КЫЛГАН ХАҖЫМ – АЛЛАҺ БИРГӘН ТАҖЫМ (дәвамы)
Самолетыбыз Мǝдинǝ аэропортына исǝн-имин төшеп утырды.
Ходаем, мин ата-бабаларымның төшенǝ дǝ кермǝгǝн изге Мǝдинǝ җирендǝ!
Мǝдинǝ аэропортындагы көтү залында конденционерлар су бөркеп торалар. Чатыр астыннан чыксаң кыздыра, ǝ эчтǝ салкынча. Күпне күргǝн, күп йөргǝн апа-ǝбилǝр үзлǝре белǝн алган сумкаларыннан мамык шǝллǝрен алып аркаларына салдылар һǝм авыз эченнǝн генǝ белгǝннǝрен укып утыргычларга барып утырдылар. Шунда ук, ирлǝр һǝм хатын-кызлар өчен тǝһарǝт, намаз бүлмǝлǝре.
Кунакханǝгǝ алып китү өчен автобус килеп туктады. Безнең багажларны махсус төяүчелǝр аерым автобуска урнаштырдылар. Без утырган автобус эчендǝге табло 48 градус җылылыкны күрсǝтǝ иде. Урамда өтеп ала торган кайнар һава.
Артык мǝшǝкатьлǝрсез генǝ кунакханǝгǝ барып урнаштык. Җитǝкчелǝребез Мǝдинǝ шǝһǝрендǝ ике көн ярым булачагыбызны хǝбǝр иттелǝр. Номерларга урнашып бер-ике сǝгать ял иткǝч, пǝйгамбǝребез (с.г.в.) мǝчетенǝ киттек.
Пǝйгамбǝребез (с.г.в) йөргǝн урамнар буйлап аның мǝчетенǝ барабыз. Мǝчетнең зурлыгы турында ǝйтеп бетерǝ торган түгел. Әйлǝнǝ тирǝсе бөтенлǝе белǝн ак мǝрмǝрдǝн түшлгǝн. Кояш кызуыннан саклап тору өчен махсус чатырлар эшлǝнгǝн. Алар кояш чыкканда ǝкрен генǝ ачылалар да, көн сүрелгǝндǝ ябылып бетǝлǝр.
Менǝ без пǝйгамбǝребез мǝчетендǝ. Ап-ак колонналы, ак мǝрмǝр идǝнгǝ чия-кызыл келǝм җǝелгǝн биниһая олы ап-ак мǝчет. Һǝр колонна янǝшǝсендǝге шүрлектǝ төрледǝн-төрле зурлыктагы изге Коръǝннǝр куелган. Намаз вакыты җиткǝнче без ике рǝкагать мǝчет намазы укыдык. Әле вакыт бар иде. Аякларны бөклǝп утырган килеш мин пǝйгамбǝребезнең (с.г.в) мǝчетен күзǝтǝ башладым. Тукта... кайдадыр мин бу җирне күргǝн идем бит... Кайда күрдем сон? Бик тǝ таныш җиргǝ охшаган! Исемǝ төште, һǝм мин эссле –суыклы булып киттем. Мин бит моны нǝкъ 25 ел элек төштǝ күргǝн идем. Ап-ак колонналы, очы-кырые күренмǝгǝн ап-ак мǝчет, бар да ап-ак киемле халык белǝн тулган. Мин аяк бөклǝп утырам имеш... Каршымда зур гына Коръǝн. Кем ǝйтер могҗиза юктыр дип... Аллаһының кодрǝте чиксез шул!
Мǝдинǝ – пǝйгамбǝребезнең яшǝгǝн, күмелгǝн шǝһǝре. Халык ташкыны туктаусыз хǝрǝкǝттǝ. Пǝйгамбǝребез (с.г.в) күмелгǝн урын мǝчетнең ап-ак биек манаралары арасында, яшел гөмбǝз астында аерылып тора. Кабер үзе шушы мǝчет эчендǝ. Пǝйгамбǝребезнең мөнбǝре дǝ шушында. Булачак хаҗиларның һǝммǝсе пǝйгамбǝребез каберенǝ якынрак килергǝ тырыша, аңа сǝлам бирǝ. Ул вакыттагы хис-кичерешлǝрне ǝйтеп-аңлатып бетерǝ торган түгел. Кунакханǝгǝ кайтасы да килми. Һǝркем мǝчеткǝ ашыга. Үзенең бер хǝдисендǝ пǝйгамбǝребез “Минем өем белǝн мөнбǝрем арасында җǝннǝтнең бер бакчасы булыр” дигǝн. Әлеге бакча “Раудǝ” дип атала. Андагы келǝмнең ишеннǝн эшлǝнгǝн намазлык та шулай .
– Раудǝ намазлыгын алыгыз, – диде җитǝкчебез. – Бу намазлыкның төсе дǝ, исе дǝ башка. Мǝккǝдǝ бик кыйммǝт.
Лǝкин безгǝ ǝлеге намазлыкның бөтен хикмǝте пǝйгамбǝребез (с.г.в.) исеме белǝн бǝйле булуында иде.
Мǝдинǝдǝге илаһилык, тарихилык, андагы халǝт шул намазлыкка сеңгǝн төсле тоелды. Бөтен барлыгы, булмышы белǝн җǝннǝтнең бер бакчасын хǝтерлǝткǝн намазлыкны һǝркем алырга тырышты. Ниятлǝп, атап. Туган авылым мǝчетенǝ бүлǝк итү нияте белǝн мин дǝ алдым.
Мǝдинǝдǝ узган ике көн ярым вакытның һǝр мизгеле исǝптǝ, һǝр мизгеле санаулы иде. Кунакханǝгǝ кайтып ашый да, халык пǝйгамбǝребез мǝчетенǝ ашыга.
Җитǝкчебез Тимергали хǝзрǝт Мǝдинǝнең һǝр тарихи урынын күрсǝтергǝ тырыша. Чөнки күплǝребез өчен ǝлеге сǝфǝр беренче һǝм соңгысы булырга мөмкин. Шǝхсǝн үземǝ, Мǝдинǝдǝ генǝ түгел, мөселман дөньясында иң беренче булып төзелгǝн Куба мǝчетендǝ булу исемдǝ калды. Пǝйгамбǝребез Мөхǝммǝт (с.г.в.) монда җǝмǝгать белǝн беренче җомга намазын укыган. Мǝчетнең тышкы диварына пǝйгамбǝребезнең “Әлеге мǝчеттǝ укыган бер намаз гомрǝгǝ тиң” дигǝн хǝдисе язылган. Пǝйгамбǝребезнең намаз укыган урыны да, якынча, билгелǝп куелган. Әлбǝттǝ инде, һǝркем шул урында намаз укырга тырышты. Тимергали хǝзрǝт һǝркайсыбыз өчен борчылып, безгǝ ярдǝм итте.
Изге урыннарга экскурсия ясап кайтканнан соң, икенче яртыда госел коенып, ихрамны киеп изге Мǝккǝ шǝһǝренǝ кузгалырга команда көтǝргǝ кушылды.
Өстебездǝ Хаҗ киеме – ихрам. Ирексездǝн елыйсы килǝ. Күңелдǝге дулкынлануны, хислǝр давылын аңлатып та булмый. Аллаһка тапшырып, автобусларга утырып кузгалдык. Биш сǝгать барачакбыз диделǝр. Юлда туктатып “Хаҗи, хаҗи” дип безгǝ ашарга-эчǝргǝ кертǝлǝр. Микат Мǝккǝгǝ бару юлында була дип аңлатты Тимергали хǝзрǝт. Микат – күңелең белǝн Хаҗ кылырга ниятлǝп ихрамга керү, ягъни ике рǝкǝгать намаз укып хаҗ гамǝлен кылырга ниятлǝү. Мǝдинǝдǝн баручыларга, шул исǝптǝн Рǝсǝйдǝн килүчелǝргǝ, микат Зөлхөлǝйфǝ дигǝн урында. Гомумǝн, дөньяның төрле почмагыннан килүчелǝргǝ алты микат бар.
Тǝлбия ǝйтеп юлыбызны дǝвам иттек. Һǝркем үз уе, үз хислǝре белǝн. Иреннǝр шушы изге гамǝлнең кабул булуын телǝп кыймылдый. Ләббәйкәл-лааһүммә ләббәйкә, ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәкә, иннәл-хәмдә үән-нигмәтә ләкә үәл-мүлкә, ләә шәриикә ләк. Мәгънәсе: Я Рабби, мин Синең каршыңда, мин Синең каршыңда, Синең һичбер тиңдәшең юк. Дөреслектә, барча мактау һәм нигъмәт Сиңа хас һәм хуҗалык та Сиңа хас. Синең бернинди тиңдәшең юк.
Төн караңгысында әл-Хǝрам мǝчетенең сǝгать утлары балкып күренде. Әкрен генǝ ǝйтǝ башлаган тǝлбия көчǝйгǝннǝн көчǝя. Ирксездǝн күзлǝрдǝн яшь ага. Кемдер кыйбла эзлǝп бǝргǝлǝнгǝндǝ, мин – гади бер колхозчы малае Кǝгъбǝтулла каршында басып торам. Телевизор экраннарыннан, рǝсемнǝрдǝн генǝ күргǝн Кǝгъбǝтулла. Моңа кадǝр нǝселемдǝ берǝүгǝ дǝ тимǝгǝн бǝхет миңа тиде.
Халык дулкыны су ташкыны кебек агып тора. Тиешле догаларны укый-укый, бер-беребездǝн калмаска дип, Аллаһ ризалыгы өчен без дǝ Тǝвафыбызны башлап җибǝрдек. Тǝваф өстǝ яшел ут янган урыннан, Кара таш куелган почмактан башланып, сǝгать теленǝ каршы кылына. Беркем беркемне күрми, иреннǝр дога кабатлый, күзлǝрдǝн мөлдерǝп яшь ага. Пǝйгамбǝребезнең (с.г.в.) “Атлаган һǝр адымың саен бер гөнаһың кимеп, бер савап языла” дигǝн хǝдисе бар. Бу җир йөзендǝ гөнаһсыз кем бар икǝн?! Һǝркем Аллаһыдан ярлыкау сорый, өмет итǝ. Кемнең ата-анасы, гаилǝсе, баласы бар икǝн – һǝркем сорый. Җиǝкчебез, Кǝгъбǝтуллага бик якын барырга тырышмагыз бүген, адашып калырсыз. Әле вакыт бар, аннан өйрǝнǝ төшкǝч җиңелрǝк була, дип искǝртеп куйды. Тǝҗрибǝле хаҗилар, хаҗиялǝр “Дога кылырга дигǝн кешелǝрегезнең исемнǝрен кǝгазьгǝ язып алыгыз. Анда баштан чыга ул”, дип өйрǝтеп җибǝргǝннǝр иде. Грамоталы попугай кебек, минем дǝ кулымда субуе исемлек.
Аллаһы ризалыгы өчен Тǝваф кылынды. Авырлык белǝн, Таваф кылучылар диңгезен ерып читкǝ, Ибраһим мǝкаме дигǝн урынның артына чыгып ике рǝкǝгать намаз укыдык. Әл-Хǝрам мǝчетендǝне яктылык, ул илаһи нур бөтен барлыгыңа үтеп керǝ, ǝйтерсең мондагы халык үтǝ күренмǝле.
Ибраһим мǝкаме – ǝл-Хǝрам мǝчете эчендǝ Кǝгъбǝтулланы төзегǝндǝ Ибраһим пǝйгамбǝр басып торган таш. Аллаһының кодрǝте белǝн ул таш бер күтǝрелгǝн, бер төшкǝн. Ибраһим пǝйгамбǝргǝ кран ролен үтǝгǝн. Соңгы ташларны Исмǝгыйль ǝтисенең җилкǝсенǝ басып куйган. Ул таш йомшак булган, анда бүген дǝ Ибраһим (г.в.) нең аяк эзлǝре саклана. Кǝгъбǝтулладагы кара таш белǝн икесен Адǝм (г.в.) Җǝннǝттǝн алып килгǝн дигǝн риваять яши.
Намазны тǝмамлап Зǝм-зǝм суын авыз иткǝннǝн соң, сǝгъи кылырга киттек. Сǝгъи – Сафа һǝм Мǝрвǝ тавы арасын җиде тапкыр ǝйлǝнү. Әлеге таулар да ǝл-Хǝрам мǝчете комплексы эчендǝ. Мǝрмǝр идǝннең салкыны җелегеңǝ үтǝ торган. Тик монда берǝү дǝ аңа игътибар итеп тормый. Изге җирдǝ булуның һǝр мизгелен тотып калырга, җаны тǝне белǝн Аллаһка якынаерга тырыша. Өстǝ билге вазыйфасын башкаручы яшел утлар турысын ир-атлар ашыгыбрак, йөгереп узарга тиеш. Хатын-кызларга йөгерү мǝҗбүри түгел. Тик, гамǝлне төркем белǝн үтǝгǝндǝ, ир-атлардан адашып калмыйк диптер инде, безнең татар апалары да йөгереп кенǝ уздылар.
Гомрǝ шуның белǝн тǝмам. Күңеллǝр, юлда кузгалган килеш, ǝле үз урынына утыра алмый, җан алгысып тора. Изге туфракта басып, шушы изге һаваны сулаучыларның берсе мин булуына ышанып бетеп булмый. Әле иртǝнге намазга кадǝр вакытыбыз бар иде. Әзрǝк тынычланырга, үз уй-хислǝребезне тǝртипкǝ салырга тышка чыктык. Бушрак урынны карап, төркемебез белǝн шунда урнаштык. Территориядǝ җиргǝ түшǝлгǝн һǝрбер кисǝк мǝрмǝр таш, намаз уку өчен уңайлы булсын дип, Кǝгъбǝтуллага юнǝлтелгǝн. Барчабыз да ап-ак ихрамннан. Алларыбызга намазлыкларны җǝеп, яшел сумкаларыбызны алга куеп намаз вакытын көтǝбез, ǝ күңеллǝр Аллаһка ялвара, башымда ǝти белǝн ǝни белǝме икǝн минем мондалыкны дигǝн уй бөтерелǝ. Хǝтта арыганлык та сизелми. Шул вакыт, каршымдагы сумкага тимер ун сумлык акча зурлыгы аксыл көрǝн төстǝге күбǝлǝк килеп кунды. Менǝ иртǝнге азан яңгырады. Бөтен фикеремне бер ноктага тупларга тырышып намазга бастым. Тик, ǝллǝ җанның, ǝллǝ башның, ǝллǝ күңелнең кайсыдыр бер җиреннǝн, бу күбǝлǝк очып кына китмǝсǝ ярар иде дигǝн телǝк үтте. Намаз тǝмам, күзлǝрдǝ яшь. Ә күбǝлǝк һаман селкенми дǝ тора.
– Җǝмǝгать, ǝкрен генǝ кунакханǝгǝ кузгалабыз, – диде, Тамергали хǝзрǝт. Мин ǝкрен генǝ тордым. Күбǝлǝк тǝ күккǝ, югарыга күтǝрелеп күздǝн югалды. Миңа бик тǝ, бик тǝ рǝхǝт иде.
Кунакханǝ ерак түгел, җǝяү генǝ барырлык. Бер тоннель гына чыгасы. Каршыга ихрам кигǝн, төрле миллǝттǝн булган ирлǝр, хатын-кызлар очрый. Безне кунакханǝдǝ монда укучы Татарстан егетлǝре каршы алды. Инде безнең чемоданнар да килеп җиткǝн. Бар җирдǝ чисталык. Һǝр катта үзенǝ күрǝ рǝхǝт бер ыгы-зыгы. Ир-атлар бер берсенең чǝчлǝрен кыскарта. Шуннан соң гына ихрамнан чыгып, душ коенып үзебезнең киемнǝребезне кидек. Гомрǝбез тǝмам. Тамак ялгап, азрак ятып ял итеп алганнан соң, бүлмǝдǝшлǝрем Яр Чаллы дǝүлǝт педагогия институты доценты Ринал Хаҗиев, Алексеевский раоны Кыр Шонталысы авылы имамы, укутучы Айрат хǝзрǝт Камалов белǝн ǝл-Хǝрамга киттек. Шушы изге җиргǝ килеп, озаклап ял итеп яту гөнаһ. Минуты гына түгел, мизгеле дǝ кадерле вакытны кунакханǝдǝ ятып үткǝрǝсе килми иде.
Хаҗ үзе бер могҗиза булса, Мǝккǝ – сихри изге бер дөнья. Көне буе кылган догаларымны, гыйбǝдǝтлǝремне кайтып урынга яткач та, үземнең мǝрхүм булган якыннарыма, күршелǝремǝ, остазларыма, укучыларыма, хезмǝттǝшлǝремǝ багышладым. Исемлегем һай бик тǝ озын бит. Берсен дǝ калдырмаска тырышам. Уем белǝн, йорт саен кереп, авыл урамын йөреп чыгам.
Мǝккǝдǝ кунган беренче төнне үк төшкǝ мǝрхүмǝ остазым, өлкǝн хезмǝттǝшем, тумыштан укытучы Рǝисǝ Борһан кызы Хǝйдǝрова керде. Моңсу гына карап алдымда тора имеш. Үзе миннǝн, синең кемнǝрең үлде соң, дип сорый. Мин саный башладым. Шул вакыт Рǝисǝ Борһановна “Ә мин?” диде. Мин уянып киттем. Минем исемлектǝ чыннан да ул язылмый калган икǝн.
Тоннельдǝн чыгуга каршыбызда аклык, сафлык диңгезе. Ниятебез тǝваф кылу һǝм өйлǝ намазын ǝл-Хǝрамдǝ уку. Галимнǝрнең ǝйтүенчǝ, мондагы бер намаз йөз мең намазга тора. Бу ǝйтеп бетергесез зур куаныч иде минем өчен. Гомумǝн, Кǝгъбǝтулла каршында басып кына тору да гыйдǝт булып исǝплǝнǝ. Аллаһка тапшырып Тǝваф кылдык, хǝтта Кǝгъбǝтуллага тотыну мөмкинлеге дǝ тиде. Андагы хис-кичерешлǝрне аңлатырга тел байлыгым гына җитмǝстер. Ибраһим мǝкаме артында ике рǝкǝгать намаз укып, зǝм-зǝм суы эчкǝннǝн соң, янǝдǝн Тǝваф кылдык. Халык мәчет эченә генә сыймыйча тышкы мәйданны тутырып утыра. Әгәр дә намаз вакытына гына килсәң, анда да урын табу шактый авыр. Вәгазьне шул тиклем итеп сөйлиләр, гарәп телен аңламаган кеше дә еламый түзә алмый. Чөнки сөйләүче имамнар, бугазларына яшь төене тыгылып туктап-туктап калалар. Урамда да адым саен мәчет. Һәр мәчетнең ишек төбендә намаз уку өчен өстәмә чатырлар корылган, келәмнәр түшәлгән. Гомумән, монда гыйбәдәтсез, намазсыз булмый торган мохит. Әти-ǝнием өчен гомрǝ кыласым килсǝ дǝ, җитǝкчебез башта үзем өчен олы Хаҗны кыларга кирǝклеген ǝйтте. Тǝртибе шулай, димǝк.
Кǝгъбǝтулланың көнбатыш ягында, Хиҗр Исмǝгыйль дип аталучы, Аллаһ йортына терǝтеп эшлǝнгǝн ярымай рǝвешендǝ урын бар. Кайчандыр ул урын да Кǝгъбǝтулла эчендǝ булган. Бер метрга якын биеклектǝге стенаның ике ягында ике капкасы. Тǝваф кылганда Кǝгъбǝтулла белǝн бергǝ аны да ǝйлǝнǝсең. Күп кенǝ галимнǝрнең ǝйтүенчǝ Исмǝгыйль (г.с.) дǝ шунда җирлǝнгǝн.
Аллаһының кодрǝтедер инде, бер көнне Тǝваф кылганда Хиҗр Исмǝгыйль капкасы ачык һǝм хаҗилар намаз укый иде. Форсатны кулдан ычкындырасы килмичǝ, Аллаһ ризалыгы өчен дип, мин дǝ ике рǝкагать намазга ниятлǝдем. Мең шөкер, башкалар рǝтендǝ миңа да ул бǝхет насыйп булды.
Гайшǝ (р.г.) Кǝгъбǝтулла эчендǝ намаз укырга җыенгач, пǝйгамбǝребез Мөхǝммǝт (с.г.в.) аның кулыннан тотып Хиҗр Исмǝгыйльгǝ алып кергǝн һǝм “Кǝгъбǝтулла эчендǝ намаз укыйсың килсǝ, менǝ монда укы. Бу да Кǝгъбǝтулла эче. Монда кергǝн җирдǝ фǝрештǝ торыр. “Кем монда намаз укый, гөнаһлары юып алган кебек юкка чыгар”, - дигǝн фǝрештǝнең сүзлǝрен җиткерǝ.
Кǝгъбǝтулла бөтенлǝе белǝн кара ефǝк япма белǝн капланган. Ул кисвǝһ дип атала. Өске өлешенǝ алтын җеплǝр белǝн Коръǝн аятьлǝре чигеп язылган. Ишеге 999 проба алтыннан эшлǝнгǝн. Авырлыгы 286 кг.
Кǝгъбǝтулланы Корǝеш кабилǝсеннǝн булган гарǝплǝр генǝ саклый. Моны пǝйгамбǝребез (с.г.в.) үзе билгели һǝм бу бүгенге көнгǝчǝ шулай дǝвам итǝ. Әлеге ишекнең ачкычы да аларда. Алар елына ике тапкыр: Рамазанда һǝм Хаҗ башланырга ике атна кала Кǝгъбǝтулланы юалар. Битлǝр буйлап тǝгǝрǝгǝн күз яшьлǝре җаннарны да чистартса иде, Раббым!
Санаулы көннǝрнең һǝр мизгеле исǝптǝ. Адǝм баласына бит күп кирǝк. Һǝркем күбрǝк савап эшлǝргǝ тырыша, күбрǝк өмет итǝ.
Әл-Хǝрамда кеше өзелми. Чөнки аның капкалары бервакытта да ябылмый: көндез дǝ, төнлǝ дǝ. Халык язгы ташкын кебек агып тора. Вакытны бушка уздырмаска тырышам, Тǝваф кылам. Шулай агым белǝн ǝйлǝнгǝндǝ, күрǝм, ике хаҗи Ибраһим мǝкаме белǝн Кǝгъбǝтулла ишеге арасында намаз укый, инде сǝҗдǝгǝ китǝ. Минем дǝ шунда укыйсым килде. Ә ташкын тактамый, меңлǝгǝн халык Тǝваф кылуын дǝвам итǝ. Раббым, кунагың итеп мине монда кадǝр чакырып китергǝнсең икǝн, шушында намаз укырга да мөмкинлек бир инде дидем дǝ, Аллаһка тапшырып ниятлǝп намазна туктадым. Мин беренче рǝкǝгатьнең сǝҗдǝсендǝ чакта, янǝшǝмдǝге ике хаҗи намазларын тǝмалап Тǝвафларын дǝвам иттелǝр. Намазымны тǝмамлаганчы шкаф кадǝр бер хаҗи, кулын алга сузып, минем намаз беткǝнне саклап торды. Я Аллаһым, минекен генǝ түгел, мине саклап торган, үзең яралткан шушы бǝндǝңнең дǝ хаҗын кабуллардан кылсаң иде, дип кабатладым мин Тǝвафымда.
Хаҗ гамǝленең өч фарызы бар: ихрам, Гарǝфǝдǝ булу – бу хаҗның кульминацион ноктасы дияргǝ була һǝм Тǝваф кылу. Безнең хаҗыбыз Тǝмǝтту хаҗы булганлыктан, ягъни бер тапкыр ихрамга кергǝннǝн соң, гомрǝ кылгач ихрам-киемне салабыз. Ә олы Хаҗ кылыр алдыннан микатка бармыйча, кабат ихрамннарны киеп Хаҗ кылу дөрес була.
Сигезенче зөлхиҗǝдǝ без Хаҗга кузгалдык. Автобусларга утырып Мина дигǝн урынга киттек. Монда инде без килгǝнче егетлǝр палаткаларны урнаштырып куйганнар иде. Мина – хаҗилар өчен чатырлар шǝһǝрчеге. Кем Хаҗ кылырга килгǝн – һǝммǝсе шушы урынга җыела. Алтмышар кешегǝ исǝплǝнгǝн, электр үткǝрелгǝн чатырлар, ятар өчен матраслар, намаз уку өчен аерым чатыр, медицина ярдǝме күрсǝтү, душ, бǝдрǝф – барысы да кеше өчен дип эшлǝнгǝн. Бар җирдǝ тǝртип белǝн. “Хаҗи, хаҗи” дигǝн сүзлǝр, инде түземлеклǝре бетǝ башлаган, сабырлыклары төкǝнгǝннǝрне дǝ туктап калырга мǝҗбүр итǝ. Чөнки Хаҗ гамǝлен кылганда кычкырышу, талашу, бер-береңǝ авыр сүз ǝйтү, җан иясенǝ зыян салу, үтерү, бер яфрак өзү дǝ тыела. Ә безнең халыкка, үзегез белǝсез, бу шактый авыр. Тик барыбыз да, Аллаһының рǝхмǝтен өмет итеп, сабыр итǝргǝ бик тǝ тырыштык.
Икенче көнне, таң беленгǝнче, автобуслар белǝн Гарǝфǝ тавына киттек. Анда да шундый ук чатырлар. Гарǝфǝ тавы иң изге урыннарның берсе. Җǝннǝттǝн куылганнан соң Атабыз Адǝм белǝн Анабыз Һава ǝлеге тау итǝгендǝ бер берсе белǝн күрешкǝн. Мөхǝммǝт (с.г.в.) пǝйгамбǝр үзенең соңгы вǝгазен шушы таудан торып сөйлǝгǝн. Монда телǝгǝн телǝк, сораган гозер, кылган дога кабул булмыйча калмый диелǝ хǝдислǝрдǝ. Икече төрле Рǝхмǝт тавы дип атала. Аллаһ Тǝгалǝ ǝйткǝн, “Бүген Сез миндǝ кунакта. Кем дǝ кем чын күңеленнǝн “Раббым” дип кул күтǝреп миннǝн сорый икǝн, ул сораганны бирмǝскǝ мин оялам дигǝн”. Һǝркем үз дөньясында. Кем баскан, кем тезлǝнгән, һǝркем сорый, һǝркем тели. Шкаф кадǝр ǝзмǝвердǝй ирлǝрнең елаудан киң җилкǝлǝре дерелдǝп тора. Дөнья сүзе сөйлǝшергǝ бер кешенең дǝ вакыты да, телǝге дǝ юк. Әти-ǝнием, балам, хатыным, ирем...туганнарым, илем, динем, телем, миллǝтем... Инкубаторда ясамаган булсалар, һǝркем шушы сүзлǝрне кабатлагандыр.
Кызу, шулай да түзмǝслек түгел. Хатын-кызларның башлары ябулы булса да, ир-атларга башны каплау рөхсǝт ителми. Хаҗның кагыйдǝсе шулай.
Кояш баеганнан соң Мөздǝлифǝгǝ юнǝлдек. Тау-ташлар арасында шактый зур булган ачык урын. Көне буе кызган ташлар ǝле һаман сүрелмǝгǝн. Ерак түгел юлдан бер өзлексез машиналар йөреп тора. Хаҗилар монда шайтанга ыргытырга таш җыя, төн куна. Хаҗ кылырга килгǝн барлык халык шушында. Кем баскан, кем утырган, кем яткан. Судан бушаган шешǝлǝребезгǝ 70 таш җыеп салдык. Көне буе аяк өсте йөргǝн кешегǝ изге Мǝккǝ җиренең ташлы туфрагы да йомшак иде. Никадǝр арыган булсак та йокламаска тырышабыз. Монда инде Минадагы кебек матраслар юк. Шулай да, Татарстан Диния нǝзарǝте үзенең хаҗиларын кайгыртып, ятар өчен паралон матраслар ǝзерлǝгǝн иде. Аларны безгǝ Минага кузгалыр алдыннан һǝркайсыбызга өлǝшеп чыктылар. Күргǝн-кичергǝннǝрне күңел дǝфтǝренǝ тǝртиплǝп салып, белгǝннǝремне укып, Хаҗымның кабул булуын телǝп яткан булабыз.
Төн шулай, башларны ташка, сумкаларыбызга куйган килеш, ирен кыймылдатып узды. Иртǝнге намаздан соң, Минага кайтырга кузгалдык. Мөздǝлифǝ кайный, ǝйтерсең мǝхшǝр мǝйданы. Чөнки, кем Хаҗ кылам дип килгǝн, бу төнне һǝркем шушында уздыра. Һǝм һǝркайсы Минага кузгала. Җитǝкчелǝребез автобуслар була дигǝч хаҗилар бик куанды. Чөнки бу җаваплы да, саваплы да һǝм шактый авыр да сынау. Әлбǝттǝ, монда килүчелǝр, ǝлеге сǝфǝрнең чит илгǝ ял итǝргǝ бару түгел икǝнен белдек. Мораль яктан нык булырга тырышсалар да, өлкǝннǝргǝ шактый авырга төшǝ.
Әйе, автобуслар була дигǝч, халык ашыга-кабалана җитǝкче хǝзрǝтлǝр артыннан иярде. Тик автобусларга утырсак, бөкелǝрдǝ торып, җǝяү кайтканнан да озаккарак китǝсен белдек. Шуңа да яшьрǝклǝр җǝяү генǝ кузгалдык. Арыдык, ǝмма бу рǝхǝт ару иде. Чатырларга кайтып азрак хǝл алгач, без Җǝмарǝткǝ кузгалдык. Җǝмарǝт – шайтанга таш ату урыны. Анда җǝяү генǝ баралар. Барганда ике урында җир асты юлыннан узасы. Хаҗилар азрак юл узган саен “Ләббәйкәл-лааһүммә ләббәйкә, ләббәйкә ләә шәриикә ләкә ләббәйәкә...” не ǝйтǝлǝр. Тоннель аша узганда тǝртип саклап торучы җирле халык хаҗилар өстенǝ су бөркилǝр. Хаҗилар үзлǝре дǝ шешǝдǝ алган сулырын бер-берлǝренǝ сузалар. Гомумǝн, һǝркем ничек кенǝ булса да бер-берлǝренǝ игътибар күрсǝтеп, изгелек кылып калырга тырыша. Һǝркем Аллаһының рǝхмǝтенǝ өмет итǝ. (Һǝрвакыт, һǝр җирдǝ шулай булса иде икǝн!) Сумкаларыбызда Мөздǝлифǝдǝ җыйган ташлар. Менǝ шайтанга таш ату урыны. Битлǝрдǝн тир ага. Һǝркем якынрак килергǝ, каршыдагы битон стенага ташны тидерергǝ тырыша. “Бисмиллаһи Аллаһы ǝкбǝр” дип без дǝ җиде ташны “шайтан”га ыргытып, читкǝрǝк киттек. Бер беребезне югалтмас өчен, иптǝшлǝрне карап кайтырга кузгалабыз. Минага кайтканда безнең төркемнең корбанлыклары чалынганлыгын җитǝкчебезгǝ хǝбǝр иттелǝр. Җанда бер җиңеллек, канǝгатьлǝнү хисе. Минада чǝчлǝребезне алганнан соң, душта коенып ихрамнарны үз киемнǝребезгǝ алыштырдык. Әйтерсең лǝ еллар буе җыелган гөнаһтан арындык. Их, шулай җиңел генǝ (җиңеллǝрдǝн түгел ǝлбǝттǝ хаҗ гамǝле) котылып булса... Без өметлǝнǝбез. Аллаһ кичерүче. Өметне өзǝргǝ ярамый, башкача мөмкин түгел.
Минадагы барлык хаҗилар Тǝваф һǝм сǝгъи кылу өчен Әл-Хǝрамга юл алды. Тау-ташлардан соң, Гарǝфǝ итǝгендǝ ялынып-ялварып телǝклǝр телǝгǝннǝн, догалар кылганнан соң, яңадан күзлǝрне камаштыра торган яктылык. Янǝдǝн илаһи нур. Җаннарда елау белǝн көлү кушылган. Без инде адашып калырбыз дип тǝ курыкмыйбыз. Бөтен барлыгызны Аллаһка тапшырган.
Тǝваф кылып, Ибраһим мǝкаме артында ике рǝкǝгать намаз укыгач зǝм-зǝм суын эчеп, сǝгъи кылдык. Безнең төркем кабаттан Минага юл алды. Тагын ике көнебезне Җǝмарǝткǝ барып таш ыргытып, гыйбǝдǝттǝ уздырганнан соң Мǝккǝгǝ ǝйлǝнеп кайттык. Хаҗ гамǝлебез тǝмам. Аллаһка тапшырдык.
Кунакханǝгǝ кайткач шактый арыганлык сизелде. Бүлмǝ тǝрǝзǝсен ачып җибǝрсǝң салкынча җил кермǝс идеме икǝн, дигǝн уй баштан китми. Тик, урамда өтеп ала торган кайнар һава. Яткан урыннарыбыз манма су була. Ә җанга рǝхǝт.
Хаҗ белән 3 кеше җәннәтле була, дигән: кем кыла, кем өчен кыла һәм кем акчасына кыла. Минем ǝле атап, Гомрǝ (кече Хаҗ) кылырмын дип ниятлǝп килгǝн кешелǝрем бар – бакыйлыкка күчкǝн ǝнием һǝм ǝтием. Берǝр көн азрак хǝл алганнан соң, бүлмǝдǝш хаҗилар белǝн ихрамга керергǝ Мǝккǝ шǝһǝренең Гайшǝ мǝчетенǝ киттек. Кунакханǝдǝн алып киткǝн такси, без ихрамга кергǝнне көтеп торды да, безне ǝл-Хǝрамга илтте. Анда һǝркем мөстǝкыйль, бер-беребезгǝ тотынышып йөрмибез. Монда инде кеше кайгысы юк. Килүемнең асыл максаты да, ниятем дǝ (гǝрчǝ, алай ярамаса да. Аллаһ кичерсен.) газиз ǝнием өчен кече Хаҗ кылу иде бит. Йǝ Аллам, миңа шушы дөнья яктысын бүлǝк иткǝн газиз ǝниемнең дөньялыкта бǝндǝчелек белǝн белеп һǝм белми кылган гөнаһларын ярлыка зинһар! Кылган изге гамǝллǝренең ǝҗерлǝрен арттырып, кабер газапларын җиңелǝйтеп мǝңглек урыннарын Фирдǝвес җǝннǝтлǝрендǝ итсǝң иде. Ихрамнар лычма су. Күздǝн мөлдерǝп яшь ага. Йǝ Аллам! Минем йортыма кунак итеп чакырган бǝндǝмнең сораганын бирмǝскǝ мин оялам, дигǝнсең. Шатландыр минем ǝниемнең җанын! Сǝҗдǝгǝ тезлǝнеп, тир белǝн юешлǝнгǝн маңгаемны ǝл-Хǝрамнең ак мǝрмǝр идǝненǝ куеп сорыйм: ǝниемне рухы шат булсын, җиде кат җǝннǝтлǝреңне насыйп ит. Без күрсǝтергǝ өлгерми калган рǝхǝтлǝреңне бир. Синең кодрǝтеңдǝ бит, барысы да. Ике рǝкǝгать намаз да укылды, зǝм-зǝм дǝ эчтем. Сǝгъи дǝ ǝниемǝ дип кылдым. Бер Аллаһка тапшырдым. Кунакханǝгǝ кайтып чǝчне кыскарткач (анда инде кыскартырга калмады да бугай), ǝнием өчен Гомрǝ тǝмам булды. Җанда җиңеллек, күңелдǝ тынычлык, ǝйтеп аңлата алмаслык ǝнине сагыну һǝм Аллаһа Тǝгалǝгǝ рǝхмǝт хислǝре. Шушы кылган Гомрǝ хаҗым ǝниемнең кабер газапларын җиңелǝйтеп, тǝмуг утларыннан пǝрдǝ булса иде, Раббым!
Әйтсǝң кеше ышанмас, шул төн төшемдǝ мин ǝнине күрдем. Кунакка, кеше арасына чыкканда кия торган киемнǝреннǝн, кулында ак, кызыл, сары роза һǝм хрезантема чǝчǝклǝре. Улым, нинди бǝйрǝм соң бүген? Мин белмим дǝ нинди бǝйрǝм икǝнен дип, елмаеп миңа каршы килǝ. Авылга керǝ торган олы юлда очраштык та, зияратка кердек имеш. Анда, кабер араларыннан үтǝрлек түгел, бүлǝклǝр: кайбер кабер янында бер тартма, кемдǝ икǝү, бишǝү. Кайбер кабер янында кечкенǝлǝр, кайберсендǝ бик күп итеп зуры да кечесе дǝ өелеп тора. Ә ǝни һаман да, нинди бǝйрǝм соң бүген дип, гаҗǝплǝнǝ имеш.
Менǝ бит Аллаһының могҗизасы. Ирештергǝн бит ǝниемǝ. Исǝн чакта, мǝрхүмнǝр рухына биргǝн сǝдаканы да, иманлы җаннардан булсалар белми калмаслар, улым, дия иде. Аллаһының рǝхмǝте киң шул. Әйткǝндер, син сорадың, мин бирдем. Кемгǝ күпме тиеш, шулай бирдем, дигǝндер. Шатлыгым эчемǝ сыймый иде. Кешегǝ ǝйтсǝн дǝ ышанмаслар, юри сөйли, саташкан диярлǝр дип, дǝшмǝдем.
Ашап-эчеп ǝл-Хǝрамга барырга җыенып аска катка төштек. Кемдер ихрамга керү өчен Гайшǝ мǝчетенǝ барырга такси көтǝ, берǝүлǝр азрак хǝл җыеп утыралар. Шунда, үз вакытында шактый зур оешманың директоры булып эшлǝгǝн алтмышны узган бер хаҗи:
– Егетлǝр, ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк. Әле генǝ малай ватсаптан язып җибǝргǝн. Төштǝ Илдар абыйны күрдем. Машина тǝрǝзǝсе аша гына сөйлǝштек. Икебез ике якка барырга торабыз. “Әтиеңǝ рǝхмǝт ǝйт. Менǝ инде ничǝ ел кузгалып китǝ алмый тора идем, бүген китеп бардым”, дип ǝйтте дигǝн. Илдар, – минем коллегам. Моннан алты ел элек вафат булган иде. Ә мин кичǝ аңа дип атам Тǝваф кылган идем, – диде дǝ, елап җибǝрде.
Димǝк, мин саташмагынмын. Аллаһының кодрǝте киң шул.
Шулай итеп мǝрхүм ǝтием өчендǝ, “ярый” дип аңлаткач исǝн-сау мине озатып калган хатыным өчен дǝ, ǝби (хатынымның ǝнисе) өчендǝ дип, һǝркайсына ниятлǝп аерым-аерым Гомрǝ кылдым. Аллаһ миннǝн разый булып, хаҗларымны кабул кылсын.
Акрынлап кайтыр көн якынлаша. Физик яктан арасак да, рухи ныклык һаман ǝл-Хǝрамга алып бара. Санаулы көннǝрнең минутын да бушка уздырасы килми. Җитǝкчебез Тимергали хǝзрǝт безгǝ истǝлекле изге урыннарны да күрсǝтергǝ тырыша. Пǝйгамбǝребез туган йорт урынында бүген китапханǝ. Менǝ Җәннәт Әл-Муаллә зираты. Аның яше мең елдан узган. Монда пәйгамбәрнең (с.г.в.) иң беренче һәм иң яраткан хатыны Хәдичә күмелгән. Монда үскән бердәнбер агач та нәкъ Хәдичәнең кабере өстендә.
Гыйбǝдǝттǝн соң кибетлǝргǝ сугылып, өйдǝ безнең кайтуны көтеп торучы якыннарыбызга, бүлǝклǝр алабыз.
Саубуллашу Тǝвафына кадǝр бу эшлǝрне тǝмамларга кирǝк иде. Мондагы кызу кояшка да күнектек. Кайберǝүлǝр хǝтта, мǝчеткǝ баручы иптǝшлǝрен көткǝн арада, кунакханǝ алдында илаһи нур белǝн кояш җылысын үзлǝренǝ сеңдереп калырга тырыштылар. Әллǝ Аллаһ яңадан бу изге җирлǝргǝ ǝйлǝнеп килүне насыйп итǝ, ǝллǝ юк. Без дǝ, соңгы Хаҗ көненǝ кадǝр, Кǝгъбǝтулла каршында маңгаебызны ак мǝрмǝргǝ җǝйгǝн намазлыкка куеп Аллаһының рǝхмǝтен алып калырга тырыштык.
Соңгы Тǝваф – саубуллашу Тǝвафы. Бу – хаҗилар Мǝккǝдǝ үтǝргǝ тиешле гамǝллǝрнең соңгысы. Аллаһтан исǝн-имин туган җирлǝребезгǝ кайтып җитүне сорау. Без бит Аллаһ йортында кунакта. Кунактан киткǝндǝ, хуҗага рǝхмǝт ǝйтеп, рөхсǝт сорап китǝлǝр. Ә хуҗа кунагын күчтǝнǝчсез җибǝрми. Менǝ саубуллашу Тǝвафының төп асылы нǝрсǝдǝ! Аллаһ безне гөнаһларыбыздан арындырып, ǝҗер-саваплар белǝн бүлǝкли. Амин, амин. Күзлǝрдǝн мөлдерǝмǝ яшьлǝр ага. Барчасы да Кǝгъбǝтуллага тотынырга тырыша. Мондагы бер гамǝлең йөз мең гамǝлгǝ тора! Шулар арасында мин фǝкыйрегез дǝ Аллаһтан хатыным, балаларым, туганнарым янына исǝн ими-кайтып җитүне сорыйм. Ибраһим мǝкаме артында ике рǝкǝгать намаз укыганнан соң, ул сөннǝт санала, мǝңге эчеп туймастай булып зǝм-зǝм эчеп, чыгу юлына борылдык.
Автобус хаҗиларны Мǝдинǝ шǝһǝренǝ алып китте. Юлда, килгǝндǝге кебек, “хаҗи, хаҗи” диеп безгǝ ашарга, эчǝргǝ кертǝлǝр. Мǝдинǝ төне. Автобус хаҗиларга ерактан булса да Пǝйгамбǝребезнең мǝчетен күрсǝтеп бер ǝйлǝнде дǝ, аэропортка юл алды. Һǝр хаҗига изге Коръǝн белǝн зǝм-зǝм суы бүлǝк итеп, Мǝдинǝ каласы безне озатып калды. Сау бул Мǝдинǝ! Сау бул Мǝккǝ, ǝл-Хǝрам, Кǝгъбǝтулла! Кылган хаҗларыбызны кабул ит.
Исǝнме, Туган җирем!
(Минем бу язмам да, мактану булмасын, Аллаһ ризалыгы өчен булса иде. Амин.)
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа