Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Хатын-кызларга зиратка керү тыеламы?

Адәм баласы бу дөньяга мәңгелеккә килми. Телиме-теләмиме, Аллаһтан вакыты җиткән һәркем бу фани дөньядан бакыйлыкка китә.

Җәен якыннары күмелгән зиратларга барып, чистартып, тәртипләп, чардуганнарын буяп кайта халык.

Якыннарыңның каберен барлау - пәйгамбәребезнең сөннәте. Ул һәрберебезнең хәленнән килә. Тик һәрнәрсәнең үз тәртибе бар. Күп кенә газета укучыларыбызны зиратка кемнәргә керергә ярый, нинди таш куярга, кабер өстендәге агачларны кисәргә ярыймы һ.б. шундый сораулар борчый.

Бу уңайдан Әлмәт районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөн-гатуллинга мөрәҗәгать иттек.

- Хәзрәт, зиратка керү тәртибен искә төшерсәгез иде.

- Хатын-кызның яулыгы булырга тиеш, озын җиңле кием кию хәерле. Зиратка кергәч, сәлам бирәсең. Пәйгамбәребез укыган доганы укырга мөмкин. Кайберәүләрдән, зиратка бару нәрсәгә, дигән сүзләрне дә ишеткәлибез. Зыярәт итеп, ягъни дога кылып, әрвахлар рухын сөендерү ул. Шуны мәдрәсә шәкертләренең күңеленә дә салабыз. Алар киләчәктә халыкны өйрәтәчәк. Зиратлар - милләтнең йөзе һәм үзенә күрә тәрбия чарасы.

- Хатын-кызларның зиратка керүе тыела диючеләр дә очрый.

- Әниләр, дәү әниләр зиратка шундый мәхәббәт белән карый иде, чистарттылар да, чардуганнарны да буядылар. Хатын-кызга зиратка керергә беркайчан да тыелмаган. Бары тик җеназа вакытында гына ярамаган. Зиратка барганда, әлбәттә, госелең дә, тәһарәтең дә булырга тиеш. Анда дога кыласың, Коръән укыйсың.

- Хәзрәт, кабер ташы куюда таләпләр бармы?

- Ташка кем җирләнүе турында мәгълүмат языла. Сурәт төшерү, фоторәсем кую тыела. Таш куюга каршы чыгучылар да булды. Таш кую, аның үлчәме турында сүз барганда, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре искә төшә. Ул үләренә өч ай кала Гобәйдуллаһ исемле шәкертенә хат яза. «Гомеремнең ахырына киләм... Минем вакыт җиткәч, дәфен кылырсыз, кабер өстемә бер-ике кеше күтәреп китә алмаслык таш куярсыз!» - ди. Олуг галимнең әлеге сүзләре безгә дә дәлил булып яңгырый. Чардуганнарны элек биек итеп корганнар. Каберлекне хайваннар кереп таптамасын өчен дә кирәк булган ул. Хәзер андый куркыныч юк, шуңа күрә тәбәнәк чардуган тотсаң да җитә. Соңгы вакытта шундыйны куя башладылар.

- Каберлектәге агачларны кисәргә ярыймы? Нинди агачлар, куаклар утыртырга?

- Агач, үсеп, бөтен каберлекне басып китәргә мөмкин. Җимеш куаклары, чәчәк утырту хәерлерәк. Туган ягым Тәтеш районында зиратта агачлар урман кебек үсеп утыра иде. Берничә ел инде авыл халкы, җыелып, өмә оештыра. Каберләрне чистарталар, корыган агачларны кисеп, бер читтә яндыралар. Берничә ел эчендә каберлекләр ачылып китте. Кергән кешегә дә уңайлы. Яхшы чара бу: халык бергә җыела, Коръән укып, дога кыла. Балаларга, оныкларга да үрнәк. Безне моңа әти-әниләр өйрәтеп калдырды. Зиратта кычкырып сөйләшергә, көләргә, начар сүзләр әйтергә ярамый, яхшы әйберләр турында гына уйлагыз, дип кисәтәләр иде.

- Зиратка алып кергән әйберне алып чыгарга ярамый, дип әйтүчеләр белән киле-шәсезме?

- Зират - чүплек базы түгел. Ниндидер хорафатларга ышанып, алып барган әйбереңне калдырып китсәң, тау хасил булырга мөмкин. Һәрбер кеше каберлектән курка, шомлана - зираттан әйбер алып кайтмаска дигән нәрсә шуннан килеп чыккан. Без үскәндә хәтта, бармак белән төртеп күрсәтергә ярамый, бармагыңны тешлә, дип әйтәләр иде. Зиратта эшләгәч, артыңнан җыештырырга кирәк. Кабер казыгач, көрәген ташлаучыны да, машина белән килгәч, машинасын калдырып, җәяү кайтып китүчене дә күр-гәнебез юк. Ә буяу савытын, су шешәсен ник калдырырга? Күңелеңдә шом булса, буяуны үлчәп кенә алып бар. Зират чиста-пөхтә булса, син анда үзеңне бөтенләй башка дөньяда итеп хис итәсең. Әрвахларның рухы шат булсын, дип, аларны сөендерергә кирәк. Ясинны, Тәбарәк-не, кыска сүрәләрдән Фатиханы, Ихласны укырга була. Аларны да белмәсәң, минем газиз әти-әниләремә Аллаһының рәхмәте барып ирешсен, дип үзеңчә дога кылырга мөмкин.

- Исән чагында ук зиратта урын алып, аны чардуган белән тотып, кабер ташы яздырып куючылар да бар. Бу гамәлгә ничек карыйсыз?

- Ялгыз кешенең алдан хәстәрен күрүен аңларга мөмкин. Адәм баласы, үлгәч, каберемне караучы булырмы икән, дип тә борчыла. Зираттан урын алып кую да начар түгел. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да андый гадәт бар.

Әңгәмәдәш                                           Рәфкать Шаһиев

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса