Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Аллаһының рәхмәте, хәләл көч белән

Аллага шөкер, быел да иртә яздан бирле сабый бала кебек карап-тәрбияләп, күп көч куеп үстергән яшелчә, җиләк-җимешләребезнең уңышы сөендерерлек булды.

Үз бакчабызда хәләл көчебез белән үстергән булсак та, хезмәт җимеш-ләребезне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән үстерә алганлыгыбызны да онытмасак иде.

Бары Аның кодрәте белән генә бер кечкенә генә орлыктан да чиләк тутырып уңыш алабыз. Шуларга шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә рәх-мәтебезне белдереп, без дә бакча уңышларыннан мохтаҗларга өлеш чыгарырга тиешбез. Әлеге саваплы эш ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм ул гошер дип атала. Гошер сәдакасын күпме бирергә һәм аны кем-гә тапшырырга? Әлеге сорау белән без Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт СИНГАТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

- Гошер сәдакасын бирү-нең билгеле бер вакыты бармы?

- Гошер сәдакасын, гадәт-тә, көз көне, уңыш җыеп алгач бирәләр. Соңрак бирү дә гаеп түгел. Моңа үзең үстергән асыл ризыклардан саналган бәрәңге, кишер, чөгендер, ягъни кышын саклау мөмкинлеге булган яшелчәләр керә. Помидор, кыяр асыл ризыкка керми, чөнки кышын саклау мөмкинлеге юк, аннан гошер бирү мәҗбүри түгел.

- Гошер сәдакасы күпме бирелә?

- Гошер - гарәп телендә ун санын аңлата. Ягъни без яңгыр астында үстергән асыл ризыкларыбызның уннан бер өлешен бирергә тиеш булабыз.

- Бакчаңдагы уңышны туганнарыңа, хезмәттәш-ләреңә алып килү гошер сәдакасы була аламы?

- Бу күчтәнәч дип санала. Ул кеше күңелен сөендерү генә. Гошер сәдакасы бит ул дин юлында йөргәннәргә - шәкертләргә, мохтаҗ булсалар дин әһелләренә, мохтаҗ кешеләргә бирелергә тиеш. Андыйларга бирү хәерлерәк һәм саваплырак. Әгәр дә туганың мохтаҗ икән, һич-шиксез бирергә була.

- Яшелчәләр яки шул ук бәрәңгене үстерү өчен чыгымнар күп була. Кайбе-рәүләр акчасын түләп, бакча сукалаттыра, бәрәңгесен утырттыра, аны көзен шул ук трактор кертеп казытып ала. Аларга да гошер сәдакасын бирү тиешме?

- Алар уңышның егер-медән бер өлешен бирергә тиеш.

- Әйтик, бик бай, хәлле кешеләр бакчада казынып, яшелчә үстереп ятмый. Акча бар - чыгабыз да алабыз, диләр. Андыйлар бирергә тиешме?

- Юк, алар тиеш түгел. Тик күңелләре җитеп, Аллаһ каршында саваплы эш эшләү максаты белән, сатып алып мохтаҗларга бирергә мөм-киннәр.

- Гошер сәдакасын бир-мәү гөнаһмы?

- Мөмкинлегең була торып бирмәү - гөнаһ. Ул Ал-лаһы Тәгалә биргән бү-ләкне бүлешмәү була. Аны бирүдән курыкмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.

- Бездә ул кайда җыела һәм кемнәргә, ничек итеп таратыла?

- Бездә егетләр һәм кызлар мәдрәсәсе бар. Шәһәр һәм район авылларыннан гадәттә гошер сәдакасын шунда китерәләр. Шәһәрдәге интернат-мәктәпкә, сукырлар җәмгыятенә дә ките-рергә мөмкин.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса