Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» дигән конкурс игълан итә

Эшләр бу елның 12 декабренә кадәр кабул ителә.

Әлмәт мөхтәсибәте татар телендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» исемле дини бәйге игълан итә.

Конкурста 9 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Балаларга ата-аналар яки зурлар белән катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә аларның һәрберсендә өч призлы урын бирелә:

- "кече төркем" - 9-12 яшьлек балалар;

– "урта төркем" - 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар;

– "өлкән төркем"  - 18 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар;

- дин әһелләре өчен аерым номинация.

Конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән темаларга татар телендә вәгазьләр язарга кирәк. Эшләрне 2022 елның 12 декабренә кадәр vagaz-almet@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр.

Тулырак мәгълүматны оештыручылар телефоны буенча белергә була: 89179316571
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса