Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Татарстан Диния нәзарәте намаз вакытлары үзгәрү турында искәртте

Татарстан районнарында 3 августтан башлап ястү һәм аннан иртәнге намазлар агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Намаз вакытларындагы үзгәрешләр беренчеләрдән булып Татарстанның көньяк районнарында күзәтелә: 3 августтан Урыссуда ястү вакыты соңрак (21:53), ә иртәнге намаз иртәрәк (23:47) керә. Казан шәһәрендә намаз вакытында үзгәреш 8 августка туры килә, бу көнне ястү 22:05 сәгатьтә, 9 августта исә иртәнге намаз вакыты 00:18 сәгатьтә керә.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый.

Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә «Сәхәр» вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса