Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Корбан - Аллаһка якын булу дигәнне аңлата

Корбан гаетенең асылы тамырлары белән Аллаһның илчесе Ибраһим галәйһиссәләмгә барып тоташа.

Мәгълүм булганча, Аллаһы Тәгалә Үзенең сөекле колы Ибраһим пәйгамбәргә картлык көннәрендә генә ир бала бүләк итә. Аңа Исмәгыйль дип исем кушалар. Исмәгыйль галәйһиссәләм бераз үскәч, Аллаһ аларның икесен дә сыный.

Ибраһим пәйгамбәр үзенең сөекле улын корбан итәргә тиеш дип төш күрә. Ә пәй-гамбәрләрнең төше - вәхи. Ибраһим пәйгамбәр Аллаһка буйсына - үзенең улын корбан итәргә әзер була. Исмәгыйль үзе дә, пәйгамбәр тәрбиясендә үскән бала буларак, әтисенең сүзен тыңлап, Аллаһның әмеренә каршы килми. Алар икесе дә бу сынауны үтәләр, ләкин Аллаһка кеше каны түгелү кирәк булмый, шуңа күрә Ул Исмәгыйль урынына Ибраһим пәйгамбәргә бер зур тәкә биреп, аны корбан чалырга боера.

Корбан бәйрәменә әзерлә-нү зөлхиҗҗә аеның беренче ун көненнән үк башлана. Хаҗилар Мәккәдә хаҗ гыйбадәтләре кылган вакытта Аллаһ хаҗ кыла алмаучылар өчен дә күп әҗер-савапларга ирешергә мөмкинчелек бирә. Шуңа күрә зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне Аллаһ каршында бигрәк тә мәртәбәле, ул көннәрдә кылынган изгелекләр Аллаһка тагы да сөеклерәк. Аллаһ әйтә: «Таң белән ант итәм, ун төн белән ант итәм» (Фәҗр, 1-2). Ибн Кәсир үзенең тәфсирендә: «Аятьтә сүз зөлхиҗҗә аеның беренче көне турында бара», - дип әйтә. Ибн Гомәрдән килә: пәйгамбәребез (салләллааһү галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Аллаһ каршында шушы ун көннәрдән дә хөрмәтле һәм ул көннәрдә кылынган гамәлләрдән дә сөеклерәк гамәл юктыр, шуңа күрә ул көннәрдә күбрәк тәһлил (Ләә иләәһә илләллааһ), тәкбир (Аллааһү әкбәр), тәхмид (Әлхәмдүлилләәһ) әйтегез» (Тәбарани риваяте).

Шушы ун көндә нинди гамәлләр кылырга?

Динебезнең терәге булган намазларны торгызу. Ирләргә мәчеттә җәмәгать намазларында катнашу. Шулай ук нәфел, төнге намазларны уку бик саваплы гамәлләрдән булыр.

Тәһлил, тәкбир, тәхмид һәм башка зекерләр әйтү. Телләребез Аллаһны зекер итүдән коры булмасын. Йөргәндә дә, утырганда да, ятканда да Аллаһны зекер кылыйк.

Ураза тоту. Чөнки ураза тоту бик саваплы гамәл. Бигрәк тә Гарәфә көнендә (зөлхиҗҗәнең 9 нчы көне). Пәйгамбәребез әйтте: «Бу көнне рузә тотучының Аллаһ үткән һәм киләсе елгы гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм», - дип. Әлбәттә, әгәр ул зур гөнаһлардан сак-ланса.

Корбан гаете һәм корбан чалу. Зөлхиҗҗәнең 10 нчы көне «гыйдел-әдха», ягъни Корбан гаете көне. Корбан гаете Исламда иң олуг бәйрәмнәрдән санала. Ул зөлхиҗҗәнең 13 нче көненә кадәр дәвам итә. Ибнүл Кайим әйткән: «Аллаһ каршында Корбан гаете көне ел әйләнәсендә иң хәерле көн, хәтта гарәфә көненнән дә өстенрәк». Һәм бу көндә Аллаһка иң сөекле гамәл - корбан чалу.

Кемнәр корбан чалырга тиеш. Мөмкинчелеге булган һәрбер кеше корбан чалырга тиеш. Аллаһ әйтә: «Раббың өчен намаз укы һәм корбан чал» (Кәүсәр, 2).

Пәйгамбәребез (салләл-лааһү галәйһи вә сәлләм) әйтә: «Корбан чалырга мөмкинчелеге булып та, корбан чалмаучы кеше бәйрәм намазына килмәсен», - дип. Бу, әлбәттә, корбан чалмаучы кеше гаеткә килмәсен дигән сүз түгел, ә бәлки булдыра алсаң корбан чал дигәнне аңлата.

Корбан кем өчен чалына. Корбан Аллаһ ризалыгы өчен чалына һәм корбан чалганда иң кирәкле нәрсә - ул ихласлык һәм тәкъвалык. Аллаһ әйтә: «Аллаһка кор-банлыкларыгызның ите дә, каны да ирешмәс, Аңа сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешер» (Хаҗ, 37).

Шулай ук Аллаһ әйтә: «Дөреслектә, минем намазым һәм минем чалган корбанлыгым фәкать Аның ризалыгы өчен генә һәм минем яшәвем һәм минем үлемем Аллаһ өчен генә, Аның шә-рике (тиңдәше) юк...»

Ә инде кем исеменнән чалына дисәк, һәр мөселман исеменнән чалу дөрес бу-ла. Үз исемеңнәнме, яки җәмәгатең, яки әти-әни, бала-оныгың, яки вафат булган берәр туганың исеменнәнме - барысы да ярый. Ләкин иң хәерлесе «миннән һәм минем гаиләмнән» дип чалу, чөнки шулай дип әйткәндә гаилә әгъзаларының барысы да керә, хәтта вафат булганнары да.

Корбан нинди хайваннардан чалына.  Корбан - дөя, сыер, сарык һәм кәҗәдән чалына. Иң хәерле мал - дөя, аннан соң сыер, аннан соң тәкә, сарык һәм аннан соң кәҗә малы.

Корбанлык малларының шартлары. Яше тулган булу. Дөя - биш һәм олырак, сыер - ике һәм олырак, сарык һәм кәҗә - бер һәм олырак, ләкин гәүдәсе зур булса яшьрәк булса да ярый.

Кимчелекләрдән пакь булу. Аксак, сукыр, ябык, авыру, колаксыз яки койрыксыз малларны корбанга чалу дөрес булмас. Колагы аз гына киселгән яки тәкә печтерелгән булса зыян юк. Мал никадәр зур һәм яхшы булса, савабы да күбрәк була, иншәАллаһ.

Чалу вакыты турында. Корбанны корбан көнне гает намазыннан соң, зөл-хиҗҗәнең 13 нче көненең мәгърибенә (кояш бату, ахшам) кадәр чалырга була. Пәйгамбәребез (салләллааһү галәйһи вә сәлләм): «Кем гает намазына кадәр чалса, ул үзе өчен (ит өчен) генә чалган булыр. Кем намаздан соң чалса, ул корбанны җиренә җиткергән һәм сөннәтне үтәгән булыр», - диде (Әхмәд, Мүслим).

Корбан чалырга теләгән кеше нәрсәләр эшләргә һәм нәрсәләрдән тыелырга тиеш. Зөлхиҗҗә аеның беренче көненнән башлап ул кеше тырнакларын, чәчләрен кисми, кырынмый, сакал-мыекларын кыскартмый. Үзе чалса хәерлерәк, ләкин башка кешегә йөкләсә дә дөрес була. Үзе корбан чалдырса, корбанлыгын чалган кеше янында катнашу мүстәхәб (хәерле) булыр.

Чалучы кеше «Бисмил-ләәһи Аллааһү әкбәр, бу миннән һәм минем гаи-ләмнән» дип чала. Яки кемнән чалса шул кешенең исемен әйтә.  Моңа өстәп сөннәттә килгән башка төрле зекерләрне әйтү дә дөрес булыр.

Пычак үткен булырга, малны интектермәскә, шартларын туры китереп чалырга тиеш. Сарыкны бер кеше чалса, сыер яки дөядә җиде кешегә кадәр катнаша ала. Ләкин җидесенең дә нияте корбан өчен булырга тиеш, әгәр катнашучыларның берсе ит өчен генә ниятләсә, барысының да корбан чалуы дөрес түгел дип санала.

Ләкин чалучы кешенең корбан чалгач ике рәкәгать намаз укуы хакында бернинди дәлил дә юк, киресенчә, пәйгамбәребез (салләллааһү галәйһи вә сәлләм) гает намазыннан соң өйләгә кадәр бер намаз да укымаган.

Корбан итен бүлү. Корбан ите өчкә бүленә: бер өлеше үзеңә, икенчесе - фәкыйрь-мескеннәргә, өченчесе - мохтаҗ булмаганнарга бүләк итеп. Табын әзерләп кунак сыйлау да бик саваплы эш.

Чалучыга хак биреләме. Чалучыга акчалата хак бирү дөрес була, ләкин итләтә хезмәт өчен хак бирү ярамый. Сәхабәләрнең сүзләре буенча, пәйгамбәребез (салләллааһү галәйһи вә сәлләм) чалучыга хезмәт хакы итеп ит бирүне тыйган, шуңа күрә алар чалучыга корбан итен сәдака итеп бирә торган булганнар.

Корбанлыкның сөякләре хакында. Кайбер кешеләр корбанлык сөякләре изге, аларны кулланырга, эткә бирергә ярамый, күмеп куярга кирәк икән дип саный. Бу сүзләргә бер дәлил дә юк. Корбанлыкның сөякләре башка вакытта чалынган малның сөякләреннән берни белән дә аерылмый, шуңа күрә ул сөякләрне куллану, эткә бирү дөрес була.

Корбан ашы үткәрү турында. Корбан ашын гает көннәрендә үткәрү иң хәерле вакытлардан санала. Чөнки бу күңелләргә бәйрәм хисе кертүнең бер сәбәбе булып тора, ләкин бәйрәмнәрдән соң үткәрү дә дөрес була.

 

Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибәте

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса