Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт епархиясе хәйрия чарасы уздырды

Литургиядән соң катнашучыларны бәйрәм табынына чакырдылар.

19 августта, Әлмәт кафедраль соборы территориясендә епископ Мефодий фатихасы белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен хәйрия төшке ашы оештырылды, инвалидлар, сукырлар һәм саңгыраулар җәмгыятьләре әгъзалары чакырылды.

Төшке аш алдыннан епархиянең социаль хезмәт бүлеге җитәкчесе иерей Константин Петряев сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Сәламләү сүзләреннән соң Әлмәт православие гимназиясе укучыларыннан чыгышлар һәм Раиса Киселева башкаруында музыкаль концерт булды.

Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен хәйрия төшке ашлары үткәрү традицияләрен яңартканнары өчен сукырлар җәмгыяте рәисе секретаре Рәмзия Черемных, инвалидлар җәмгыяте рәисе Розалия Лукманова рәхмәт белдерделәр.

Чара Әлмәт епархиясе ярдәме белән узды.

 

 

Фото: Әлмәт епархиясе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса