакыйганы сөйләгән. Бер кеше икенчесе янына килә дә: «Миңа әҗәткә бер мең динар акча биреп тор әле», - ди. Теге кеше: «Синең өчен җаваплы кешең бармы?» - ди. Ул: «Аллаһ!» - ди. «Шаһитларың бармы?» - ди, ә ул: «Аллаһ!» - ди. «Аллаһка риза булдым», - дип, акчасын бирә. Әҗәтне кайтарыр вакыт җитә. Теге кеше әҗәтен кайтарырга дип елга буена килә (алар арасында елга була), ләкин бернинди көймә дә күренми.

Вакытында тапшырырга кирәклеген аңлап, әҗәткә алучы бу кеше бик борчыла, аннан соң әйтә: «Әй Раббым, ул кеше миннән синең өчен җаваплы кеше бармы дип сорады, мин, син, дидем. Шаһитлар сорады, мин, син, дидем, шуңа күрә мин сиңа тапшырам», - ди дә бер агачны урталай ярып, аның эченә акчаларны салып суга ыргыта. Ә әҗәткә биргән кеше исә, акчаны кайтарыр вакыт җиткәч, елга буена килә. Ләкин бернинди көймә дә күренми.
Шуннан соң килгән-килгән буш кул белән кайтмыйм дип, агып килгән агачны өенә алып кайта. Аны кайткач ярып караса, аннан акчалар чыга. Хәзерге тормышта моның киресе күзәтелә, чөнки кешеләр әманәтнең нәрсә икәнен онытты. Ә чынлыкта бүгенге көндә җәмгыятьтә туучы бөтен проблемаларның ба-шы әманәтнең юкка чыгуына, аның үтәлмәвенә бәйле. Эшсезлек арту, гаиләләрнең таркалуы, ятим балаларның күбәюе, сату-алудагы алдау, урлашулар - барысы да әманәтнең юкка чыгуы аркасында.

Әгәр дә кешеләр үзләренә бирелгән әманәтне үтәсәләр, җәмгыятьтә тәртип урна-шыр иде. Аның үтәлүе нә-тиҗәсендә кешеләр бер-бер-сенә ышаныр һәм хөрмәт белән карый башларлар иде. Әманәтне үтәүче кешедән Аллаһы Тәгалә дә риза була һәм Үзе вәгъдә иткән җән-нәтләргә кертә.

Дилбәр Гарифуллина 
материалыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса