Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Без тарихта эзлебез

21 май көнне борынгы Болгар шәһәрендә     традицион «Изге Болгар җыены» узды.

 Быел бәйрәм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, төрле дин әһелләре катнашты. Шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россия югары мөфтие Тәл-гать Таҗетдин, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы Равил Гайнетдин, Россия мөселманнарының Дини мәҗлесе рәисе Альберт Крганов, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе Исмәгыйль хаҗи Бердиев, Татарстан мөфтие, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл кунакларны 1100 еллык юбилей белән котладылар.

Быел Әлмәт шәһәреннән әлеге чарага тугыз автобус юнәлде. Аларның сигезен «Татнефть» ААҖ, берсен шәһәр хакимияте бирде. Шәһәрнең Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчетеннән, авыл мәхәлләләреннән имамнар, абыстайлар, киң җәмәгатьчелек катнашты. Әлеге зур вакыйганың Татарстан җирлегендә булуы үзен татар, мөселман дип яшәүче һәркем өчен зур горурлык иде. Бу чыннан да дөньякүләм вакыйга булды.

Чыгышлардан соң мөселманнар Җәмигъ мәчете мәйданында өйлә намазын укыдылар. Әлеге сәфәрне оештыручылардан һәм бәй-рәмдә катнашучылардан Аллаһ разый булсын!

Энҗе Хәсәншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса