Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

КЫЛГАН ХАҖЫМ – АЛЛАҺ БИРГӘН ТАҖЫМ

Кем ǝйтǝ тормышта могҗиза булмый дип?! Була... Әле ниндие генǝ!

Гадǝттǝ фǝлсǝфǝ фǝнендǝ уйлар материальлǝшǝ дигǝн гыйбарǝ яши. Диндǝ исǝ, “Аллаһының амин дигǝненǝ туры килгǝн” дилǝр. Ә тормышта шулай була, кайбер нǝрсǝлǝр турында адǝм баласы хǝтта хыялланырга да курка. Начар ǝйбер хакында түгел, яхшысы турында да. Чөнки, могҗизага күплǝр ышанмыйлар. Мин иллегǝ җиткǝндǝ могҗизага ышана башладым.
1993 елның 25 маена каршы төндǝ, бер укытучыбызның гаилǝсендǝ янгын чыгып, үзе, ире белǝн 10 айлык уллары бик каты пештелǝр. Үзенең исǝн калуы да шикле иде. Минем мǝктǝп директоры булып эшлǝгǝн вакытым. Әлеге бǝхетсезлеккǝ тарыган укытучы бер мǝктǝптǝ, миннǝн бер сыйныф кына түбǝн укыды. Әлеге хǝсрǝтне “ил белǝн күтǝрергǝ” кирǝк иде. Дǝвалану өчен шактый күлǝмдǝ акча талǝп ителде. Үземнең кул астында эшлǝүче укытучы буларак, ярдǝм сорап, райондагы барлык авыл һǝм шǝһǝр мǝгариф оешмаларына мөрǝҗǝгать итеп, шактый гына ярдǝм итǝ алдык. Аллаһының рǝхмǝте белǝн, терелергǝ өмет бик аз дигǝн укытучыбыз, бүгенге көндǝ исǝн-имин. Ире белǝн уллары да савыкты. Ә шул вакытта күргǝн бер төшем ǝле дǝ онытылмый. Имеш, мина Хаҗга барырга дип, кешелǝр акча җыялар икǝн. Ул да булмый, мин аякны бөклǝп ап-ак колонналы зур гына ак бинада утырам. Шунда минем алдыма китап китереп куйдылар. Ул чакта мин, 25 яше дǝ тулмаган егет, ǝллǝ ни уйламадым да. Шулай да, халыкта “Хаҗ савабы бирсен Ходай” дигǝн телǝк бар бит. Мин дǝ, үземчǝ, “шушы ярдǝмнǝрем өчен шундый төш кегǝндер” дип тынычланып калдым.
Һǝм менǝ, Аллаһының рǝхмǝте белǝн шул вакыйгадан сон нǝкъ 25 ел үткǝч, Татарстан Диния нǝзаратеннǝн шалтыратып “Сез Хаҗга барасыз. Чит илгǝ чыгу өчен паспортыгыз бармы? Булмаса тиз арада эшлǝтегез” диделǝр. Мин аптырап калдым. “Гафу итегез, Сез мине кем белǝндер бутадыгыз бугай”, дидем мин телемне көчкǝ ǝйлǝндереп. 
– Юк, юк, бутамадык. Сез бит Буадан, абый, ǝйме? – диде трубканың теге башындагы мөлаем тавыш.
– Әйтǝм бит, сез ялгыштыгыз. Әлмǝттǝн мин, - дидем, бераз тынычланып.
Тик шалтыратучы егет бик үҗǝт булып чыкты. 
– Абый, фамилиягезне ǝйтегез ǝле. Хǝзер исемлекне барлыйм мин, - диде.
Мин фамилиямне ǝйттем.
– Бар, бар сезнең фамилия абый. Сез президент программасы нигезендǝ Хаҗга барасыз. Без сезгǝ ǝле тагын шалтыратырбыз. Әссǝлǝмүгалǝйкум, - дип, саубуллашып егет телефонын куйды.
Мин ни шатланырга ни борчылырга белмǝдем, аптырап калдым. Чөнки бу көтелмǝгǝн, хыялланырга да батырчылык итǝ торган нǝрсǝ түгел иде. 
Барачагым инде төгәл билгеле булды. Кызганыч, әти белән әнием күрми минем бу көннәремне, дигән үкенечле уй йөрәкне әрнеттте. Шулай да, әниемнең, иманлы җаннарга барысы да мәгълүм, дип әйткәне исемә төшеп, тынычландым. 
Казанга тиешле документларны тутырырга, куллар куярга чакырдылар. Үлә калсаң алып кайтыргамы әллә анда калыргамы, дигән пунктны тутырганда, матди як әллә ни булмаса да, кайтарырга дип хатынымның телефон номерын, исем фамилиясен теркәп куйдым. Шул чакта классик шагыйребез С.Хәкимнең “...Үлгәч баребер түгелмени диләр, Баребер түгел икән үлгәч тә” дигән шигырь юллары искә төште. Әллә наданлыктан, әллә тилеләрче туган җирне сагынудан, үлгәч тә туган җирдә ятасы килде.
Ихрам салынган кечкенә сумка, зур, яшел юл сумкалары алгандагы хисләрне аңлатуы шактый авыр.
Безгә – булачак хаҗиларга, төркемнәргә туплап, Тимергали хәзрәт дәресләр үткәрде, киңәшләр бирде. Үзем куркам, үзем йолкам дигәндәй, кан басымыннан гел дару эчеп торган кеше буларак куркыта да, барасы килү теләге дә көчәйгәннән көчәя бара. Алай гына да түгел, бөтенләй ныклап урнашты. Монда инде хәзер йокы да йокы түгел. Беркөнне төш күрәм. Имеш, әти белән әни Хаҗдан кайтканнар икән Икесе дә ап ак киемнәп. Тормышта шактый гына батыр булган әни, тыныч кына бер сүз дәшми, әтинен артындарак басып тора. Шүрлекләрдә өчәр литрлы банкалар белән алар алып кайткан зәм-зәм сулары, имеш. Шунда әти минем изүемнән тотты да, “Син дә шулай без сагынган кебек сагынасынмы?” дип сорады. Мин уянып киттеп. Ике көннән тагын төш күрәм. Әнием таратып япкан ап-ак яулыктан, ак күлмәктән ниндидер бакча уртасында басып тора. Узе авылдагы йорт бакчасы да кебек. Алма дисән алма түгел, шалкан дисән үзе алма төсле аллы-сарылы җимешләр, кыярлар үскән ниндидер бакчала дәшми генә басып тора.
Мин аптырап, әлеге ике төшне дә Коръән-хафиз Җәләлетдин хәзрәткә сөйләдем. “Абый, алар бит сездән гомрә көтәләр” дип, хәзрәт минем ышанычны тагын да ныгытып җибәрде. Мǝдрǝсǝдǝ ǝле Хаҗ гамǝле кылмаган ике хǝзрǝт бар иде. Мин алар алдында үземне бик уңайсыз хис иттем. Шуңа да Җǝлǝлетдин хǝзрǝткǝ,
– Хǝзрǝт, миңа бик кыен. Миннǝн күпкǝ гыйлемлерǝк, күпкǝ лаеклы хǝзрǝтлǝр бар Хаҗга бармаган, – дидем.
– Абый, алай димǝгез. Һǝркайсыбызның үз вакыты, – диде ул. – Үземǝ кунакка килǝсе кешелǝрне мин ана карынында ук билгелǝп куярмын. Минем чакыруымнан башка Аллаһ йорты булган Кǝгъбǝтуллага беркем килмǝс, дигǝн. Кемнǝрдер гомерлǝре буена Хаҗга барырга хыяллана, еллар буе акча җыя. Ә бу сезгǝ Аллаһының бүлǝге, – диде.
Адǝм баласы бик кызыксынучан бит ул. Фǝн өлкǝсендǝ эшлǝгǝн кеше бигрǝк тǝ. Минем дǝ, “Нинди гамǝллǝрем өчен икǝн бу бүлǝк” дигǝн сорау миемне бораулады. Диния Нǝзарǝтенең Хаҗ бүлегендǝ эшлǝүче егетлǝрдǝн “Нигǝ мин барам соң?” дип сорау үзе үк мǝгънǝсезлек. Ә белǝсе килǝ. Туган телебез – татар теленǝ карата “зур күсǝк” күтǝрелгǝн вакытта, мөфти Камил хǝзрǝт Сǝмигуллин мǝчетлǝр каршында татар теле курслары оештыру инициативасы белǝн чыккан иде. Без исǝ ул эшне алдарак та башлап җибǝргǝнлектǝн, дǝвам гына иттек. Мондый курслар Чллы шǝһǝрендǝ дǝ оештырылган һǝм анда мин фǝкыйрегез кебек үк, профессор Г.Ф.Саттаров шǝкерте Р.И.Хаҗиев укыта иде. Булачак хаҗилар исемлегендǝ аны да күргǝч, һǝм бер очрашуда күреп сөйлǝшкǝннǝн соң, Хаҗга баруыбыз шул  татар теле укыткан өчен дигǝн фикергǝ килдек.
Менǝ бит минем туган телем нишлǝтǝ, дип уйладым мин. Туган телем арткасында фǝн кандидаты булдым, доцент дǝрǝҗǝсе алдым. Инде менǝ шул татар теле укыткан өчен Хаҗга барам. Казан аэропортына килгǝнче мин шулай уйладым.
Менǝ китǝсе көн якынлашты. Гаилǝдǝге һǝркем үзенчǝ шатланды да, борчылды да. Егерме көн аз түгел бит! Иртǝгǝ китǝсе дигǝн көнне, икǝү генǝ калып, улыма:
– Алай-болай булсам, алып кайтабыз дип йөрмǝгез. Туфрак белǝн каплагач, берǝүне дǝ ǝле барып карый алганыбыз юк. Инде бик телǝсǝгез ǝбиең белǝн бабаң арасында урын бар. Исемне язып шунда таш куярсыз. Син ир-ат кеше, ǝле ǝниеңне алдан борчып куймыйк, – дидем. Улым тыңлап торды да, бер сүз дǝ ǝйтмǝде. 
Казан аэропорты. Төркем җитǝкчебез Тимергали хǝзрǝт ǝйткǝн вакытка, билгелǝнгǝн урынга кырмыскалар кебек юл чемоданнарын тартып, булачак хаҗилар, җыела башладык. Сөйлǝшǝбез, танышабыз, шул рǝвешле үзебезгǝ юлдашлар эзлибез. Мин үзем, кеше күп урыннарда, читтǝн күзǝтеп торырга яратам. Шактый гына таныш йөзлǝр дǝ күренǝ башлады. Чаллыдан доцент Ринал Исмǝгыйль улы Хаҗиев, Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылы имамы Айрат хǝзрǝт Камаловлар белǝн бик тиз уртак тел таптык. Һǝм Хаҗ гамǝлебезне тǝмамлаганчы гел бер-беребезгǝ терǝк-иптǝш булып 20 көннең үткǝнен дǝ сизмǝдек.
Мин инде ǝлеге изге сǝфǝргǝ баруымның сǝбǝбен аңладым дип уйлаган идем. Әйткǝнемчǝ, туган телем аркасында дидем. Алай булып чыкмады ǝле ул. Туган илне калдырып китǝсе мизгеллǝр якынайганнан якыная. Кемнеңдер кан басымы күтǝрелǝ, кемнеке төшǝ, дигǝндǝй. Кешелǝр безне озатып йөриячǝк табипларга мөрǝҗǝгать итǝ башладылар. Әйтергǝ кирǝк, тулы бер самолеттагы 250 гǝ якын кешенең 25 -е табиплǝр. Булачак бер хаҗиянең кан басымын үлчǝп, яшь кенǝ табип егет аңа дару бирде. Ханым, чын күңеленнǝн:
– Әле ярый сез бар, безгǝ ярдǝм итеп торырга. Аллаһының рǝхмǝте яусын сезгǝ, – диде. 
– Юк, сезгǝ ярдǝмне бирүче Аллаһы Тǝгалǝ. Без сǝбǝпче генǝ, – диде яшь табип.
Мин табипның зыялылыгына, иманлы булуына сокланып, үземнең наданлыгымнан оялып утыргычка сеңдем. Шунда мин Хаҗга баруымның асыл сǝбǝбен аңладым: баруым Аллаһының чакыруы буенча, ǝ туган телем моңа сǝбǝпче икǝн бит. Татар теле өчен генǝ булса, татар теле укыткан бөтен кеше Хаҗга барырга тиеш булып чыга бит. Нихаять, минем дǝ башыма барып җитте. Бшыма барып җитсǝ дǝ, җан-йөрǝгемǝ барып җитмǝгǝн булган икǝн. Анда ǝле кайтып 4 ай вакыт узгач кына барып җитте.

(дәвамы бар)

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса