Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә абыстайлар очрашты

Дини мәҗлестә 60 ка якын кеше бар иде.

 "Тәзкирә" мәчетенең кунаклар залында Әлмәт шәһәре һәм районы абыстайлары, Бөтен дөнья татар конгрессның Әлмәт булеге җитәкчесе һәм зыялылар җыелды.


Әлмәт төбәгенең мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Рәйханә Ханнанова узган ел башкарган эшләргә хисап тотты. Ул Әлмәт районының барлык авылларында диярлек дин дәресләре укытылуы, мөслимәләрнең төрле бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннарны алулары, гомумән абыстайларыбызның мәчет- мәдрәсәләрдә бик зур хезмәт куюлары, әледән-әле төрле-төрле дини чаралар уздырып торулары турында сөйләде.


Кичучат авылының Р. Фахреддин исемендәге музей директоры Диләрә Гыймранова татар сөлгеләрендәге милли бизәкләр турында бик кызыклы чыгыш ясады.


"Очрашуда катнашкан мөгаллимәләр, гаиләдә туган телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауны ассызыклады. Очрашу саф татар телендә барды.
Рәйханә ханым, узенә яшьләр белән эшләргә урынбасар итеп, узган елда яшь мөслимәләр белән очрашу вакытында сайланган Эльвина Шайдуллина белән таныштырды һәм аңа сүз бирде. Эльвина узенең киләчәктә эшләргә ниятләгән планнары белән таныштырды.
Мөслимәләр дини һәм милли рух белән, озакка сузмыйча тагын очрашырга сүз куешып таралдылар
", - дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте. 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса